Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аның хакында хатирәләр мәңгегә күңелемдә калачак

Бөек Ватан сугышында җиңү яулаганга 70 ел тулган көн якынлашып килә. Мин, җир шарында бу вакыйгага битараф калган кеше юктыр, дип уйлыйм. Ул чакларда бик зур, иксез-чиксез илебезнең сугыш афәте кагылмаган бер генә йорты да калмагандыр. Бүген мин инде бакыйлыкка күчкән, йөрәгемә якын кешеләр турында сөйлисем килә.

1891 елда туган әбием - Темникова Евдокия Федосеевна безнең белән, безнең өчен яшәде, ул дүрт оныгына икенче әни булды. Иң кечесе мин булгангадыр, ул минем дустым да иде. Әти белән әни гел эштә булдылар, шунлыктан балачагым әби янәшәсендә үтте. Озакка сузылган авыр сугыш еллары әбиемне дә нык сынаган. Сугыш башлануга 1916 елда туган олы улы Михаил Степановичны сугышка алганнар, ул инде аңарчы да армия хезмәтен үтеп, финнар белән сугышта катнашкан булган. 1942 елны ире - фин сугышында яраланып 47 яшендә инвалид булып калган Степан Иванович та сугышка киткән. Бабамны озатып бер атна үтүгә минем әтием (18 яшьлек егет) Григорий Степановичны сугышка алганнар. Әбием ике яшь баласы - Федор һәм Настя белән (бүген берсе генә исән) торып калган. Бабам белән Миша дәдәйгә туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмаган. Степан Иванович әлегә чаклы хәбәрсез югалган санала (соңгы хәбәре 1943 елның гыйнварында Мәскәүдән килә). Михаил Степанович турында да тәгаен берни мәгълүм түгел, ул да хәбәрсез югалган, бәлки әсирлектә һәлак булгандыр. Тик берничә ел элек "Мемориал" БМБ-ның электрон базасы пәйда булды. Шунда мин бер хәрби әсирнең немец һәм рус телләрендә язмалары белән лагерь картасына юлыктым. Мине немецларның төгәллеге һәм пөхтәлеге гаҗәпләндерде, картада кан төркеменә һәм резус-факторга кадәр күрсәтелгән (мин әле үземнекен дә хәтерләмим). Аннан мин архивариус белән элемтәгә кереп түбәндәге мәгълүматларны ала алдым: "Кызылармияче Темников М.С. 1941 елның 20 июлендә Белоруссиянең Дубровно районында әсирлеккә төшкән. Башта 316/А фронтшталагта тотылган, аннан 4Б лагерь шталагына күчерелгән - ул исә Мюльберг (хәзерге Мюльберг -Эльбада - ФРГ-ның Саксония федераль җирендә) шәһәрендә урнашкан, лагерь саны - "130185". 1941 елның 10 октябреннән формаль рәвештә - "Флоссенбюрг" эшче командасы составында коллар хезмәтен башкара, 1941 елның 15 октябреннән, шулай ук формаль рәвештә, Бавария шәһәре Вайденда (ул Верхний Пфальц) урнашкан 13Б шталаг лагеры тоткыны статусында булган. Әмма, чынлыкта, ул 1941 елның 10 октябрендә "Флоссенбюрг" СС концлагерына юк итүгә җибәрелгән булырга охшый. Соңрак, шушы лагерь белән кызыксынып, генерал Карбышев та шуның аша узганын ачыкладым, бу лагерьда фашистлар хәрби әсирләр өстендә экспериментлар үткәргәннәр. Картада аның үлеме - 1.11.41 дип күрсәтелгән, димәк Миша дәдәйгә 25 яше туларга 6 көн калган була. Якыннарым һәм туганнарым язмышына шундый авыр сынаулар туры килгән. Шулай да язмыш Темниковлар гаиләсен бераз кызганган күрәсең. Әтием Григорий Степанович укчы вазыйфасында Көнчыгышка НКВД гаскәрләренең 205 полкына җибәрелә, аннан кавалерист вазыйфасында 54 нче Приаргуньский чик буе отрядына эләгә. Япон самурайлары белән сугышларда катнаша. Бөек Ватан сугышы беткәч, СССР чикләрен саклый, 6 елдан артык хезмәт итеп, 1948 елның 24 декабрендә азат ителә. Хәрби званиесе- ефрейтор, 1945 елдан КПСС әгъзасы. 1996 елның 8 маенда вафат булды. Әти сугыш вакыйгалары турында сөйләргә яратмый иде.
Ул сөйләгәннәрдән исемдә калганы шул: ул японнар басып алган Шурфовая авылын азат итүдә катнашкан, Аңарчы анда безнең чик сакчысы Виталий Козлов әсир төшкән булган. Авыл йортларының берсендә аны тапкан вакытта (әтием сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмый иде) Виталий агачка бәйләнгән, штыклар белән тәнен теткәләп бетергәннәр, аккан каны күлләвек хасил иткән була. Авыл халкы сүзләренә караганда, аны бик каты җәзалыйлар,(кулларын сындыралар, тырнак асларына инәләр тыгалар), чик сакчыларының планнары турында мәгълүмат алырга тырышалар. Тик ул "Я советский!" дигән сүздән башка сүз ычкындырмый. Бернигә дә ирешә алмаган японнар, аны йортка алып чыгып, агачка бәйлиләр һәм штыклар белән кадый башлыйлар. Бу батыр йөрәкле сугышчы Байкал асты чик буе округының "Заргол" заставасында хезмәт итә торган була, әтием дә шунда була. Нәтиҗәдә, Григорий Степанович хезмәт иткән чакта ук бу заставага В.Ф. Козлов исеме бирелә.
Өлкән буынга төшкән сынаулар шундый була. Тик алар сынмыйлар, барысына да түзәләр, намусларын, дәрәҗәләрен төшермиләр. Яу кырларында башларын салганнары да, Җиңү яулап кайтканнары да, туганнарының, якыннарының үлем хәбәрен алып та алны-ялны белми басуларда, фермаларда, завод-фабрикаларда хезмәт куйганнары да - бар да Кеше булып кала алганнар. Сезнең алда без түбәнчелек белән баш иябез. Мин исә үзем белгәннәрне сөйләүне бурычым дип саныйм. Яшь буынга җиңүнең ниләр бәрабәренә яулануын аңлатасым килде. Күк йөзебез һәрчак аяз булсын иде.
Туганнарым истәлеге күңелләремдә мәңге яшәр.
Николай ТЕМНИКОВ,
Волчья Бистәсе авылы
Темников Г.С. икенче рәттә, уңнан беренче, 1942 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев