Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар чын күңелдән ватанга хезмәт итәргә китәләр

17 апрельдә Яңа Чишмә РМЙ-да армиягә китүче егетләрне озату тантанасы булды. Быел язгы чакырылышта 28 егет армиябез сафларын тулыландырачак, дүрт егет Севастопольдә шефлыкка алынган "Сәмум" кораблендә хезмәт итәчәк. Егетләрне тормышларында җаваплы этапка - армиягә озату чарасына әти-әниләре, дуслары, ветераннар, район башлыгы Вячеслав Козлов һәм күп кенә яңачишмәлеләр җыелган иде. Шушы...

17 апрельдә Яңа Чишмә РМЙ-да армиягә китүче егетләрне озату тантанасы булды. Быел язгы чакырылышта 28 егет армиябез сафларын тулыландырачак, дүрт егет Севастопольдә шефлыкка алынган "Сәмум" кораблендә хезмәт итәчәк.
Егетләрне тормышларында җаваплы этапка - армиягә озату чарасына әти-әниләре, дуслары, ветераннар, район башлыгы Вячеслав Козлов һәм күп кенә яңачишмәлеләр җыелган иде. Шушы чарага кунаклар да: бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, социаль сәясәт буенча комитет рәисе С.М. Захарова, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, "Бердәм Россия" партиясе тарафдарларының региональ советы рәисе урынбасары Д.Г. Шарофеева, Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты вәкиле - Россия Федерациясе Саклану министрлыгының үзәк хәрби округы инспекторы А.П. Моловствов, "Россия 1" каналының "Парламент хәбәрләре" программасы җитәкчесе Д.Ю. Второв, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары, Чистай шәһәре буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы А.В. Пичушкин һәм башка мәртәбәле шәхесләр чакырылган иде.
Район мәктәпләренең югары сыйныф укучылары армиягә китәсе егетләр һәм кунаклар алдында строевой хәзерлек смотры күрсәттеләр. Ә РМЙ фойесында шул ук мәктәпләр һәм Балалар иҗат үзәге данлы юбилей - Җиңү Көнен каршылауга багышлап күргәзмә оештырдылар. Балалар иҗат үзәге түгәрәгенә йөрүчеләрнең иҗат эшләре кунакларда зур кызыксыну уятты. РМЙ-ның икенче катында исә теләүчеләрне солдат кухнясы ризыклары белән сыйладылар.
Район мәдәният йорты сәхнәсенә шушы чараның сәбәпчеләре - армиягә китәсе егетләр чакырылды. Район башлыгы Вячеслав Козлов аларга юл теләкләре ирештереп, үгет-нәсыйхәт бирде: - Күркәм традициягә тугры калып, без үзебезнең улларыбызны Россия Кораллы Көчләр сафына озатабыз. Тик быелгысы ел аеруча да үзенчәлекле, быел Бөек Ватан сугышында Җиңү яулауга 70 ел тула, шуңа да быелгысы чакырылыш егетләрдә патриотлык хисе булу аеруча актуаль. Бүген армиянең абруе кабат күтәрелде, шуңа да без анда грамоталы, физик яктан сәламәт егетләребезне җибәрәбез. Чын чыныгуны сез, егетләр, армиядә алачаксыз.
Район исеменнән егетләргә баштагы мәлдә кирәкле әйберләр салынган рюкзаклар бүләк иттеләр.
Сүз ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захаровага бирелде. Аның чыгышы бик тәэсирле булды. Ул барлык депутатлар исеменнән яңачишмәле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре алдында баш иеп, аларга озын гомер теләде һәм алардан яшь буынга беркайчан яңа сугыш афәтләре чыгармаслык итеп, үзләренең сугыш чорында күргән михнәтләре, сугыш ачысы турында сөйләп-аңлатуларын үтенде. Призывникларга мөрәҗәгать итеп, аларның игътибарын Татарстан егетләренең үз хәрби бурычларын һәрчак лаеклы үтәүләренә юнәлдерде. Әлеге чараны оештыручыларга: район башлыгы Вячеслав Козловка, район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсаховка, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семенякка, "Шешминка" биючеләр төркеме җитәкчесе Светлана Пьянзинага рәхмәт белдереп, һәммәсенә дә Рәхмәт хатлары тапшырды, алар үзләренең егетләрен хәрби хезмәткә озатуны лаеклы төстә башкару өчен меңнәрчә мөмкинлекләр табалар, диде. -Татарстанлыларның үзләренә карата һәрчак ышаныч һәм хөрмәт хисләре уятулары турында зур хәрби кешеләр А.П. Моловствов һәм А.В. Пичушкиннар да сөйләделәр. Аерым алганда якташларыбызның яхшы хезмәт итүләрен телгә алдылар.
Бүгенге призывниклар үзләренең хәрби бурычларын үтәүгә мораль яктан әзер булып баралар: 30 проценты - югары белемле, тагын 60%ы колледжлар һәм техникумнар тәмамлаган, һөнәрләре бар һәм, иң мөһиме, хезмәт итәргә теләп баралар. Шуның өчен, әлбәттә, Яңа Чишмәдә яшьләргә патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнүчеләргә - район башлыгы Вячеслав Козловка, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семенякка, "Аҗаган" яшүсмерләр клубы директоры Гөлшат Габетдиновага, Яңа Чишмә гимназиясендә ТИН (ОБЖ) дәресе укытучысы Рамил Баһауетдиновка, Екатерина мәктәбенең ТИН укытучысы Александр Хорьковка һәм башка күп кенә педагогларга зур рәхмәт. Барысына да ТР Оборона министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
-Сезгә Россия өчен гади булмаган вакытта хезмәт итәргә туры киләчәк, барыгызга да кайгыртучан командирлар насыйп булуын, ныклы исәнлек, өегездә сезне яраткан кешеләрегезнең көтеп калуларын телибез, - диде, сүзен тәмамлап, Андрей Пичушкин.
Призывникларның әти-әниләренә дә сүз бирделәр, һәр ана үз үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде, һәм һәр яңгыраган чыгышта бер үк сүз, бер үк теләк иде: лаеклы хезмәт итеп, сау-сәламәт өйгә әйләнеп кайтулар насыйп булсын.
Яңа Чишмә Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм БСМ бию коллективлары матур җырлары һәм биюләре белән призывникларның һәм барлык кунакларның кәефләрен күтәрделәр. Бәйрәм азагында район башлыгы строевой хәзерлек смотрындагы иң яхшы чыгышлар, иң яхшы күргәзмә һәм иң яхшы кыр кухнясы өчен дипломнар тапшырды
.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X