Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар үз хәрби бурычларын үтәгән

15 февральдә Әфганстан территориясендә хезмәт иткән сугышчы-интернационалчылар Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Искәртеп узабыз, 1979 елдан 1989 елга чаклы Әфганстанда кораллы низагларны хәл итүдә районнан 39 кеше катнашкан.


Ел саен бу көнне сугышчы-интернационалчылар Әфганстанда һәлак булган якташларын – Николай Калошинны (Красный Октябрь авылында туып-үскән) һәм Виталий Норкинны (Өргәнчә авылында туып-үскән) һәм вакытсыз арабыздан киткән тагын алты егетне искә алып, һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салалар.
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу алдыннан без хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм локаль конфликтларда катнашучылар советы рәисе Виктор Калмыков белән очраштык һәм сугыштан соң күп еллар үткәч ветераннарның ничек яшәүләре турында сөйләвен үтендек.
- Виктор, район территориясендә күпме ветеран - әфганчы яши һәм алар ни белән шөгыльләнә?
- Яңа Чишмә районы территориясендә Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 31 ветеран яши. Җитештерүнең төрле өлкәләрендә берничә ел эшләп, бүген инде сәламәтлеге буенча инвалидлыгы булганнар да бар. Күпләр хезмәт итүләрен дәвам итә һәм, шуны да билгеләп үтәргә кирәк, һәркем үз авылының җәмәгать тормышында, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнаша. 
-Ветеран-интернационалчылар Советы 10 елдан артык эшли. Сезнең иҗтимагый оешма ни белән шөгыльләнә? 
- Безнең совет, беренчедән, безнең проблемаларны хәл итүдә ярдәм итү өчен кораллы конфликтларда һәм локаль сугышларда катнашучыларның барысын да бергә берләштерү өчен төзелде, чөнки күпләр моңа мохтаҗ иде. Бергәләп эшкә урнашу, торак алу, балалар бакчаларында урыннар алу һәм алар өчен ташламалы түләү мәсьәләләрен хәл иттеләр, ветераннарыбызны дәвалауга акча җыйдылар һ.б. Совет районда патриотик чаралар оештыра һәм үткәрә, бик еш кына ветераннар үзләре бу чараларның иганәчеләре дә булалар. Әмма бүген өч “әфганчы” торак шартларын яхшырту буенча ярдәмгә мохтаҗ. Бу мәсьәлә уңай хәл ителер дип уйлыйм.  
- Тыныч вакытта ветеран-әфганчылар күрсәткән хезмәтләр ничек билгеләп үтелә?
- Безнең егетләр бүләк көтми, алар өчен бүләк –  үз туганнарының һәм әйләнә-тирәдәге кешеләрнең бәхетле йөзләрен күрү.  Шулай да без биш иң актив элекке сугышчы - әфганчыларның фамилияләрен ТР Дәүләт Советына тәкъдим иттек һәм якын араларда аларга лаеклы бүләкләр тапшырылачак.
- Әлеге юбилей көнен ничек билгеләп үтәсез?
- Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел булу – бу гомуми бәйрәм һәм аны һәр җирдә билгеләп үтәләр. Мисал өчен, 11 февральдә Түбән Кама шәһәрендә Халык иҗаты йортында Оренбургтан “Контингент” төркеменең зур концерты булды, ул элекке сугышчы-интернационалчылардан тора. Безнең егетләрнең күбесе әлеге концертта гаиләләре белән булды. 15 февральдә Яңа Чишмә паркында митинг булачак һәм һәйкәлгә чәчәкләр куелачак, ә аннары РМЙ да бәйрәм концерты була, теләге булганнар рәхим итсен.
Ветераннар советы барлык "әфганчыларны” юбилей датасы белән котлый, аларга сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшләрендә һәм яшьләрне тәрбияләүдә уңышлар һәм ветераннар Советы белән элемтәне югалтмауларын тели.
Әңгәмәне Лариса
 ФЕДОРОВА алып барды. Автор фотосы

    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев