Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар онытылырга тиеш түгел

Яңа Чишмә ЭЭБнең ветераннар Советы рәисе Вәлиҗан Мөхсинов элеккеге коллегаларының каберләренә бару традициясе турында яза.

- Без, ЭЭБ ветераннары, моны һәр җәй эшлибез, бакыйлыкка күчкәннәргә хөрмәт күрсәтәбез һәм алар турында истәлекләрне саклыйбыз. Күптән түгел 20 июньнән 22енә кадәр без авыллардагы зиратларны кабат әйләнеп чыктык.

Беренче көнне Яңа Чишмә районы буйлап йөрдек. Тубылгы Тауда безнең дүрт хезмәттәшебезнең кабере бар: Җәүдәт Хәйруллин, Фәнүс Мөбарәкшин, Минтаһир Юзумханов һәм Фәрит Шәйхелисламов, Ленино авылында Тихон Митрюхин һәм Владислав Лавров, Әдәмсә авылында Әнәс Гайнатуллин, Марат Кәримов, Сергей һәм Григорий Шишкин, Бакташ поселогында Мөдәрис Агмалов, Яңа Чишмә авылы зиратында Виталий Попков һәм Валентин Шешолин җирләнгән урыннарда булдык.

Икенче һәм өченче көннәрдә безнең юл күрше районнарга юнәлде. Нурлат янындагы Курманай авылында милиция подполковнигы Сәгыйт Сәгыйров җирләнгән, ул 1983 елда Яңа Чишмә районы оешканнан бирле РЭЭБне оештырган һәм 1992 елга кадәр аңа җитәкчелек иткән кеше. Чирмешән районында Әмир авылындагы Шәүкәт Талипов һәм Кармыш авылындагы Имаметдин Ногманов каберләренә, Күтәмәдә шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган милиция лейтенанты Николай Якунин каберендә, ә кире кайту юлында Сөлчә Баш зиратында Рафаэль Ногманов җирләнгән каберлектә булдык.

Һәр каберлектә чүп үләннәрен утадык, кирәк булган урыннарда коймаларны буяп, утыртылган чәчәкләргә сулар сиптек һәм үзебез алып килгән чәчәкләрне куеп, һәр ветеранны бер минутлык тынлык белән искә алдык.

Нигездә, барлык каберләр җыештырылган һәм чүп үләннәре чабып алынган иде. Аларны даими кайгыртучыларга – каберлекләрне карап торучыларга, әлбәттә, беренче чиратта, туганнарына һәм якыннарына рәхмәт. Мөселман коллегаларыбыз өчен без  мәчеткә, ә православие динендәгеләр өчен чиркәүгә сәдакалар бирдек.

Әлбәттә, бүген аларның безнең белән булмаулары бик кызганыч. Кайчандыр без иңгә-иң куеп эшләдек,  уңышларыбызга шатландык, уңышсызлыкларны бергә кичердек. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Мин ЭЭБнең ветераннар Советы рәисе буларак, әлеге чарада катнашкан ветераннарга рәхмәт әйтәм. Алар - Нур Сафиуллин, Рафис Фәттахов, Рәис Гыйззәтуллин, Нәкыйп Галиев, Николай Барсуков һәм Марат Хәйруллин. Безнең ветераннар оешмасының барлык әгъзалары да (26 кеше) әгъзалык взносларын бирү генә түгел, ә мондый чараларда үзләренең дә катнашуларын телибез. Элек бергә эшләгән бердәмлек хисләре кимемәсен иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев