Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акъяр авылыннан Наҗия әби 90 яшендә дә “спортта”

Акъяр авылында яшәүче хезмәт ветераны Әхмәтшина Наҗия Шаһвәли кызына 90 яшь тулды.

Наҗия әби тумышы белән Чистай районының Исләй авылыннан, Акъярда Галимулла Әхмәтшинга кияүгә чыга. Ике ел элек без аларда булган идек, гаилә башлыгының 90 еллыгына яздык. Ул озак авырый, аннары сукырая, хатыны аның артыннан кечкенә баланы караган кебек карый. Декабрьдә ул вафат булган һәм хәзер Наҗия әби кызы Магдания белән яши (ул Әлмәттәге олы балаларын үз фатирында калдырып, әнисен карарга кайткан).

 Наҗия әби бик актив кеше: пешерә дә, юа да, өйдә дә җыештыра. Магдания өйдә булыша, тавыкларны ашата. Әби, үзе әйткәнчә «күбрәк хәрәкәт итәр өчен» бакчага да чыга. Хәер, аның тормышында хәрәкәт болай да күп. Ул, спортчылар кебек, дүртенче ел рәттән һәр иртә скандинавия таяклары белән йөри. Гадәти дистанция - йорт тирәләрендә бер километрга якын йөрү. Шөгыле аңа үзен яхшы хис итәргә һәм сәламәтлеген сакларга ярдәм итә. Ул, ел буена һава торышының ниди булуына да карамастан, бер генә көнне дә калдырмый.

Аларның йорты әйбәт, бурадан, агач өйдә сулыш алуы да рәхәт ич. Ире белән 55 ел элек төзегән булсалар да, ул яңа өй кебек. Акчасызлык, кечкенә балалар, төзелеш материалларына кытлык булуга карамастан, йортны төзи алганнар. Моның өчен заправщик булып эшләгән Галимулла икенче эшкә дә китә.

Сүз дә юк, өй бик матур, эчке якта да бизәкләү эшләре “модалы” итеп ясалган. Өй ишекләре дә, йомшак җиһазлары да заманча, тәрәзәләре дә пластик.

- Тиздән заманча санузел да булачак, - ди Магдания.

Өйдә чисталык хөкем сөрә, бүлмә гөлләре дә байтак, чөнки Наҗия әби аларны бик ярата икән. Җәй көне ул аларны, саф һавада яхшырак үссен өчен, ишегалдына - кояшка чыгара.

Сугыш вакытында Наҗия әнисенә совхозда ярдәм итә, абыйсы фронтта сугыша, әтисе урын өстендә яткан, авыраган. Шуңа күрә 8 сыйныфны тәмамлап, эшкә китә. Дүрт ел совхоздагы дуңгыз фермасында, җәй көне тагылма җайланмада эшләгән, ә кышын совхоз сарыкларын караган. Ире янына Акъярга күчкәч, пенсиягә кадәр һәм аннан соң да бер ел җирле колхозда төрле эшче булып эшли. Ире белән 61 ел тату гомер иткәннәр. Һәрвакыт зур хуҗалык тотканнар. - 80 яшендә дә әнинең сыеры, үгезләре, сарыклары, казлары, тавыклары бар иде, - ди кызы. - Барысына да өлгерде, бер үк вакытта авыру һәм ялгыз апасын да (ул картайгач әниләрдә яшәде), сукыр әтине дә карады. Җәен оныклар да авылга кайта иде бит әле...

Наҗия әби бик тә җитез, авыл карчыкларыннан аермалы буларак, русча да сөйли. Бер кияве - рус милләтеннән. Шуңа күрә оныклары: Рөстәм, Альбина, Риназ, Гөлназ, Регина арасында тагын Саша исемлесе дә бар. Хуҗалык буенча ярдәм итәргә кайткач та, әнигә «эшләрне» аңлатырга кирәк бит, - дип көлә Магдания.

Наҗия әбинең дүрт оныкчыгы бар инде. Миләүшә Себердә яши, әмма җәен әнисе янына кайта, Галимҗан - Акъярда гомер итә.

Хәер сыеры булмаса да, Наҗия әби сөтсез тормый. Авылда ялгыз картларга ярдәм итүче игелекле кеше бар. Һәр атна саен фермер Нәкыйп Дәүләтшин Наҗия әбигә 5 литр сөт алып килә, дөрес, аңа гына да түгел. - Без аңа бик тә рәхмәтле. Үзем бу хакта газетага күптән язарга тели идем, яхшы булды әле, ниһаять, мөмкинлек чыкты, - дип сөенде карчык. - Нәкыйп һәм аның хатыны Гөлфия кебек кешеләр күбрәк булсын иде. Бабаем чирләгәч, урын өстенә яткач, берничә тапкыр аңа зур памперслар китерделәр. Вафатыннан соң җидесенә азык-төлекләр салынган зур пакет алып килделәр. Сөт миңа бик булыша, минем ашказаным авырта. Авылыбызның дүрт әбисенә Нәкыйп шулай булыша.

- Әнине авылдашлар яраталар, очрашканда: «Әби, хәлең ничек?» - диләр, дип сөйли Магдания.

Наҗия әби һәр иртә шөгыльләнә торган физкультураны озын гомерлелек сере дип атады. Ул үзенең сәламәтлеге турында кайгырта, иртәләрен, һичшиксез, цикорий эчә, намаз укый, тормышыннан да бик канәгать. - Аллага шөкер, мин бәхетле, хәзер барысы да бар, ди.  Күптән түгел генә күзенә операция ясаганнар, хәзер ул яхшы күрә. Дарулардан глицин гына һәм профилактика өчен кардиомагнил  эчә.

- Оныклар гел, сиңа нинди дарулар алып кайтыйк, дип сорыйлар. Аларга кан басымыннан даруга заказ бирәм, ди Наҗия әби.

Кайчагында скандинавия таякларын ала да дус карчыклары янына да бара. Әбигә 95 яшьлеген дә исәнлектә каршылавын телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев