Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ана капиталы турында нәрсә белергә кирәк

Ана (гаилә) капиталы-2007 елдан 2021 елга кадәр икенче бала туган(өченче яки аннан соңгы бала туган) (уллыкка алынган), икенче бала туганда (уллыкка алынганда) бу акчаларны алу хокукы рәсмиләштерелмәгән булса) Россия гаиләләренә дәүләт ярдәме чарасы.


Ана (гаилә) капиталы күләме 453 026 сум тәшкил итә. 
Файдалы фактлар: 
- ана (гаилә) капиталын алу хокукы бары тик бер тапкыр гына бирелә; 
- ана (гаилә) капиталы дәүләт тарафыннан индексацияләнә, аның күләмен үзгәртү сертификат алмаштыруга китерми; 
- Россия Пенсия фондына икенче (өченче яки аннан соңгы бала туганнан (уллыкка алынганнан) соң ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты бирү турындагы гариза белән мөрәҗәгать итү срогы чикләнмәгән; 
- ана капиталы акчаларын (бер өлеше) файдалану турында гариза икенче (өченче яки аннан соңгы) бала туганнан соң өч ел үткәч (уллыкка алу) теләсә кайсы вакытта бирелергә мөмкин. 
Әгәр ана капиталы акчаларыннан торак кредиты яки займ буенча беренчел взнос түләүгә, шулай ук торак сатып алу яки төзү, баланы (балаларны) карап тоту һәм (яки) баланы (балаларны) карап тоту өчен түләүгә, мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларга, инвалид баланы (инвалид балаларны) социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү өчен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алуга яки ай саен түләүгә төп бурыч һәм процент түләүгә файдаланырга кирәк икән, бу сертификат алу хокукы барлыкка килгәч, бала туганнан яки уллыкка алынганнан соң теләсә кайсы вакытта капиталдан файдаланырга була; 
- ана (гаилә) капиталы физик затлар кеременә салынган салымнан азат ителә; 
- сертификат шәхесне раслаучы документ булганда гына гамәлдә;
- сертификат хуҗасы вафат булганда, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәндә, үз баласына (балаларына) карата җинаять кылган очракта, шулай ук баланы уллыкка алуны кире какканда, гамәлдән чыгарыла; 
- сертификатны югалткан очракта аның дубликатын алырга була; 
- ана капиталы акчаларын акчасыз исәп-хисап буенча гына алырга була. 
Акчага әйләндерүнең теләсә нинди схемалары законсыз дип санала. Шул ук вакытта ана капиталы сертификатына ия булучы – акчага әйләндерү схемаларында катнашырга ризалашкан кеше – хокукка каршы акт кылуга бара икән, бу очракта ул да дәүләт акчаларын максатсыз файдалану факты буенча җинаять кылуда катнашучы дип танылырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев