Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

... Аннан буш кайтып булмый

Шимбә көнне, 16 ноябрьдә, Яңа Чишмәдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды. Ул, гадәттәгечә, гөрләп узды, көне дә кояшлы, җылы иде.

Яңа суйган ит - иң сатыла торган товарны ярминкәдә тиз арада алып бетерделәр. Дуңгыз итен 220-240, сыер ите - 300-320, каз һәм үрдәк ите – 400, тавык итен 200 сумга сатып алырга мөмкин иде. Сыер итеннән фарш-350, дуңгызныкы – 300, ысланган сало - 390, тозланган сало 350 сум иде. Узган ярминкәдәге кебек, Ивашкинодан алып килгән кәбестәне дә килограммын 15 сумнан яхшы алдылар.
 Тиздән кыш җитә, шуңа да ярминкәдә җылы кием дә күп сатылды.  Бу - Волгоград кәҗәсе йоныннан бәйләнгән калын шәлләр, косынкалар, «паутинка» - шәлләр (1000 сумнан 2500 сумга чаклы). Шулай ук ыштаннар, безрукавкалар, кофталар, шарфлар, оекбашлар, гольфылар, бияләйләр, кәҗә мамыгыннан, эт һәм дөя йоныннан оек-оекбашлар да бар иде. Әлмәт эшмәкәре Яңа Чишмә районына беренче тапкыр бу товар белән килгән һәм, аның сүзләренә караганда, үкенмәгән – сорау күп булган. Читтән килгән башка эшмәкәрләрнең дә шуның ише товарларын сатып алучылар байтак булды.
Самарадан килгән сатучылар ит һәм сөт продукциясе: берничә төрле казылык, сыр, эремчек, куертылган сөт, атланмай һ.б. лар тәкъдим иттеләр. Алар әле 3 сорт алма да саттылар (50 шәр сум). Җирле сатучының берсе 100әр сумнан виноград, хөрмә, алма, помидор, кыяр, туңдырылган күркә боты (280 сум) һ.б. белән сату итте.
Сарайларны тулыландыру өчен «Зубов А.В.» КФХдан дуңгыз балалары (3 мең сумнан),  Акъярдан көрән тавыклар (240 сумнан) һәм бройлер тавыклары (340 сумнан) сатылды. Булган һәм сатып алынган терлекне ашату өчен  «Закрома» ҖЧҖ (Красный Октябрь авылы) үсемлекчелек продукциясе алып килгән. 20 шәр капчык бодайны һәм арпаны берьюлы 400 сумнан сатып алып бетерделәр. – Берсен сынау өчен үлчәдек - 55 кг булып чыкты, - дип билгеләп үтте фирма вәкиле. 300 сумнан (капчыгы) борчак, 600 сумнан көнбагыш, 300 сумнан берничә капчык солы да тиз арада сатылды. – Тарттырганнан соң, тавыклар өчен дә, башкалар өчен дә катнаш азык булачак, - диде сатып алучы.
Яңа Чишмә гимназиясе винегрет, салатлар өчен әзер җыелмалар: полиэтилен пакетларга салынган пешерелгән бәрәңге, чөгендер һәм кишерләрне сатуга чыгарган. Бер җыелма-50 сум.  Бик җайлы, өйгә кайтасың, шунда ук әзерләп, табынга куясың.
Кыскасы, ярминкәдә халык бик актив булды, байтак нәрсәләр сатып алды, шулай булмыйни, ярминкә бит ул, аннан буш кайтып булмый.
Калган фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз.

Ольга ИВАНОВА.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев