Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акъярлыларның үзара салым акчалары аркасында шәп юл барлыкка килгән

Акъяр авыл җирлегендә быел Совет урамы буенча 530 метрга сыйфатлы вак таш салынган.

Быел, әйтергә кирәк, үзара салым акчаларына ясалган бу юл акъярлыларның горурлыгына әверелгән. Вак ташны авыл җирлеге башкарма комитеты Лениногорскидан, 309 мең сумга сатып алган. Юлны төзекләндерүгә барлыгы 367,5 мең сум акча бүлеп бирелгән: 75,5 мең - халык акчасы, ә 294 меңе – субсидия. Шулай  итеп, авыл халкына вак таш арзанга төшкән, нибары 15 мең сум һәм шуңа өстәп "Алексеевскдорстрой" ҖЧҖ юл төзүчеләренә эш өчен 58 мең 500 сум акча түләргә туры килгән.

Акъярлылар ел саен балигъ булган кешедән (студентлардан кала) 500шәр сум акча җыялар (һәрчак 100% тәшкил итә). Быел барлыгы 217 кеше акча тапшырган, субсидия белән бергә 540 мең 500 сум булган. Халык җыенында планлаштырылган барлык эшләр дә башкарылган. Алар арасында җәен юл тирәләрендәге чүп үләннәрен чабу, кышын - кардан чистарту.

- Ел саен әлеге эшләргә үзара салымнан акча калдырабыз, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин. – Халыкны чүп чабарга мәҗбүр итмибез, чөнки бездә күбесе өлкән яшьтәге кешеләр. Ике-өч яшьрәк кеше белән килешүләр төзибез (15 мең сумга), аларның бензотриммерлары бар. Кышын юлларны Яңа Чишмәдән ШЭ Попков чистарта. Бу максатларга 50 мең сум акча калдырдык.

Җәй көне авыл җирлеге грант буенча яңа трактор откан. Аңа янгын гидрантларыннан (Акъярда ике) һәм үз резервуарларыннан су бирү өчен махсус җиһазлар белән җиһазландырылган тагылма-цистерна сатып алырга ниятләгәннәр. 65 мең сум акча калдырылган булган (13 мең халык акчасы һәм 52 меңе – субсидия) һәм сатып та алганнар.

Су челтәренә өзлексез рәвештә су бирү өчен (трассаны агымдагы ремонтлау, материаллар һәм водокачка операторына хезмәт хакы) шулкадәр үк акча калдырганнар. Бәхеткә, барлык чор эчендә трассада бер тапкыр гына тишелү очрагы булган.

- Экономия хисабына су өчен 35 мең сумга запаска частотник сатып алырга булдык. Гамәлдәгесе сафтан чыккан очракка дип. Бервакыт бу хәл булган иде һәм без, халык сусыз утырмасын өчен, алдан чарасын күрергә булдык. Тишелүләр була калса дип акча калдырдык, чөнки ел әле бетмәгән.

Үзара салым турында акъярлылар үзләре дә уңай фикердә.

- Әлбәттә, мин ел саен эшләнә торган эшләрдән канәгать, - дип сөйләде безгә пенсионер Җәүдәт Сөнгатуллин. Мәсәлән, Чаллы елгасы аша күперләр ремонтлана. Хәер, бу эшне әле төгәллисе бар. Шуңа күрә мин акчаны тапшырам һәм алда да бирәчәкмен.

Элеккеге алдынгы механизатор һәм орден иясе, өлкән яшьтәге пенсионер Мансур Галләмов та шундый фикердә, ул яңартылган Совет урамында яши: - Акча бирсәк, безгә юл булуын беләбез, ди.

Җирлек башлыгы киләчәккә планнар турында да сөйләде:

- 2021 елда үзара салым акчасына яңа тракторга чапкыч-насадка сатып алырга планлаштырабыз, тагын бер елдан кар чистарту эшләре өчен калак сатып алырга ниятлибез. Карны үзебез чистартырбыз. 2021 елда Совет урамына вак таш салу эшен эшләп бетерергә кирәк, шулай ук Ленин һәм Җәлил урамнарына да. Чаллы елгасы аша ике җәяүлеләр күперен ремонтлыйбыз, аның ярларын чүп-чардан һәм карт агачлардан арындырырга кирәк. Гадәттәгечә, чүп үләннәрен чабуга, кардан чистартуга һәм су белән тәэмин итү объектларын агымдагы ремонтлауга да акча калдырачакбыз.

Бу планнарның барысы белән дә халык авыл җирлеге депутатлары белән фикер алышачак һәм көзге халык җыенында кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев