«Алар минем өчен балалар кебек»
Гөлназ Каракаева — өлкәннәргә җылылык бүләк итүче кеше
Моннан алты ел элек ул монда очраклы рәвештә килгән, ә хәзер аны «кызым», «сеңелем» яки «оныгым» дип атыйлар. Һәм аның елмаюыннан башка үз тормышларын күз алдына да китерә алмыйлар.
Картлар һәм инвалидлар интернат-йортының үз кануннары бар. Очраклы кешеләр монда озак эшли алмый. Директор Залина Лизунова әйтүенчә, биредә көчле рухлылар гына кала. Гөлназ Каракаева кебекләр.
«Чакырдылар – килдем. Китәргә җыенмыйм»
Гөлназга 35 яшь, 24 июньдә 36 яшь тула. Аның өч баласы, ире, йорты, үз мәшәкатьләре бар. Интернат-йортка очраклы рәвештә диярлек эләккән: «Эшкә чакырдылар да килдем. Менә алты ел инде монда. Ошады. Өлкәннәрне карау ошый, алар бит балалар кебек. Авырлыкларга карамастан, китәргә җыенмыйм».
Хезмәттәшләре һәм директор бертавыштан: Гөлназ – актив, җитез, аралашучан, диләр. Тыйнак һәм җаваплы. Беркайчан да ялда яки больничныйда кемнедер алыштырудан баш тартмаячак. Хәзер ул, махсус өйрәтү узгач, әби-бабайларны карауда ярдәмче булып эшли, ләкин параллель рәвештә кер юучы эшен дә башкара. Арыганлык турында бер генә зарлану да юк, киресенчә, эш никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак, ди ул.
Гөлназ эшендә иң мөһиме — процедуралар үткәрү һәм памперслар алыштыру түгел. Иң мөһиме – җан.
Интернат-йортта Гөлназны һәрвакыт «Оксана» һәм «сеңелем» дип йөртә торган бер кеше булган. Аны үзенең яраткан сеңелесенә охшаткан. Ул аны кулыннан тотып: «Оксана, сеңелем», - дип дәшәр өчен генә дә чакыра.
— Алар белән аралашканда, барысы да туганнар кебек якын була, - ди Гөлназ.
- Кайчагында биредә яшәүчеләрнең берәрсе кырынырга, чәч кистерергә, хәтта юынырга да теләми, - дип сөйли Залина Наильевна. - Әмма Гөлназ һәрвакыт күндерә. Ягымлы сүз белән. Ул һәрвакыт яхшы кәефтә, әбиләр һәм бабайларга берәр шаян сүз әйтеп куя да аларның да кәефе күтәрелә.
Гөлназ үзе көлә:
- Шаяртмыйча булмый. Кайвакыт өйдә проблемалар була, ләкин мин аларны бусага артында калдырам. Монда елмаеп киләм. Ә процедураларга үгетли-үгетли шаяртам: «Әйдә, кадерлем, кырынсаң, матураерсың, без синең белән шунда ук Төркиягә китәрбез. Путевка алырбыз!»
Володя Баранкин белән аларның туган көне бер көндә. Узган ел юбилейларын билгеләп үткәннәр: бабайга 75, Гөлназга – 35. Быел Гөлназ аңа шул ук Төркиянең комлы ярында компания төзергә вәгъдә иткән:
-Ничек булса да синең белән туган көннәребезне анда билгеләп үтәрбез әле. Туристлар кебек барып кайтырбыз.
Зур гаилә: оныкларның туган көннәрен дә беләләр
- Биредә яшәүчеләр – безнең тормышның бер өлеше кебек. Без алар турында, алар безнең турыда кайгырта. Алар хезмәткәрләрнең кайсы ялга киткәнен беләләр, көтәләр, борчылалар, сагыналар. Кемнең балалары армиягә киткән, кемнең өйләнгәнен беләләр. Туган көннәребез генә түгел, оныкларыбызның туган көннәрен дә хәтерлиләр! - ди Залина Лизунова.
Хезмәткәрләрдән берәрсе бер көн булмаса, шунда ук сизәләр: «Ә син кичә булмадыңмы? Бер-бер хәл булдымы әллә?» - диләр.
Гөлназ раслый:
- Бусагадан атлап кергәндә, сине кочакларын җәеп каршы алалар. Бер-ике көн күрешмәсәләр дә кочаклыйлар. Әгәр мин юк икән – инде «прогул» куялар. Көн саен күрергә күнеккәннәр.
Кайвакыт физик яктан авыр түгел
Гөлназ дөресен әйтә:
- Монда кайчак физик яктан түгел, ә мораль яктан арыйсың. Өйгә алҗып кайтасың. Бөтен уйлар - эштә. Ирем кайвакыт: «Әйдә, син интернатта түгел, өйдә кайтып җит инде, - ди.»
Кризислар да була, башкаларныкы кебек үк: кайчакта барысын да җиңеп чыгарга көч җитмәс кебек тоела. Барысын да ташлыйсы килә. Ләкин аннары үткәреп җибәрәсең.
- Куганчы эшлим, - дип көлә Гөлназ.
Аның эш көне иртәнге 7дән яки сигезенче яртыдан башлана: үзе булдыра алмаганнарны юынырга, ашатырга, коляскада утыручыларны иртәнге ашка җибәрергә, аннары җәяү йөрергә җыярга, гигиена процедуралары үткәрергә, көнаралаш кырындырырга, кухняда ярдәм итәргә. «Беркайчан да кул кушырып утырмыйбыз», - ди Гөлназ.
Көч белән түгел, наз белән
Гөлназның үзенчәлекле сәләте – һәркемгә якын килә белү. Ул белә: карт кешеләр кечкенә балалар кебек, тәртип бозгалап та алалар. Бераз тәрбияләргә туры килә. Ләкин кычкырырга ярамый — иркәләп кенә.
Процедуралар вакытында аралашу бара. Әби-бабайлар үзләренеке белән уртаклаша, Гөлназ үзе турында сөйли. Бер-берсенә психологик яктан ярдәм итәләр.
Интернат-йортта төрле милләт кешеләре: руслар, татарлар, чуашлар яши. Гөлназ русча һәм татарча сөйләшә, ә хәзер әкренләп чуаш телен үзләштерә. Башта аерым сүзләр, аннары тулы фразалар – теләсә кайсы милләт вәкиленә монда уңайлы булсын дип тырыша.
Шул ук вакытта ул беркайчан да өлкәннәрне «син» дип атамый, хәтта аерма нибары ике-өч ел булса да. Бу тәрбиядән – үзенең яраткан әбисеннән.
«Әбием өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтте. Һәм хәзер картларның барысы да минем өчен – аның кебек».
Гөлназның үз тарихы бар. 7 нче сыйныфтан ул әбисе белән үсә — әнисе шәһәрдә эшли. Әбисе аны өлкәннәр белән ничек сөйләшергә, хөрмәт итәргә, ничек кайгыртырга өйрәтә. Хәзер картлар йортында әби-бабайлар аны «кызым» яки «оныгым» дип йөрткәндә, Гөлназның күңеле җылына да, бер үк вакытта ямансулана да.
Аның яраткан әбисе олы кызы белән бергә юл-транспорт һәлакәтендә һәлак була. Ул чакта Гөлназның үз гаиләсе һәм олы кызы була инде.
- Алар мине шулай атаганда, мин әбине искә төшерәм, - ди Гөлназ акрын гына.
Гаилә - терәк
Элек тәүлекләр буе эшләгәндә, ире бераз канәгатьсезлек белдергәләгән. Ковид вакытында ике атнага интернат-йортта изоляциягә эләккән. Өченче балага ул вакытта өч яшь була. Ире Рамил өч баланы үзе тәрбияли. Аңа үз әти-әнисе дә, Гөлназныкылар да ярдәм итә.
Хәзер балалар үсеп җиткән инде: Алинә тугызынчы сыйныфка, Ислам — дүртенче сыйныфка, кечесе Данис икенче сыйныфка барачак. «Аларны мәктәпкә җыю – нервыларны кузгата инде, — дип көлә Гөлназ. - Ләкин монда килгәндә бөтен нервларымны капка артында калдырам».
«Алар үзләре минем кәефемне күтәрә»
- Әби-бабайларым минем кәефсез килүемне шундук сизәләр һәм минем кәефне күтәрергә тырышалар. Һәм гадәттә барып чыга. Алар мине яраталар. Берәү дә бер тапкыр да зарланмады.
Залина Лизунова йомгаклап болай диде:
- Биредә яшәүчеләргә ярату һәм хөрмәт белән караганда, алар бу тормышта үзләрен кемгәдер кирәк кебек тоя. Юкка яшәмибез, дип уйлый. Монда нинди булып керәләр – карарга кызганыч, аның каравы соңрак ниндигә әйләнәләр. Боларның барысына да Гөлназ кебек хезмәткәрләр ярдәмендә ирешелә.
«Башка эштә мин үземне күз алдына да китерә алмыйм»
Социаль хезмәткәр көненә багышланган район чарасында Гөлназ Каракаеваны намуслы хезмәте һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге хезмәтләре өчен ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләячәкләр.
- Башка эштә мин үземне күз алдына да китерә алмыйм, — ди ул. - Монда көн саен ниндидер яңалык, бертөрлелек юк. Һәм иң мөһиме – мин монда кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев