Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

АНА КАПИТАЛЫ АКЧАЛАРЫ БЕЛӘН ВУЗДА БАЛАНЫ УКЫТУ ҺӘМ СТУДЕНТЛАР ТУЛАЙ ТОРАГЫНДА ЯШӘҮ ӨЧЕН ТҮЛӘРГӘ МӨМКИН

Уку йортларына кабул итү кампаниясе алдыннан Пенсия фонды ана капиталы акчаларын югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында балаларны укыту өчен җибәрү мөмкинлеге турында искә төшерә.

Моны маткапиталга хокук биргән балага өч яшь тулганда эшләргә була. Белем бирү оешмасы Россия территориясендә булырга һәм белем бирү хезмәтләре күрсәтүгә лицензиягә ия булырга тиеш. Ана капиталы белән гаиләдә теләсә кайсы баланың белем алуын түләп була, ләкин ул уку башланган көнгә 25 яшьтән дә өлкәнрәк булырга тиеш түгел. Ана капиталы белән эш итү турында гаризаны РПФның клиент хезмәтенә, шулай ук Россия Пенсия фонды һәм дәүләт хезмәтләре порталы сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша бирергә мөмкин. Үзе белән шәхесне раслаучы документ, белем бирү оешмасы раслаган түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтүгә килешү күчермәсе булырга тиеш (килешү сертификат хуҗасы белән төзелергә тиеш). МСК акчалары белән шулай ук баланың тулай торакта яшәвен дә түләп була. Моның өчен тулай торакта торак урыны найм килешүе тапшырырга кирәк, ул түләү кертү суммасын һәм срокларын, шулай ук баланың тулай торакта яшәү фактын раслаучы мәгариф оешмасыннан белешмә күрсәтергә тиеш. Килешү ана капиталына сертификат хуҗасы белән төзелергә тиеш. Россия Пенсия фонды ана (гаилә) капиталы акчаларыннан айлык түләү хокукын тормышка ашыру мөмкинлеге турында искә төшерә. Түләү өчен иң беренче чиратта түбән керемле (гаиләдә бер кешегә 1,5 яшәү минимумыннан кимрәк) гаиләләр икенче бала туган очракта 2018 елның 1 гыйнварыннан мөрәҗәгать итә ала. Түләү балага 1,5 яшь тулганчы бирелә. Ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Шул ук вакытта сертификат алу һәм аның акчалары белән эш итү вакыты чикләнмәгән. 2019 елда ана капиталы күләме 453 мең сум тәшкил итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев