Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Александр Романов: «Яңадан тәрбияләүгә караганда, вакытында тәрбияләү яхшырак»

Педагогик хезмәт ветераны Александр Семенович Романовка 12 ноябрьдә 90 яшь тулган

Александр Романов Яңа Чишмә районының Тавель авылында туып-үскән (хәзер бу җирлек Түбән Кама районына керә).  Мәктәптә ул һәрвакыт укуга омтылышы, дисциплиналылыгы һәм хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торган.

Армия хезмәтен Германиядә үткән. 1958 елның мартында армиядән кайткач, Александр Семеновичны иҗтимагый хокук тәртибен саклау министрлыгы органнарына хезмәткә чакырганнар. 6 елдан артык ул участок милиционеры булган. Җинаятьчелеккә каршы көрәшеп, хокук бозучылар белән эш алып барганда, милиционер кешене яңадан тәрбияләүнең күпкә авыррак, тәрбияне балачактан - мәктәп эскәмиясеннән башлау яхшырак булуын аңлаган. 

1964 елда ул Казан педагогика институтына укырга кергән һәм, хезмәттән киткәч, Ленино авылының сигезьеллык мәктәбенә химия һәм биология укытучысы булып эшкә килгән.  

Архангел мәктәбе директоры итеп аны 1972 елда билгеләгәннәр. Александр Семенович хатыны Матрена Алексеевна һәм дүрт яшьлек улы Володя белән Ленино авылыннан Архангел Бистәсенә күчеп килгән. Аларга мәктәп ишегалдындагы торакны биргәннәр, ә бу җитәкче өчен бик уңайлы булган.

Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, пенсионер Лидия Михайловна Забелина бу елларны искә алып, менә ниләр сөйли:

«Архангел мәктәбенә эшкә мин 1974 елда килдем һәм мине анда ачык йөз белән мәктәп директоры - Александр Семенович Романов каршы алды.  Аның хатыны Матрена Алексеевна да мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли иде. Алар игелекле һәм ягымлы, бик тә позитив, мәрхәмәтле һәм хезмәт сөючән кешеләр. 30 ел бергә эшләү һәм Романовлар гаиләсе белән аралашу дәверендә алар турындагы фикерем үзгәрмәде. Мин хәзер дә ул вакытларны җылылык белән, сагынып искә алам», ди.

    Ул бар эшкә батыр булган

Ул елларда Архангел мәктәбе 5 бинадан торган, шуларның 4се - агач йортлар (утын ягып җылытылган), берсе - кирпечтән салынган бина (күмер белән җылытылган). Ә яшь укытучылар өчен аерым өйчек булган. Һәр бина ел саен уку елына зур әзерлек таләп иткән: бу эшләргә җылыту өчен утын һәм күмер әзерләү, мичләрне тикшерү һәм ремонтлау, тәрәзәләрне һәм ишекләрне җылыту, электр системасының куркынычсызлыгын тикшерү һәм башкалар кергән.  

Мәктәп директоры эшләрне оештыру белән генә шөгыльләнмәгән, эшче куллар җитешмәү сәбәпле, ул үзе дә барлык эшләрдә катнашкан. Кайчакта директорның катнашуы ниятләнгән эшләрнең ахырына кадәр үтәлүе өчен дә кирәк булган. Александр Семеновичка мәктәп эшләре буенча еш кына Чистайга барырга туры килгән. Күпләр аның кечкенә генә иске мотоциклын хәтерлидер дә әле, ул аның белән Ленино авылына кадәр килгән һәм мотоциклын шунда калдырып, Чистайга «попутка» белән йөргән.

Иң яраткан дәресләр

Химия һәм биология дәресләре ул елларда белем алучы укучыларның яраткан дәресләре була. Һәр дәрестә Александр Семенович тәҗрибәләр, тикшеренүләр үткәрә, балаларны материалны өйрәнү процессына оста җәлеп итә, биология дәресләрен табигатьтә дә үткәрә, мәктәп укучылары белән, өлкәннәр кебек үк, әдәпле сөйләшә. Аның дәресләреннән балалар бик канәгать калганнар.

Аның үзенчәлекле сыйфаты - шаян булуында, ләкин шаяртуларында кимсетү дигән нәрсә, гомумән, булмаган.  Беркайчан да бер генә чараны да калдырмаган, спортмы ул яки нинди дә булса бәйрәм көнеме. Беркая да кысылмаган, фәкать, тәртипне, чара барышын гына күзәткән, анализ ясаган.  Ә чара үткәч, оештыручыларга ипләп кенә үз киңәшен әйткән: «Ә сез икенче юлы менә шулай эшләп карагыз...», дигән.  Күпләр Александр Семеновичның эстетик зәвыгын билгеләп үтте, ул аның киемендә, аралашуында, үзе ясап укучыларга һәм укытучыларга бүләк иткән фотографияләрендә дә чагыла. 


Шәфкатьлелек - ул аларның гаиләсендә

Педагогик хезмәт ветераны Александр Семенович Романовка 12 ноябрьдә 90 яшь тулган

Александр Семеновичны исенә төшергәндә, аның хатыны Матрена Алексеевнаны искә алмый мөмкин түгел. Ул да Яңа Чишмә районы бетерелгәч һәм статистик исәпкә алу үзәге таркалгач эшкә килгән. Озайтылган көн төркемендә тәрбияче булып эшләгән, башлангыч сыйныфларда дәресләр алып барган. 1985 елда балалар бакчасы мөдире итеп күчерелә, 1997 елда пенсиягә чыга. 

Бу дус һәм үрнәк гаилә иде. Романовлар һәрвакыт бер - берсенә ярдәм итешеп яшәде, ә аларның балалары Володя (1968 елгы) һәм Надежда (1974 елгы) укуда һәм иҗатта талантлы балалар булды. Бу бигрәк тә Надяда нык сизелде, ул артистлар кебек, бик матур җырлый иде. Соңыннан педагог һөнәренә укый.  Ә Владимир нефть компаниясендә шәп белгеч булып китә.    

Матрена Алексеевнаның шәфкатьлелеге турында 70нче еллар укучыларының барысы да белә. Дәресләр арасындагы тәнәфесләр вакытында чәй эчәргә теләгән барлык балалар өчен дә ул аны зур кәстрүлдә кайнатканын искә төшерәләр (барысына да җитсен өчен!) һәм рәхәтләнеп хуш исле тәмле чәйне кружкаларга сала иде. Өстәвенә, бөтен кешене буш вакытларында  үзе пешергән пирожкилары белән сыйларга яратты. Авылдашлары аның, бакча мөдире буларак, эш буенча Чистайга баруын (аңа транспорт бүлеп бирәләр иде), беркайчан да беркемгә дә алар өчен нәрсәдер сатып алып кайту үтенечен кире какмавын, рюкзаклар, сумкалар, ә кайчакта капчыклар тутырып, һәркемнең заказларын үтәп кайтуын да онытмыйлар. 

  Аннан башка тормыш шатлыгы сүнә 

Александр Семеновичның сәламәтлеге какшау аркасында аңа үзенең яраткан эшен, фотога төшерү һәм балык тоту белән мавыгуларын туктатырга туры килә. Һәм шулай итеп, якын туганнары һәм яраткан хатыны Матрена Алексеевна гына аның күңел күгендә шатлык чыганагы булып кала. 

Хатыны 2024 ел башында вафат була.  Шул вакыттан алып Александр Семеновичның тормышы бөтенләй икенче якка үзгәрә, сәламәтлеге кинәт какшый: ишетүе, сөйләшүе дә начарлана. Ләкин хәтере яхшы. Күп кенә сорауларга ул ирония белән, элеккечә үк шаярып җавап бирә.  Үз гомерендә тоткан иң зур балык турындагы сорауга, Романов чын балыкчылар кебек: «Иң зур балык  - кармактан ычкынганы иде», - дип җавап бирде һәм сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды.

Юбилярны 90 яшьлек юбилее белән котлаганда, без аның вакыйгаларга һәм яхшы кешеләр белән очрашуларга бай озын гомер бүләк иткән алтын «балык» тотканына, һичшиксез, ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев