Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Акъярлыларның хезмәт активлыгы югары

    Акъяр авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты халык алдында 2015 елда эшләнгән эшләргә хисап тотты һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде. АҖ Советының киңәйтелгән утырышында район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты һәм чыгыш ясады. Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин үз чыгышында авыл учреждениеләре эшенә тулы анализ ясады, узган халык җыеннарында күтәрелгән мәсьәләләрнең...

    Акъяр авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты халык алдында 2015 елда эшләнгән эшләргә хисап тотты һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде. АҖ Советының киңәйтелгән утырышында район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты һәм чыгыш ясады.

    Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин үз чыгышында авыл учреждениеләре эшенә тулы анализ ясады, узган халык җыеннарында күтәрелгән мәсьәләләрнең үтәлеше турында сөйләде. Шуны билгеләп үтү кирәк, байтак эш эшләнгән. Җәяүлеләр өчен ике күпер төзелгән, авыл урамнары кардан арындырылган, авыл җирлеге башкарма комитеты халыктан сатып алына торган сөтнең сыйфатын көн саен контрольдә тота. Шулай ук 2015 елда Җиңү Паркы ачылган, һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә капиталь ремонт ясалган. Үзара салым акчасына (барлыгы 105 мең сум акча җыелган, шуңа өстәп ТР Хөкүмәтеннән 420 мең сум субсидия бирелгән, барлыгы 525 мең сум) чишмәдә халыкка су бирү өчен үзәктән куа торган куәтле насос һәм частотник куелган, Совет урамындагы юл ремонтланган. 1 млн.сум күләмендә откан грант акчасына Нариманов урамындагы (озынлыгы 500 метр) юлга вак ташлы-комлы катнашма салынган.
    Акъяр авыл җирлеге - шәхси хуҗалыклардагы терлекләр саны, шулай ук халыктан сөт сатып алу буенча районда иң яхшылардан берсе санала. 2014 ел белән чагыштырганда МЭТ саны арткан (шул исәптә сыерлар), 560 тоннадан артык сөт сатылган (8 млн.сумлык). 27 хуҗалыкта 3 әр баш (күбрәк тә) сыер асрыйлар, алар республика программасы буенча сөт саву аппараты белән тәэмин ителгән, авылда гаилә фермасы (бер) уңышлы гына эшләп килә. "Яңа Чишмә" а/ф пай җирләре өчен вакытында печәнен, ашлыгын биреп, халыкка булышып тора. Авыл җирлеге территориясендә барлык учреждениеләр көйле эшли, бәйрәм чаралары оешкан төстә үтә.
    Данияр Гайнуллин агымдагы елга билгеләнгән бурычлар турында да сөйләде: су белән тәэмин итү буенча эшне дәвам итәсе, 35 урам яктырткычын алыштырасы, ККК полигоны тирәсен тотып аласы, үзара салым җыю буенча референдум үткәрәсе һәм җыелган акчаларны авылдагы көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә тотасы бар.
    Җыелышта мәктәп директоры урынбасары Рузия Фәхретдинова, МОНД өлкән белгече Илнур Госсаметдинов, участок уполномоченные Рамил Таһиров, "Яңа Чишмә" а/ф-ның Акъяр бүлекчәсе агрономы Илгизәр Нуртдинов чыгыш ясады. Утырышка йомгак ясап, район башлыгы Вячеслав Козлов халыкның җыелышка күп килүен, аларның эш сөючәнлеген, тырышлыгын, активлыгын билгеләп үтте, 2016 елга район алдында торган бурычлар турында сөйләде, сорауларга җавап биреп, алдынгы механизатор Наил Гатауллинга Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырды.
    Акъяр АҖ Советы һәм башкарма комитетының эше канәгатьләнерлек дип табылды.
    Юбилярларга, авылдагы актив кешеләргә: Фоат Фәрхаев, Рузия Фәхретдинова, Фәния Шәмсетдинова, Гөлфания Гайфетдиновага һәм 55 ел тату гомер иткән Наҗия һәм Хәмзә Садретдиновлар гаиләсенә авыл җирлеге бүләкләр тапшырды.
    Сөт җыючы эшмәкәр Фидания Шәйхетдинова иң күп сөт тапшырган Галия Кәлимуллина белән Зөлфия Галимовага истәлекле бүләкләр тапшырды.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: