Җәләлетдиновлар гаиләсе — җиңүче
Акбүре авылы мәдәният йорты базасында «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» дип аталган республика шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды.
Җиңүче исемен яулау өчен Акбүре авылыннан ике гаилә командасы -Җәләлетдиновлар һәм Харисовлар көрәште.
Конкурсның беренче этабы кысаларында мәдәният йортының тамаша залында күргәзмәләр оештырылды, анда катнашучылар үзләренең шәҗәрә агачларын — буыннан-буынга тапшырыла торган шәҗәрә, гаилә реликвияләрен, милли ризыкларны һәм эчемлекләрне тәкъдим иттеләр, халык традицияләре турында сөйләделәр.
Мәсәлән, Җәләлетдиновларның шәҗәрә агачы тугыз буын вәкилләреннән тора. Нәсел 18 гасырдан дәвам итә. 1856 елда Волчья бистәсенә отставкадагы солдат Гомәр Кармышев килә. Ул вакытта авылда 19 рус гаиләсе яшәгән. Ул Акбүре авылында күп кенә фамилияләргә нигез салучы булган. Бу гаилә экспозициясендә раритет әйберләрне күрергә мөмкин: 1904-1905 елларда Җәүдәт Җәләлетдинов бабасының рус-япон сугышында катнашкан өчен медале, 1930 елгы пычак, Гөлзидә Җәләлетдинованың әбисенең бирнә күлмәге.
Харисовлар гаиләсенең нәселе 7 буынны үз эченә ала — 1867 елдан башлана, ул вакытта Акъяр авылында туган Ибатулла Хәмидуллин Оренбург дини идарәсеннән имам-хатыйб мөгаллим буларак Волчья Бистәсенә җибәрелә. Бу гаиләнең раритетлары — дини китаплар, Минвәли Харисовның солдат медальоны, 1921 елгы өстәл-тумба, Фатыйх хәзрәтнең баш киеме, Мәхмүзә абыстайның сөлгесе һәм дисбеләре куелган.
Фестивальнең икенче этабы мәдәният йорты сәхнәсендә узды. Монда һәр команда «Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!» дигән темага үзенең визит карточкасын булдырган: чарада катнашучылар театральләштерелгән программа ярдәмендә үз шәҗәрәләрен, традицияләрен тәкъдим иттеләр.
Гаилә командаларының чыгышларын Казаннан килгән компетентлы жюри бәяләде.
Фестивальдә катнашучыларны һәм Яңа Чишмә районы кунакларын бүләкләү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев сәламләде.
«Безнең катнашучылар кыска вакыт эчендә үз чыгышларын әзерләделәр һәм шәҗәрәләрен тулысынча күрсәттеләр. Киләчәк буын да ата-бабаларының тарихын белерләр, дип өметләнәбез», — диде ул.
Ике этап нәтиҗәләре буенча Җәләлетдиновлар гаиләсе җиңү яулады. Аларга 50 мең сумлык диплом һәм сертификат тапшырылды. Алар фестивальнең зона этабында Яңа Чишмә районын тәкъдим итәчәкләр. Икенче урында — Харисовлар гаиләсе. Алар диплом һәм 40 мең сумлык акчалата сертификат белән бүләкләнделәр.
«Барлык гаиләләрне дә бәйрәм белән котлыйбыз. Барысы да үз гаиләсенә, Ватанына, әби-бабаларына булган ихтирам-хөрмәтләрен күрсәтү өчен бар тырышлыкларын куйдылар. Сез безне бик нык рухландырдыгыз һәм сөендердегез. Барысы да зыялы, әдәпле һәм лаеклы төстә үтте», — дип үз тәэсирләре белән уртаклашты фестивальнең жюри рәисе, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вознесенская.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев