Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алтын куллы тимерче

Ярты гасыр чамасы гомерен яраткан һөнәренә багышлаган Яңа Чишмә авылы кешесен икеләнмичә атаклы тимерче дип атарга мөмкин. Яңачишмәле Иван Михайлович Благовещенский ХХ партсъезд исемендәге туган колхозында тимерчелектә эшләгән. Алтын куллы, күркәм холыклы, эш сөючән Иван Михайлович авылдашларының ихтирамын һәм яратуын казанган. Ольга ИВАНОВА Ул тимерчелектә эшләгәндә колхозның авыл хуҗалыгы техникасының...

Ярты гасыр чамасы гомерен яраткан һөнәренә багышлаган Яңа Чишмә авылы кешесен икеләнмичә атаклы тимерче дип атарга мөмкин. Яңачишмәле Иван Михайлович Благовещенский ХХ партсъезд исемендәге туган колхозында тимерчелектә эшләгән. Алтын куллы, күркәм холыклы, эш сөючән Иван Михайлович авылдашларының ихтирамын һәм яратуын казанган.
Ольга ИВАНОВА
Ул тимерчелектә эшләгәндә колхозның авыл хуҗалыгы техникасының төзек эшлисенә шикләнмиләр. Кыр эшләре вакытында ул механизаторлар белән кырда була, эретеп ябыштыру агрегаты да үзе белән, шунда ук ремонтлый да, җитди ватылу булса, төзәтергә остаханәсенә алып кайтып китә. Алны-ялны белми, иртәдән кичкә кадәр эшлфи, урып-җыю чорында төннәрен дә, иртәнге чык төшкәнче, комбайннар эштән туктаганчы эш урыныннан китми. Үзенең эш урынын (ә ул элекке Нагорный мәктәбе бинасында урнашкан), станокларын, инструментларын үрнәк тәртиптә тота. Беррәттән ул слесарь, эретеп ябыштыручы, бакырчы, калайчы, кургаш белән эш итүче һөнәрләрен дә үзләштерә, аларны камил белә. Колхоз абзарларында күпме ат дагалый, яңачишмәлеләргә күпме тимер капка куя! Иван Михайлович беркайчан да һөнәренә бәйле ярдәмен сорап килүчеләргә ярдәм итми калмый. Тыйнак, риясыз кеше беркайчан хезмәте өчен түләү сорамый. Казанда һөнәр училищесында укыганда ук ул һөнәрен камил белә, ул чакта ук мастеры сәләтле укучысын күреп, "мин синнән кеше ясыйм" дип вәгъдә итә. Училищены тәмамлаганда бары тик Иванга гына югары 5 нче разряд бирәләр, иң югарысын - 6 нчысын ул Яңа Чишмәдә ала. Эшкә билгеләнү буенча ике ел ул Казандагы үзйөрешле комбайннар заводында эшли, армия хезмәтеннән соң аны мастер итеп күчерергә җыеналар. Тик язмышы аны кабат туган якларына кайтара. 7 елдан соң (училище, завод, армия) ул апасының хәлен белергә кайта һәм апасы аны авылда калырга күндерә.
-1943 елны мин, апам Наталья һәм энем Александр - без ятим калдык. Шул елны бер-бер артлы әни белән әби үлеп киттеләр, әти инде 4 ел элек үлгән иде. Миңа ул чагында - 10, энекәшемә - 6, апама - 13 яшь иде, ул безнең әниебез урынына калды. Ул да, мин дә колхозда эшли башладык, мин фермада терлек караучыларга булыштым. Тормыш безне бердәм булырга өйрәтте. Китүемнең сәбәбе дә эшче һөнәре алу теләге көчле булудан иде, - дип сөйли ул. Берничә дистә ел ул бөтен Яңа Чишмәдә бердәнбер һәм алыштыргысыз белгеч була. Һәрчак тәртипле, үз эшен әйбәт белгән белгеч вакыт белән исәпләшми армый-талмый хезмәт куя. Аның "Фидакарь хезмәт өчен" медальләре, "Бишьеллык ударнигы" билгеләре байтак . Колхоз таралса да, тимерчелек чәчкечләр, культиваторлар ремонтлавын, чүкү, тимер эшләрен дәвам итә (инде "Козлов В.В." КФХ-да), чөнки Иван Михайлович үз эш урынында кала. 1989 елны рәсми рәвештә пенсиягә чыга, әле көч-куәте бар чагында 2000 елга чаклы эшен дәвам итә. Аның гомуми эш стажын исәпләсәң бик күп чыга. Илебезгә, Яңа Чишмә җиренә һәм кешеләренә ул 58 ел хезмәт итә! Үзе өчен ул нибары 12 ел яшәгән булып чыга, инде яше олыгайгач (киләсе елга гыйнварда аңа 80 яшь тула) авырулары да арткан. Шулай да бирешми, улы Александрга һәм оныкларына терәк булырга тырыша. Юля белән Света инде зурлар, икесе дә югары белем алган. Юля якында гына яши, бабасы янына килеп, булышып йөри. Иван Михайловичның тол калуына да 6 ел узган, йортын, өен, бакчасын күрсәң, искитәрлек, хуҗаларга, хуҗабикәләргә үрнәк алырга мөмкин. Гадәти булмаган пөхтәлек, җыйнаклык, үрнәк тәртип һәм чисталык гаиләдә нәселдән килә. Иван Михайлович күп еллар элек үзе төзегән өен киләчәктә үзгәртеп корырга планнар кора.
Әңгәмәбез азагында ул ихластан үзенең фикерен җиткерде һәм ул сүзләр - алтын:
- Мин үземнең тормышымнан канәгать. Кабат яшьлегемә кайта алсам да тимерче булыр идем. Бу һөнәрне табуыма шатмын, бәхетлемен. Шушы эшкә күпме гомеремне багышлавымны, бер көн дә аны ташламавымны кызганмыйм.
Нинди генә һөнәрне сайласа да, Иван Михайлович, аның хезмәткә булган мөнәсәбәте үзгәрмәс иде, чөнки аның холкы шундый. Аның күпьеллык фидакарь хезмәте, үз эшенә тугры калуы яшьләр өчен үрнәк булып тора. Бу аралашучан, игелекле шәхесне урамда да еш очратырга була. "Кул-аякларны яздырырга телим", - дип елмая ул. Яңа Чишмәдә шундый шәп кеше - Иван Михайлович Благовещенский яши, аннан бары яхшылыкка гына өйрәнергә мөмкин. Шундый кешеләр күбрәк булса, дөньябыз да ямьлерәк булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев