Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Александр һәм Александра Скоковлар: илле ел бергә

    Бары тик чын мәхәббәт кенә гомерлек була ала.

    «Һәр кеше җиргә үз бәхете белән туа, аны көтәргә кирәк, гашыйк булуны мәхәббәт дип кабул итәсе түгел. Чөнки чын мәхәббәт кенә мәңгелек», - дип саныйлар Александр һәм Александра Скоковлар.

    Аларның беренче очрашуы 1964 елда ВЛКСМ әгъзаларына кабул итү узган кабинетта - Яңа Чишмә мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары чиратында булган.

    «Мин озын чәчле матур кызны күрдем дә күзләремне аннан ала алмадым, аның артыннан үзе сизмәсен өчен, яшерен генә күзәттем.  Һәм кинәт кабинеттан нәкъ шундый ук кыз килеп чыкты. Бу минем йөрәккә икеләтә «удар» булды», - дип сөйли Александр Алексеевич, беренче очрашуны искә алып.

    Соңрак мин игезәкләрнең исемнәрен - Шура һәм Аня Холиналар икәнлеген белдем. Без таныштык, танышлык дуслыкка әверелде, ә минем яктан, хәтта мәхәббәткә дә. Шураның егете булган - аның күршесе һәм сыйныфташы. Мин аларга комачауламадым, ул үсеп җиткәч, аны яратуымны әйтермен дип көттем».

    Һәм Александр шушы көнне 7 ел көткән. Алар кабат 1971 елда очрашалар: институтны тәмамлаганнан соң егет Куйбышев исемендәге колхозда ветеринария табибы булып эшли, ә кызны РҮХдән бер айга Петропавел Бистәсенә фельдшер итеп җибәрәләр.

    Александра Николаевна үз бәхетенә каршы ясаган беренче адымны искә ала:

     «Мин анда барырга теләмәдем, мине Яңа Чишмәдәге үз эшем тулысынча канәгатьләндерә иде, әмма җитәкчелек күндерде. Һәм менә мин - бер айга дип барган кыз, анда 13 елга калдым. 1972 елның 15 гыйнварында без өйләнештек. Мин әнием теләгенә каршы бардым, тик ул минем сайлавым белән килеште һәм киләчәктә үз киявен яратты».

    Яшь гаиләгә күп нәрсәне кичерергә туры килә. Болар - көнкүрештәге хәлләр дә (ярыклардан төтене чыгып торган мич, сусыз һәм газсыз иске йорт), авыл фельдшерының җиңел булмаган эше (авырулар янына төнге чакырулар, транспорт булмау), веттабибның сирәк булган ял көннәре (колхоздагы терлекләр саны берничә мең баш исәпләнгән). Әмма боларның барысын да алар (һөнәри генә түгел, өйдәге эшләрне дә) бер-берсе белән аңлашып, кулга-кул тотынышып җиңеп чыгалар.

    Еллар үткән һәм һәр ел  үзгәрешләр алып килгән: үз йортлары төзелгән, балалар туган, Скоковлар һөнәри тәҗрибә туплап, эш урыннарын алыштырганнар. Мәхәббәтләре чын булганга, бу үзгәрешләр аларга һәрвакыт яхшылык кына китергән.

    Скоковлар үз мөнәсәбәтләрен  үзләре тәрбияләнгән гаиләләр үрнәгендә төзегәннәр. Шулай килеп чыккан инде, икесенең дә әниләре кыюрак, ә әтиләре зирәгрәк булган.  Үз гаиләләрендә алар чамасы белән  зирәк тә, кыю да булырга тырышканнар.

    «Улларым Николай һәм Сергейны тәрбияләүдә әти ролен беркайчан да киметмәдем. Кечкенәдән киңәш яки ярдәм сорарга әтиләре янына җибәрдем: әтиегез булышыр... әтиегез аңлатыр...», - дип сөйләп алды Александра Николаевна.

    «Ә мин улларыма, ә хәзер инде оныкларыма да һәрвакыт: бөтен кешеләр белән гадел булырга, беркемне дә рәнҗетмәскә, бигрәк тә хатын-кызларга, аналарга карата ихтирамлы булырга кирәк дип әйтә килдем. Әйткән сүзеңдә торырга, гаиләңне сакларга кирәк дигән киңәшләремә  алар колак салганнардыр дип уйлыйм.

    Үз ярларын улларым үзләре сайлады, Галина һәм Наташа безнең күңелгә хуш килделәр. Шуңадыр да безнең бер-бер артлы биш оныгыбыз туды, улларыбыз үз гаиләләрендә бәхетле, дип уйлыйбыз».

    Бу көннәрдә Скоковлар гаиләсе юбилей - алтын туйлары уңаеннан котлаулар кабул итәләр.

    Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: