Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Анна Петровичева: «Мин кечкенәдән үк әрсез»

    15 майда Петровичева Анна Адамовна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

    Анна Петровичева Сосновка авылында туган. Әти-әнисе иртәдән төнгә кадәр эштә булганга, аңа тагын өч кечкенә баланы да карарга калдырганнар. 
    Аня түти Сосновка мәктәбенең 4 нче сыйныфын тәмамлаган, аннары колхозда өлкән апалар белән беррәттән хезмәт куйган. Сугыш чоры бит, ир-атларның барысы да фронтта, ә хатын-кызлар һәм яшүсмерләр кырда эшләгән.
    «Ат кебек җигелеп эшләдек, үлән ашадык - ди Анна Адамовна, - икмәге исә безгә бик сирәк эләкте. Бервакыт бүреләр атны талаган иде, алардан калганны колхозчылар авылга алып кайттылар, ә  колхоз рәисе безгә шушы калдыклардан аш пешерергә кушты. Ашадык - җирәнмәдек».  
    1945 елда Анна иптәшләре белән торф чыгару эшенә китә, ярты елдан соң алар яланаяк һәм ябыгып, өйләренә кайталар. 
    «Өйдә озак ял итәргә туры килмәде: колхоз малларын карарга куштылар. Ә минем сәнәк тотарлык та хәлем юк иде.  Ничек кенә авыр булмасын, яшьлек үзенекен итте, ял иткән арада шаярдык, җырладык, гашыйк булдык, кемдер кияүгә чыкты...», - дип сөйли юбиляр.
    1955 елда Анна үзе дә кияүгә чыга, кызлары Любаша туа, Анна Адамовнага аны үзенә генә үстерергә туры килә, чөнки ире тиздән каты авырудан үлеп китә. 
    Аның әрсезлеге шушы авыр хәлдә дә югалып калырга ирек бирми. 
    «Мин яшьтән үк кыю булдым», - ди Анна Адамовна. – Башта кечкенә энеләрем һәм сеңелемә күз-колак булдым, аннары аларны күршедәге усал малайлардан якладым. Кыскасы, сүз артыннан кесәгә кермәдем, һәрвакыт үземнең хаклы булуымны исбатлый алдым. Кызымны тәрбияләдем, йорт төзедем, ишегалды тулы терлек асрадым, колхозда атлар, дуңгызлар, бозаулар карадым, ссуда да түләдем».
    Үзенең беренче бүләген - «Халык хуҗалыгындагы уңышлары өчен» медален Анна Адамовна 60 нчы елларда алган. Аннары алар тагын арткан. Анна Адамовна барлык медальләрен дә кадерләп саклый. Сосновкадан Яңа Чишмәгә күченгәндә дә аларны югалтмаган. 
    Озак вакыт дәвамында Анна барлык уңайлыклары булган ике катлы йортка - дүрт стена арасында яшәүгә ияләшә алмаган. Аны берни дә сөендермәгән. 
    «Төн уртасында уянам да елыйм, өйгә кайтасым килә. Сосновкадагы йортны сүткәннән соң бушап калган урынга көн саен диярлек барып йөрдем.  Фатирга озак ияләшә алмадым.  Хәзер исә булган уңайлыкларга, социаль хезмәткәрләрнең кайгыртуына, район хакимиятенең миңа булган игътибарына сөенеп туя алмыйм.  Минем ярдәмчем Вера бар, мин аның белән кызым кебек барысы турында да сөйләшеп утырам. Ә үз кызым Люба Казаннан еш кайта, гел шалтырата, минем  хәлемне аның  дус кызлары да белешеп тора».
    Анна Адамовнаны якынлашып килүче юбилее белән котлап, аның шундый ук оптимист булып калуын телибез. Сезнең тормыш юлыгыз - бүгенге яшьләр өчен хезмәт сөючәнлек һәм чыдамлык үрнәге.

    Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: