Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ана капиталыннан ай саен түләү

2019 елның беренче кварталында РПФ ның Яңа Чишмә клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) ана (гаилә) капиталына 11 сертификат тапшырды.


Элеккечә үк сертификатларны куллануның иң популяр юнәлеше булып торак шартларын яхшырту кала – 2019 елда әлеге юнәлеш буенча МСК белән эш итү турында 10 гариза буенча 4 млн. сумнан артык акча күчерелгән. Моннан тыш, балаларга белем бирү өчен МСК чаралары белән эш итү турында гариза белән 9 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 8се 225 мең сумнан артык суммага балалар мәктәпкәчә учреждениеләрендә булган өчен түләгән.  Белем бирү хезмәтләре өчен түләү күрсәтмәләренең артуы 2018 ел башыннан программага төзәтмәләр кертелү белән аңлатыла, алар, сертификатны рәсмиләштергәннән соң ук, гаиләләргә балаларны мәктәпкәчә белем алуга акчаларны файдалану буенча өч еллык чикләүне төшереп калдырдылар. 
Россия Пенсия фонды ана (гаилә) капиталы акчаларыннан айлык түләү хокукын тормышка ашыру мөмкинлеге турында искә төшерә. Түләү өчен иң беренче чиратта түбән керемле (гаиләдә бер кешегә 1,5 тапкыр яшәү минимумыннан кимрәк) гаиләләр икенче бала туган очракта 2018 елның 1 гыйнварыннан мөрәҗәгать итә ала. Түләү балага 1,5 тапкыр яшь тулганчы бирелә. Гаиләләргә уңайлы булсын өчен түләү билгеләү турында гаризаны бала туганнан соң 6 ай эчендә бирергә мөмкин – акчалар шушы вакыттан узган вакыт өчен түләнәчәк. Гариза биргәндә 6 айдан соң түләү мөрәҗәгать иткән көннән билгеләнә.
Гаилә 2019 елда түләү хокукына ия булу-булмавын аңлау өчен, соңгы 12 календарь ай эчендә гаилә кеременең гомуми суммасын алырга, аны 12гә бүләргә, ә аннары гаилә әгъзалары санына, шул исәптән туган икенче баланы да кертеп, бүләргә кирәк. Әгәр алынган күләм Татарстан Республикасында хезмәткә яраклы гражданинның 1,5 тапкыр яшәү минимумыннан кимрәк булса (2019 елдан – 14 034 сум), РПФ на барырга һәм айлык түләү алу өчен гариза тапшырырга була.
Ана капиталыннан түләү күләме гаилә яшәгән төбәккә һәм узган елның 2 кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез. Ягъни 2019 елда гариза белән мөрәҗәгать иткән гаиләләр өчен түләү күләме Татарстан Республикасында 2018 елның 2 кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез – 8896 сум тәшкил итәчәк.
Шуны истә тотарга кирәк: 2018 елда гариза биргән гаиләләрнең айлык түләүләр күләме 8 490 сум тәшкил итәчәк. Әмма бер елдан соң, акча бирү турында яңа гариза бирү өчен, РПФның клиент хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә кабат мөрәҗәгать итәргә кирәк, шуннан соң түләү күләме 8 896 сумга үзгәрәчәк.
Ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылган. Ягъни ана капиталына хокук алу өчен  бала 2021 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка (кызлыкка) алынган булырга тиеш. Шул ук вакытта сертификат алу һәм аның акчалары белән эш итү вакыты чикләнмәгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев