Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Александр Сударкин: «Яхшы хезмәт иттек»

Без күптән түгел генә армиядә хезмәт итеп кайткан яңачишмәлеләр турындагы язмаларны тәмамлыйбыз.

Яңа Иванаево авылыннан Александр Сударкин үзенә лаеклы эшче һөнәрне сайлый. Екатерина мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач, Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенә укырга керә һәм насос җайланмалары машинистына укый. Диплом алгач, белгечлеге буенча «Нижнекамскнефтехим» ААҖдә эшли башлый. Армиягә бик теләп хезмәт итәргә китә. Ватанга хәрби бурычны никадәр иртәрәк үтәсәң, шулкадәр яхшырак, дип саный, шуңа күрә 18 яше тулгач, хезмәт итәргә киткән.
Хәрби хезмәткә чакыру медкомиссиясендә Александрның сәламәтлеген иң югары категорияле («А») дип таныйлар һәм Севастополь шәһәрендәге шефлыкка алынган «Сәмум» корабына хезмәт итәргә алалар.
- Хезмәт итүе әйбәт иде, - ди Александр. - Минем белән бер үк вакытта «Сәмум»га якташларым: безнең авылдан туганыбыз Максим Сударкин һәм Ленинодан Вячеслав Кондеев та чакырылган иде.

Шулай ук Алексеевск районыннан, илнең төрле почмакларыннан, хәтта Бурятиядән һәм Якутиядән килгән егетләр дә бар иде. Командирлар яхшы иде.
Александр корабльнең электромеханик хәрби частендә моторист булып хезмәт итә. Хезмәтенә намуслы каравы өчен командование аңа өлкән матрос званиесе бирә. 
Александр әйтүенчә, алар куелган сугышчан бурычларны намус белән үтәү өчен тырышып хезмәт итәләр. Көзен корабль командасы составында ул Феодосиядә - артиллерия атуларында хәрби өйрәнүләрдә катнашкан.

Дөрес, «Сәмум» даими катнаша торган Хәрби-Диңгез Флоты хөрмәтенә оештырылган парадта булырга Александр өлгермәгән: бер ел хезмәт иткәч кайткан, 2021 елның 7 июнендә демобилизацияләнгән. Аның каравы Кара диңгез дулкыннарында берничә тапкыр балык тотарга туры килгән. Александр үзенең иптәшләре белән бервакыт диңгезгә - ераккарак китеп, зур тешле балык тотканнарын искә төшерде. Бу могҗиза - бик сирәк очрый, чөнки Яңа Чишмә сулыкларында андыйлар юк. Соңыннан ачыкланганча,  элмәккә кыска чәнечкеле акула эләккән булган икән... 
Саша сүзләренә караганда, армия аңа күп нәрсә биргән: ул ышанычлырак, җаваплырак, шул исәптән физик әзерлек планында да нык кешегә әверелгән. Дуслары да арткан. «Дембель»дән соң Александр элеккеге эш урынына кайта. Сменалап эшли, түләү дә лаеклы. Ул канәгать. Түбән Камада бер кыз белән таныша, инде бер ел очрашып йөриләр. Аларның исемнәре дә бертөсле: Александра Николаевна һәм Александр Николаевич. Кыз Тимирясов исемендәге КИУда укый. Александрга хәзер 20 яшь кенә әле һәм алга таба тормыш ничек булыр, вакыт күрсәтер, ди ул.
Хезмәт характеристикасында командирлар Александр турында бары яхшы сүзләр генә язган. «Өлкән матрос А.Н. Сударкин үзен тәртипле, башкаручан хәрби хезмәткәр итеп танытты. Хезмәт вазыйфаларын намус белән башкара, үзенең белгечлеген ярата. Профессиональ әзерлек яхшы. Куелган бурычларны вакытында үти, шул ук вакытта инициатива һәм тырышлык күрсәтеп эшли. Хезмәт күрсәтелә торган матди частьне төзек хәлдә тота. Командирларга карата әдәпле, тәрбияле. Хәрби дисциплинаны бозу очраклары булмады. Тыныч, сабыр, аралашучан, хезмәттәшләре арасында абруй казана. Хезмәт сөючән, тырыш. Рухи яктан тотрыклы. Хәрби серне саклый белә». Командование хәтта Александрны көч структураларында (ЭЭМ, ФСБ, ГТХМ, РФ ТК һәм РФ ВС) җитәкчелек вазыйфаларына тәкъдим итә.
Шуңа да карамастан, «сәмумчылар»ның әниләре хезмәт вакытында уллары өчен нык кайгырганнар, һәр ана үз баласы өчен борчыла шул. 
«Бер генә көн дә йөрәк тыныч булмады, - диде Александрның әнисе Лариса Валерьевна. - Көн саен аның өчен борчылдым. Өстәвенә без ковидлы 2020 елга туры килдек. Севастопольгә килгәч, егетләрне бер айлык карантинга урнаштыралар, бу вакытта телефоннарын алалар. Максим һәм икенче егет Вячеслав коронавирус белән авырып китә һәм аларны медсанчастькә күчерәләр, өйгә шалтыратырга рөхсәт итәләр. Мин аларның әниләре белән элемтә тоттым, алар миңа улларының барысы да тәртиптә, дип шалтыратып тордылар. Минеке бит беренче атналарда элемтәгә чыкмады, йөрәгем чыга дип тордым. Шуннан соң мин хәрби комиссариатка - Алексей Иванович Мельников янына барып: «Нигә Сашадан хәбәрләр юк?», - дим. Тик соңыннан гына улымның чирләмәгән булуын һәм медсанчастьтә ятмаганын белдем - телефоны булмаган икән. Карантиннан соң аларны корабльгә күчергәч, телефоннарын бирделәр һәм без еш аралаштык. Пандемия елында ата-аналарга аларны элеккеге еллардагы кебек, барып күрергә рөхсәт итмәделәр. Барысы да тәртиптәме - юкмы икәнлеген белергә Валентина Николаевна Семеняк кына барды. Ул аннан кайткач, безне тынычландырды, бераз җиңелрәк булып китте. Бер елдан улым кайткач, сөенеп туя алмадым. Күп сөйләмәде. «Барысы да әйбәт булды, әни!» генә диде. Уллары армиядә хезмәт итүче барлык әниләргә дә, балалары исән-сау кайтсын дип, телим».
Рәсемдә: Александр (уңда) һәм Максим Сударкиннар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев