Акбүре авылы турында
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезнең игътибарга Яңа Чишмә районының Акбүре авылы тарихы турында зур күләмле язманы тәкъдим итәбез.
Редакциядән: үз авылының үткәне һәм хәзергесе, гомумән, авыл тарихы турында Акбүре авылының «Буыннар мирасы» музее директоры Вәсил Вәлиуллин әзерләде (кызганычка каршы, ул күптән түгел генә вафат булды). Әлеге язма Вәсил Вәлиҗан улының рухына дога булып барып ирешсен иде.
Тарих - мәңгелек сер ул, мәңгелек табышмак. Җир йөзенә ничәмә-ничә кешеләр килгән, халыклар яшәгән, дәүләтләр төзелгән, юкка чыккан. Яңалары калыккан - җир йөзендә ничәмә-ничә шәһәрләр булган. Аларның кайберләренең хәтта исемнәре дә сакланып калмаган. Ләкин үз илеңнең, үз халкыңның, үз төбәгеңнең, үз нәселеңнең тарихын белү бик зарур! Авылыбыз, халкыбыз тормышында күпме затлы шәхесләр булган! Алар күргән гыйбрәтле хәлләрне киләчәк буыннар да белеп торсын иде.
Фатыйх хәзрәт Ибәтуллин безнең авылның, безнең төбәкнең алдынгы карашлы рухание, алдынгы карашлы дин әһеле булган, аның биографиясен белү һәркемгә кирәк. «Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк»,- ди татар халкы.
Ибәтулла хәзрәт нәселе
Туган авылым Акбүре Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районында урнашкан. Аның борынгы, мавыктыргыч, гыйбрәтле тарихы бар. Төрле чорларда авылым Беренче Май (Чирмешән), Чистай районнарына кергән. Новая Волчья, Малодетка, Татарская Волчья исемнәрен йөрткән.Борынгы бабаларыбыз солдат хезмәтен үтәп отставкага чыкканнан соң игенчелек, һөнәрчелек, сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. Руслар белән бергә – Слобода Волчья авылында яшәгәннәр. Ләкин XIX гасыр башында руслаштыру һәм христианлаштырудан куркып, Волчанка елгасы буйлап 2 км. көньякка күтәрелеп, кара урман уртасында татар авылы булып яши башлыйлар.
Хәмидулла бабай хәзерге Яңа Чишмә районы, Акьяр авылында яшәгән. Ул анда гади игенче булган. Ләкин ул үз балаларын белемле итәргә хыялланган. 1867 елда аның улы Ибәтулла Хәмидуллин мәдрәсә тәмамлап, 22 яшендә безнең авылга Казан губерна идарәсенең рөхсәте нигезендә имам-хатыйп һәм мөгаллим сыйфатында хәзерге Акбүрегә җибәрелә. Бу чорда авыл Казан губернасы, Чистай өязе, Күтәмә волосте Новая Волчья авылы диеп атала. Ибәтулла бабайга атап бирелгән таныклыкны (свидетельствоны) озак еллар буена авылыбызның хөрмәтле, игелекле заты Гөлсылу әби Мусина кадерләп саклый һәм 1995 нче елда аны Акбүре урта мәктәбе музеена тапшырды. Хәзер әлеге мөһим документ авылыбыз музеенда иң кадерле ядкәр булып саклана.
Булдыклы, тырыш татар егете авылга килүгә үк җиң сызганып эшкә керешә, гаилә кора, муллалык итә, ислам дине йолаларын яшь буынга өйрәтә, игенчелек белән шөгыльләнә. Тырыш хезмәте нәтиҗәсендә мул тормышта яши башлый.
Мәчет һәм Ибәтулла хәзрәт-нең өе авылның нәкъ уртасында була. Ибәтулла бабай - Харис, Хатыйп, Закир, Хәйдәр, Фатыйх исемле биш малай үстерә. Харис гаиләдә иң өлкән бала була. Авылда гади игенче булып китә. Акбүредәге Харисов фамилиясен йөртүчеләр аның варислары. Закир - 1881 елда туган. 1904 елда имам-хатыйплыкка указ алган, 1906-1929 елларда имамәтчелек кылган. Бик танылган, затлы шәхес була. Ике катлы өе булган, шул өендә мәдрәсәсе булып ул анда балалар укыткан. Закир мулланың тормышын тумышы белән Әшәлчә авылыннан булган, төбәк тарихын өйрәнүче зыялы шәхес - Дамир әфәнде Таҗи өйрәнгән.
Түбән Кәминкә авылының өченче мәхәлләсендә Мө-хәммәтзакир Ибәтуллин (Һибәтуллин) имам-хатыйп булып торган. Аның балалары - Искәндәр, кызлары Зәйнәп (1910) һәм Мөкәррәмә. Искәндәр - гражданнар сугышы чуалышында өйдән бер кисәк ипи алып өеннән чыгып китә дә югала, аны беркем дә таба алмый. Мөкәррәмә әби (1911-2002), аның улы Нәгыймулла Шәрифулла улы Шәйдуллин (1939-2014) Әшәлче авылында механизатор булып эшли, пенсиягә чыккач, шундагы агач мәчеттә ике еллап имамлык вазифасын башкарды. Закир мулланы Совет власте йортыннан куып чыгара һәм сөргенгә куа. Административ репрессияләрнең Хәтер китабы буенча, гаиләсе: хатыны Нурлиха (дөресе Мөфлиха, 1884 елгы, Югары Чагадай авылыннан), улы Искәндәр (1907), кызы Мөкәррәмә. Гаилә 1930 елда Беренче Май районы башкарма комитеты тарафыннан йорт-җиреннән, мөлкәтеннән мәхрүм ителгән һәм сөргенгә җибәрү өчен расланган. 14.11.2007 елда гаепсез дип акланганнар. Фидаи җан Закир хәзрәт Ислам диненә хезмәт иткәне өчен 1937 елларда Магнитогорскида атып үтерелгән дигән хәбәрләр бар. Сәяси репрессия корбаннары китабында аның исеме юк.
Закир бабайның Зәйнәб исемле кызы коммунаны яклап, совет властен оешты-ручыларның берсе саналган Мортаза Гобәйдуллинда кияүдә булган. Ул Мөфлиха абыстайны кызы Мөкәррәмә белән Кәминкәдә бер кечкенә мунчада яшәргә калдыра алган. Соңыннан моның өчен Мортазага бик каты шелтә белдерелә, үзе дә совет хөкеменнән чак кына котылып кала. Авылдашы Әхмәд Минһаҗев аның өстеннән жалу язган. Мөфлиха абыстай соңгы көннәренә кадәр кызы Зәйнәб гаиләсендә картаеп, сукыраеп, тәрбия кылынып бакыйлыкка күчкән. Мөкәррәмә әби Әшәлче егете Шәрифулла Шәйдуллинга кияүгә чыккан, ул Бөек Ватан сугышында 1942 елның март аенда 33 яшендә Тверь өлкәсе, Почурино авылы тирәсендә һәлак булган.
Закир мулланың оныгы Наҗия апа сөйләгәннәрдән: «Мөхәммәдзакир бабайны, карчыгы Мөфлихә әбиләрне Себер ягына сөрәләр. Ишеткәннәрем шул. Бернинди үсемлек үсмәгән, кыр палаткалар һәм адәм баласы нәҗесләре белән тулган, бернинди тәртип юк, зур бер дала ераклардан куып китерелгән кешеләр белән мыжлап торган. Бу Магнитогорск тирәсе булса кирәк. Закир бабайның мулла икәнен белеп алгач, халык аларга ихтирам күрсәтә, палаткада яхшырак урын табыла, палатка тәрәзәсенә марля корып куялар. Халык ачлыктан шешенә, төрле йогышлы чирләрдән кырыла. Мөмкинлекләре, хәлләре булучылар моннан качып китә. Закир Бөгелмә кешеләре белән сөйләшеп, карчыгын шуларга ияртеп качыра. Мөфлихә әби күп газаплар кичеп, авылга кызы Зәйнәпләргә ертылып беткән кыска киндер күлмәктән кайтып егыла. Тәрәзәгә куна такта каплап, әбине шунда качырып яшәгәннәр. Әби дөм сукырая. Бабайның эзе салкын Себердә югалган, бер хәбәре дә килмәгән».
Закир бабай кызы – Мөкәррәмә апа.
Хатыйп - авылда игенче була, икмәк үстерә, мал-туар асрый. Туган авылда 4 бала тәрбияләп үстерә. Хатыйповлар - аның варислары. Хәйдәр дә авылда төпләнеп игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Хәйдәровлар Акбүредә дә, район, республиканың төрле шәһәрләрендә гомер итәләр.
Авыл зиратында Ибәтулла бабай кабере
«Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә!»
Фатыйх Ибәтулла улы 1872 елда туа. Әтисе аны без-дән ерак түгел хәзерге Норлат районының Кизләү мәдрәсәсенә белем алырга җибәрә. Укып кайткач, авыл мәдрәсәсендә балалар укыта башлый. Соңгы дәвердә табылган документлар буенча без аның Казандагы мәшһүр Апанаев мәчетендәге мәдрәсәдә укыганлыгын да белдек. Авыл халкы XIX гасыр азагында губернатор исеменә махсус прошение язып Фатыйх хәзрәтне авылга кайтарта. Хәзрәткә указ бирелә.
Гаилә кора - Мәхмүзә исемле кызга өйләнә. Әбелкасыйм, Сәлихҗан, Галимҗан исемле балалары туа.
Аталы-уллы Ибәтулла һәм Фатыйх хәзрәтләр авылда ислам динен һәм милли мәгарифне күтәрер өчен шактый күп эшләр башкаралар. 1920 елда әтисе үлгәч, Фатыйх хәзрәт муллалык итә башлый. Ул бик оста, акыллы, белемле мулла була. Фатыйх бабай дөньяви белемнәрне дә яхшы үзләштерә. Хәзрәтнең китаплары яхшы хәлдә сакланып авыл музеенда урын алган.
Китаплар арасында география, математика, геометрия китаплары бар. Хәзрәт «Сөембикә» журналы да яздырган.
Революциягә кадәр чыккан «Сөембикә» журналы тышлыгы. Авыл музее экспонаты.
Шулай ук Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Дәрдмәннең китаплары да очрый. Мулла шулай ук яшелчәләр белән дә кызыксына, төрле авырулар һәм аларны савыктыру ысуллары турында китаплар укый. Татар халкында бакчачылык әллә ни үсеш алмаган була. Авылда бакча бары тик Фатыйх хәзрәттә генә булган. Яшелчәләр үстерү серләрен ул китаплардан укып белгән. Аның архивында зоология, ботаника китаплары очрый.
Хәзрәтнең сакланып калган китаплары
1920 еллар азагына кадәр Фатыйх хәзрәт мул тормышта яши. Инеш буенда, авылның нәкь үзәгендә, мәчет янында аның зур йорты була. Саллы гына җир иманасы да була аның, шулай ук умарталыгы да гаиләгә даими керем чыганагы булып тора. Йорт янында коесы була, аның суы тәмле, сихәтле. Ул коены 2006 елда Акбүре урта мәктәбе коллективы торгызды.
Хәзрәт беркайчан да яллы хезмәт кулланмый, барлык хуҗалык эшләрен дә алар гаиләләре белән башкарганнар. Ләкин 1917 елда ил тормышында зур вакыйгалар була - инкыйлабтан соң хакимияткә килгән большевиклар илдә яңа сәясәт башлыйлар. 1918 елда тарихта мәгълүм гражданнар сугышы, шуннан соң ачлык, коллективлаштыру төбәк тарихында эзсез калмый. Тик ни генә булмасын, Фатыйх бабай үз кыйбласына туры калып, муллалык эшен алып бара.
Фатыйх мулла 4 ул тәрбияләп үстерә, алар барысы да бик эшчән, гыйлемле, тәрбияле балалар булып үсәләр. Гаилә башлыгы бик юмарт - ярлыларга, ятимнәргә хәерне мулдан өләшә. Ә күпме өметле, сәләтле балаларны бушлай укыта ул! Мулланың верандалы йорты, (ул заманнар өчен яңалык!) авылның нәкъ үзәгендә урнашкан. Янәшә үк мәчет, ә мәчет тирәсендәге атауда (болынлыкта) Сабан туйлары узган. Ибәтуллиннар нәселенә караган хатын- кызлар шушы веранданың тәрәзәләреннән Сабан туйларын караганнар. Ул чорда безнең яктагы гадәт буенча, хатын-кызларга ирләр янына чыгу тыелган.
1921 елның эссе җәе - илдә ачлык хөкем сөрә. Һәр көн кеше үлә, аларны җирләргә, кирәкле йоланы үтәргә кирәк. Ә күпме кеше ач! Күбесе ачтан шешенгән, күзләре өметсез. Фатыйх хәзрәт бу кыен хәлләрдә дә муллалык эшен ташламый. Аның гаиләсенә дә бик кыен - барысы да ачыгалар. Ә көннәрнең берсендә, өйләренә бер карчык кереп: «Мәхмүзә! Мин үләм!», - дип кычкыра һәм бусагага ятып җан бирә. Рәхимсез ачлык! Фатыйх хәзрәтнең төпчек улы - 17 яшьлек Галимҗан бик йомшак күңелле егет була. Гаиләсенең, авылдашларының ачлыктан газаплануын бик авыр кичерә ул. «Тик ничек итеп гаиләгә ярдәм итәргә соң?», «Ачы үлем тырнагыннан әти-әнине һәм туганнарны ничегрәк йолып калырга?». Ихтыярсыздан күз яшьләренә тыгылып, егет хисләрен яшерү өчен, йортыннан келәткә кереп утыра. Үксеп елый ул. Монда аны беркем дә күрми ич! Тик шунда аның күзе келәттәге яхшы сыйфатлы такталарга һәм стенага эленгән инструментларга төшә.
«Ә бит инструментлар була торып, нинди дә булса әйбер ясап, аларны ризыкка алмаштырып була!», - дигән уй килә аның башына. Ачы күз яшьләрен сөртә-сөртә, егет көне буена урындыкка охшаган тумба ясый. Бик яхшы, камил кулланышлы әйбер килеп чыга. Аңа утырып та, өстенә әйбер куеп та була, шулай ук вак-төяк әйберләр кую өчен ачылып-ябыла торган махсус киштәсе дә була. Икенче көн иртән Галимҗан зур капчыкка тумбаны салып, Күтәмә авылына базарга китәргә була. Күтәмә - ул чорда волость үзәге, биредә зур ярминкәләр уза. Шуннан капчыгы белән алабута онына бераз кушылган бодай оны алып кайта. Әнисе Мәхмүзә әби шуны онга кушып кипкән юкә яфракларын кул тегермәнендә тарттыра һәм җәймәләр ясый.
Ач үлем шәүләсе гаиләне урап уза. Галимҗан тик тормый, ул яңа тумбалар ясый, Күтәмә базарына барып, азык алып кайта. Ләкин базарга чираттагы баруы аның өчен бик аянычлы тәмамлана - егет югала. Аны эзләп карыйлар, тик таба алмыйлар. Мөгаен, Галимҗан абый явыз ниятле кешеләрнең корбаны булгандыр.
Галимҗан абыйның тумбасы хәзер музейда саклана.
20 еллар азагы - 30 еллар башында илдә коллективлаштыру сәясәте башлана. Гасырлар буе аерым хуҗалыклар булып яшәүче крестьяннарның җирләрен һәм мал-туарларын дәүләт кулына тартып алып колхозлар төзелә башлый. Ләкин иң элек авылдагы таза тормышлы игенчеләрне «кулаклар» дип игълан итеп, аларның милекләрен тартып алып, үзләрен СССРның ерак өлкәләренә сөрәләр һәм «искелек калдыгы» дип, мәчет манаралары, чиркәүләрне җимерәләр, дин әһелләренә каршы репрессияләр башлана.
Кирлемар
Фатыйх хәзрәт кебекләр исә Совет властеның иң явыз дошманнарына әверелә. Аның «контр.революцион» эшчәнлеген ачыклау өчен хәзерге Чирмешән районында урнашкан Кирлемар диеп аталган тикшерү изоляторына җибәрәләр. Кирлемар – куркыныч урын, биредә кулаклыкта гаепләнгән кешеләр хөкем ителә. «Ләкин иң күп җинаятьчеләр» - дин әһелләре - муллалар, мәзиннәр һ.б. Аларны биредә бик ныклап тикшерәләр. Совет властена карата әйтелгән саксыз сүз өчен дә, шунда ук аларны атып үтергәннәр.
«Әшәлче бистәсе янында, Кирлемар тавында куылучыларга вакытлыча төзелгән «кулаклар поселогы» үзе генә дә ни тора... чын концлагерь! Бу вакыйга, бу тема үзе үк аерым документаль китаплар язуны, әдәби әсәрләр, трагедияләр иҗат итүне көтә... ».
Фәүзия Бәйрәмова.
«Әшәлчене «кулак поселогы» диеп тә йөрткәннәр. Совет империясе хөкүмәте кулакларның һәм дин әһелләренең хокукларын бетерү сәясәтен урыннардагы партия оешмаларыннан таләп итә. Беренче Май (Чирмешән) районы башкарма комитеты тарафыннан Чирмешән һәм Аксубай районының кайбер авылларындагы муллаларның, байларның бер өлеше Кармыш авылының Әшәлче (соңыннан Яшәүче дип атала) поселогы янындагы Кирлемар тавындагы ташказаннары буена, сусыз җиргә сөрелеп ачтан үлүгә дучар ителә. 1930-1931 елларның җәй, көз-кыш айларында биредә бүреләр улап торган җилле урынга кешеләрне йорт-җирләреннән куып китерәләр. Байлардан, дин әһелләреннән тартып алынган мөлкәт яңа колхозлар яки күмәк хуҗалыклар төзү өчен бик тә ярап куя. Мәхбүсләр Кирлемарда землянкалар казып өч еллап яшиләр. Су өчен чокып кое ясаганнар, мунча да әмәлләп куйганнар. Хәтта шуның өчен дә килеп налог салып китә торган булганнар. Ә төннәрен бандитлар шайкасы таудагы поселокка менеп, байлардан алтын-көмеш таләп иткәннәр, дип тә сөйлиләр. Халык бу тауны «лишуннар тавы», «лишуннар чокыры» дип тә йөрткән. Урысча «лишун» дип мөлкәтләреннән мәхрүм ителгәннәргә карата әйткәннәр. Картлар сөйләвенчә, лишуннар киткәч, күп еллар дәвамында, язгы матур көннәрдә монда бала елаган тавыш ишетелә, имеш, халык бирегә хәтта көтү дә кумаган. Вакытсыз өзелгән кайсы җанның иңрәве булды икән бу? Әллә исемсез каберләрдә ятучы сабыйларның дога өмет итүләреме? Олы яшьтәге дин әһелләренең, йөкле хатын-кызлырның, бер яшьтән алып, унбиш яшькә кадәрге балаларның каргыш-рәнҗеше белән тулган бу шомлы урынны халык әле дә «лишуннар тавы» дип сөйли. Шушма елгасындагы «мулла кичүе» атамасы да шул еллар истәлеге. Мәсхәрә ителгән дин әһелләре, аларның балалары күрше татар, урыс, чуаш авылларында хәер сорашып тамак туйдыра. Үзенең дә икмәге булмаган авыл кешеләре «лишуннарны» ачлыктан, туңып үлүдән коткарып кала. Ярдәм итүчеләрнең исемнәре сер булып сакланган. Чөнки «кулак бандитларга» булышлык итү советка каршы гамәл дип бәяләнгән, моның өчен үзеңне дә Себергә озатачаклар. Әмма, моңарчы матбугатта да бу хакта берничә «саран» сүздән кала бер яңалык та теркәлмәгән».
Фатыйх бабайга да Кирлемарга барырга дигән әмер килә. Хәзрәт үз капкасы төбендә Аллаһтан ярдәм сорап дога кыла, аның янына уңган, булдыклы Минҗиян исемле авыл хатыны килеп нәрсә укыганлыгын сорый. «И Минҗиян! Мине хәзер Аллаһы Тәгалә үзе генә коткарса инде! » - дип җавап бирә ул. Өч көнгә сузылган тикшерү эшләре аның гаепсезлеген раслый.
«Кирлемарда таныш мул-лаларның кайсысын озаттылар, ә кайсыларын аттылар!» - дип сөйли хәзрәт туганнарына. Ләкин өенә кайтып керсә, аны күңелсез хәл көтә - мал-туары, умарталыгы колхоз кулына тартып алынган. Зур өен сүтеп Чирмешән районы, Түбән Кәминкәгә колхоз карамагына җибәрәләр. Фатыйх бабайга үз гаиләсе белән гомер итү өчен мунчасын калдыралар. Еллар буена тупланып килгән китапларын урамга чыгарып ыргыталар. Ләкин китапханәнең бер өлешен хәзрәт алдан ук зиратлар янына яшереп алып барып җиргә күмә. Китаплар өеменнән берничә дистә китапны бик тәвәккәл, уңган - булган Гөлсем апа Рамазанова (ул чорда Мәхмүтова) өенә ташып өлгерә. Шулай итеп, Ибәтулла, Фатыйх хәзрәтләрнең китаплар коллекциясе сакланып кала. Хәзрәт үз кыйбласына тугры калып муллалык итүен ташламый. Гаиләсе дә Фатыйх мулланың һәр китабын, һәр дәфтәрен кадерләп саклый һәм ул китаплар безнең көннәргә кадәр килеп ирештеләр.
Музей экспонатлары арасында мин гаҗәеп бер язмага юлыктым :
авылның яшь, булдыклы егете, комсомол оешмасы секретаре Харрас Рамазанов авыл кызы Зәкия Залаковага гашыйк була. Чая, булдыклы Зәкия дә егеткә битараф булмый. Ата-аналарының рөхсәтен алып яшьләр кавышырга булалар. Ләкин, активист буларак, Харрас бабай никах укыту өчен җирле властьларның да рөхсәтен алырга тиеш була. Рөхсәт алынгач кына егет әлеге «гаризаны» муллага тапшыра. Харрас - Зәкия Рамазановлар никахы ныклы булып чыга, аларның биш баласы туа. Харрас Исмәгыйль улы Рамазанов 1971 елда вафат була. Зәкия апа лаеклы озын гомер кичереп, 2016 нчы елда вафат булды. Зәкия әби һәм Харрас бабайның бүгенге көндә 12 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар. Фатыйх хәзрәт намуслы гомер итеп, 1947 елда вафат була. Авыл зиратында аның кабере сакланган.
«Касыйм - Зөһрә кыйссасы»
Әбелкасыйм - Фатыйх хәзрәтнең зирәк һәм булдыклы улы була. Малайга башлангыч белем биреп, әтисе аны хәзерге Норлат районында урнашкан Кизләү авылындагы мәдрәсәгә укырга җибәрә. Кизләү - алдынгы дини уку йорты була, дини белем белән беррәттән, анда дөньяви фәннәр дә укытыла. Шәкертләр биредә тирә-як авыллардан һәм шәһәрләрдән килеп укыйлар, махсус тулай торакта торалар. Касыйм иң тырыш шәкертләрнең берсе була.
Укудан буш вакытларында шәкертләр ял көннәрендә авылның шау-гөр килеп торган ярминкәсенә йөрергә яраталар. Биредә юнь бәягә вак-төяк әйберләр алырга, төрле ят ризыклардан авыз итәргә, хәбәрләр, хикәяләр, әкиятләр ишетергә мөмкин. Көннәрдән беркөнне Касыйм ярминкәдә искиткеч матур, көләч йөзле, сылу гәүдәле бер соклангыч гүзәл кызны күреп шакката! «Мең дә бер кичә» әкиятләрен укып үскән егет бу фәрештәдәй гүзәл кызны Көнчыгыш әкиятләрендәге Зөһрә кызга тиңли. Ә кызның исеме чыннан да Зөһрә була, аның гүзәллеге, матурлыгы һәм зиһене турында шәкертләр арасында легендалар йөри. Зөһрәнең канатларын җәйгән мәгьрур аккош сыман суга баруын шәкертләр тулай торакның капка ярыкларыннан, тәрәзәләреннән карап торганнар, чөнки шәригать законнары буенча егетләргә кызлар янына килү тыелган. Касыйм Зөһрәгә үлеп гашыйк була, яшерен рәвештә кызның кая торганлыгын, әти-әниләрен ачыклый. Төрле сәбәпләр табып, Зөһрәнең юлында очрап күзенә күренергә тырыша. Кыз да егеткә гашыйк була. Алар арасында бернинди очрашулар, күрешүләр булмый! Ике арада мәхәбәт хатлары да йөрми! Бары тик ымлау, елмаюлар, мәгьнәле карашлар... Айлар, еллар уза. Касыйм мәдрәсәне тәмамлап, имам-хатыйп һәм мөгаллим белгечлеге алып, авылына кайтып китә. Зөһрә үз юлында Касыймны очратырмын дип уйлый, ләкин бушка, Касыймның авылына китүен ул башка кешеләрдән ишетә. Зөһрәнең кәефе төшә, йөзе сула башлый. Сөйгәнен югалту ачысын ул бик авыр кичереп, урамга чыгып олы юлны күзәтә башлый. Ә олы юлдан тузаннар чыгарып, тарантаслы ат җилдерә һәм туп-туры Зөһрәләрнең капкалары төбенә килеп туктый, тарантастан Әбелкасыйм һәм Фатыйх хәзрәт килеп төшә һәм Зөһрәләр йортына таба атлыйлар. Кыз ярәшелә. Күп тә үтми, никах укыла. Әбелкасыйм белән Зөһрә Тат. Волчьяда яши башлыйлар. Аларның - Рәшидә, Рафаэль, Рауза, Суфия, Гөлсылу исемле балалары туа. Сау-сәләмәт балалар әти-әни кочагында сыенып яши башлыйлар.
Әбелкасыйм үзенә өй җиткерә, әти-әнисен һәм энеләрен дә үзләренә сыендыра. Касыйм бабай авылда беренче булып яңа гарәп имлясын үзләштереп, ә соңрак латин, рус хәрефләре белән балалар укыта башлый. Әтисе кебек муллалык итмәкче була, ләкин җирле хәкимият тарафыннан рөхсәт бирелми.
Фатыйх хәзрәткә дә Коръән, намаз, никах укырга, вәгазь сөйләргә ярамаган, муллалык эшен тыйганнар, тик ул бу изге эшне тәмамламый. Яңа тәртипләргә дә каршы тормый ул - үз теләге белән колхозга керә, эшли, исәп-хисап эшләрен төгәл алып бара. 30 нчы еллар азагына хакимият әмере белән безнең авылда мәчет манарасы җимерелә... Авыл активистлары да җимерергә теләмәгәч, күрше Рус Волчья авылыннан Баранов дигән берәү килеп манараны кисеп төшерә. Манараны кискәндә бөтен авыл халкы җыела, тик беркем дә бу хәлгә каршы тора алмый. Манара ауганда картлар тәкъбир укып торганнар, хатын - кызлар үксеп елаганнар, ә манара гөрселдәп җиргә килеп төшкәч, җир ыңгырашкан кебек булып киткән. Авыл картлары сөйләвенчә, Баранов гомере буе газапланып, урын өстендә ятып, асты пычранып интегеп үлгән.
Җирле хакимият Касыйм бабайга катгый таләп куя - укытучы белән мулла бер түбә астында яшәргә тиеш түгел! Чарасызлыктан Әбелкасыйм абый күрше Чирмешән районындагы (безнең авыл 1940 елга кадәр Беренче Май, хәзерге Чирмешән районына кергән) бер авылга укытучы булып китәргә мәҗбүр була. Өйдә балалары белән хатыны, әти-әнисе торып кала.
Әллә тормыш авырлыгыннан, әллә ире ялгыз яшәмәсен диепме, ике кечкенә кызын үз янында калдырып, Зөһрә әби өч баласын әтиләре янына озата. Айлар, еллар уза, кызганычка каршы, Әбелкасыйм бабай тормышына ят хатын килеп керә. 1936 елда ул яшь хатынын, 12, 9, 8 яшьлек өч баласын, энесе Салихҗанны ияртеп Урта Азия якларына китеп бара. Балаларын биреп җибәргәч, Зөһрә әби үзенең ялгышлыгын аңлый, ләкин соң була. Гаилә мәңгелеккә таркала.
Касыйм бабайның яңа гаиләсе Бохарага килеп төпләнә. Балалар шунда укырга кереп, урта мәктәпне тәмамлыйлар. Касыйм Хәмитов урта мәктәптә балалар укыта башлый. Ул Бохарада ихтирамга лаек мөгаллим була. Туган якларына кире әйләнеп кайта алмый ул. Бохара җирендә вафат булып, шунда җирләнә.
Укытучы - Касыйм Хәмитов
Икенче рәттә - уңнан бишенче - Касыйм Хәмитов
Астагы рәттә - уңнан икенче - кызы Рәшидә Хәмитова
Касыйм балаларының язмышы
Касыйм бабай Урта Азиягә киткәндә, кызы Рәшидәгә 12, улы Рафаэльгә 9, Раузага 8 яшь, ә үзе белән бергә күчеп килгән энесе Салихҗанга 24 яшь була. Бу вакытта авылдагы кызлары Суфиягә 7, Гөлсылуга 3 яшь була. Укырга-язарга өйрәнүгә үк, балалар үзара хат алыша башлый. Очрашырга һич җайлы вакытлар туры килми. Баштан сугыш, аннан соң сугыштан соңгы хәерчелек... Биш туган 1979 елга кадәр күрешә алмый. Касыйм бабайның олы кызы Рәшидә апа җитди авырый, Харьковта аңа катлаулы операция булырга тиеш була. Исән калу ихтималы да бик аз була. Бары катлаулы операция ясап, могҗиза белән исән калмасмы, дип өметләнәләр. Тат. Волчьяга Суфия апа белән Гөлсылу апаларга телеграмма сугыла.
Озын юлга карамастан, кыз туганнар шәһәр шифаханәсенә килеп җитәләр. Операциягә керер алдыннан 5 туган бергә кочаклашып елашалар. Бу күрешү 5 минут чамасы дәвам итә. Операциядән соң Рәшидә апа аңына килә алмыйча вафат була. Гөлсылу апа үз язмышлары өчен әрнеп бәет яза.
Рафаэль Касыйм улы Хәмитов (Ибәтуллин) 1927 елда туа. 10 классны Бохарада тәмамлый. Ул төгәл фәннәргә бик сәләтле була. Сугыш вакытында Бохарага күчерелгән Харьков велосипед заводында эшли. Завод Харьковка кире кайтарылгач, тырыш, эшчән егетне җитәкчеләр югалтырга теләмиләр. Рафаэль таныш булмаган шәһәргә күчеп китә. Көндез эшли, төннәрен инженер һөнәренә укый. Әлбәттә, аңа яңа шәһәрдә бер ялгызы гомер итүләре җиңел булмый. Энесенә ярдәм итү максатыннан, Рәшидә апасы канын тапшыргалап акча, азык-төлек юнәлтеп, энесенә посылка җибәреп тора. Рафаэль заводта инженер булып эшли башлый, укытучылык эше белән дә шөгыльләнә: техник ВУЗда яшь белгечләрне өйрәтә. Русча, татарча, инглизчә, украинча иркенләп сөйләшә, үзбәкләр белән дә яхшы аралаша. Бик еш чит илләргә командировкаларга йөри. Туган авылын да онытмый, ел саен «текә» кара «Волга»га утырып авылга кунакка кайта. Украин кызына өйләнә. Лара һәм Лена исемле кызлар тәрбияләп үстерәләр.
Яхшы белгеч буларак, аны Һиндстанга эшкә җибәрәләр. Ул анда гаиләсе белән 2 ел яши һәм эшли. Гөлсылу апа абыйсының Һиндстан премьер-министры Джавахарлал Неру һәм аның кызы Индира Ганди белән төшкән фотокарточкаларын ачык хәтерли. Шулай ук безнең авыл музеенда Рафаэль абыйның Һиндстаннан җибәргән фил рәсемнәре төшерелгән, калайдан эшләнгән чәй савыты да саклана. Аны нәселләренең кадерле истәлеге булсын дип, Гөлсылу апа тапшырган. 1960 елда Рафаэль абый яңадан Харьковка кайта. Аны завод директоры итеп билгелиләр. Лаеклы ялга чыкканчы, ул шунда эшли. 2008 елда аның белән соңгы тапкыр телефоннан сөйләшү була, бик сагына ул авылны, үзенең бөтен Мактау кәгазьләрен, документларын факс белән җибәрергә вәгъдә бирә... Ләкин өлгерә алмый, 2009 елда вафат була. Харьковта җирләнә. Балалары һәм оныклары белән авыл арасындагы элемтәләре исә өзелә.
Рафаэль Хәмитов
Касыйм бабайның Суфия һәм Гөлсылу исемле кызлары гомерләре буена авылыбызда үрнәк гаилә булып, намус белән тату гомер иттеләр, тырышып эшләделәр.
« Гомеремне дә бирәм халкыма! »
Фатыйх хәзрәтнең улы Салихҗан 1909 елда туа. Ул да, атасы һәм абыйсы кебек, мәдрәсә тәмамлый. Мулла булырга әзерләнә. Рус әдәбиятын, грамматикасын камил үзләштерә. Фатыйх хәзрәт китапларының кайбер битләрендә рус телендә язылган язулар күренә. Аларның кайберләрендә «Салих Хамидов» дигән язуларга тап буласың. Мәгълүм сәбәпләр аркасында, Салих абый мулла булып китә алмый. Урта Азиягә килгәч, 24 яшендә ул Шәһризаб шәһәре педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлый һәм шул шәһәрдә немец теле укытучысы итеп билгеләнә. Ләкин сугыш башлана…
Шәһризабта төшкән фотографияләр
Авылымдагы «Буыннар мирасы» музееның Бөек Ватан сугышына багышланган экспозициясендә сугыш кырларыннан килгән 42 хат саклана. Алар арасында Салихҗан абыйның да ике хаты бар.
Ул сугышның иң авыр участокларында сугыша. Фатыйх хәзрәт белән Мәхмүзә әби һәрвакыт уллары өчен догада булалар. Мәхмүзә әби һәр көн саен ни дә булса пешерсә - «Салихҗан улым сугыштан кайтып керсә, ашарга азыгы булсын», - дип ризыкның бер өлешен Галимҗан абый ясалган урындыкның киштәсенә төреп куйган. Улы кайтмагач, ризыкны Суфия һәм Гөлсылу апалар ашаган. Көн артыннан көн узган. Бер көнне төнлә белән кемдер каты итеп шакый. Ана йөрәге ашкынып тибә башлый, «Улым Салихҗан кайтты, ахрысы!», - дип шатланып, ишекне ачып җибәрә ул, тик ни күрсен - ишек төбендә районнан килгән милиционерлар басып тора. Өйгә үтеп, алар төне буе урыс телендә хәзрәттән допрос алалар, янәсе, «Совет властена каршы эш алып бармыймы ?».
950 нче укчы полкның 2 нче батальоны 5 рота укчысы, рядовой Салих Хәмитов (Ибәтуллин) 1942 елның көзендә Ватан өчен тиңдәшсез сугышта һәлак була. Ибәтулла хәзрәт үзеннән соң бик зур мирас калдырды, авылдагы күп кенә дини йолалар да, еллар узган саен, алар өйрәткәнчә алып барыла. Шөкер, Акбүредә 1990 нчы елдан бирле мәчетләребез эшли. Ата-баба мирасы буыннан-буынга күчеп килә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев