Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Архангел Бистәсендә юллар проблемасы чишелә

2019 елда Архангел Бистәсендә халыктан 115800 сум акча җыелган, бу авыл җирлеге бюджетын 579000 сумга тулыландырырга мөмкинлек биргән.


Үзара салым буенча җыелган барлык сумма максатчан файдаланылды, атап әйткәндә, авыл зиратына керү юллары һәм машина кую урыннары төзүгә 350 мең сум акча тотылган.
- Безнең юлларның бу өлешен әйбәт халәткә китерү зарурлыгы күптән туды, - ди җирле авыл кешесе Анна Николаевна Старова. – Биредәге юл күтәрелебрәк (үргә менгән кебек) тора иде, әмма яңгырлы, тайгак вакытларда йөрү, зиратка килү бик авыр иде. Хәзер исә җәяүлеләр өчен дә, транспорт өчен дә юл тигез, шулай ук машина кую урыны да бар.
144 мең сум акча авылны төзекләндерүгә, шул исәптән юл кырыйларын чабуга һәм урамнарны кардан чистартуга, ягулык-майлау материаллары сатып алып, ташландык урыннардан һәм зиратлардан чүп-чар чыгаруга, аншлагны реконструкцияләүгә һәм урнаштыруга, 85 мең сум акча Бистәдәге ЗСО (санитар сак зонасы) документларын рәсмиләштерүгә һәм скважина өчен түләүгә тотылган. Проект халыкка су бирү өчен скважинага лицензия булдыру өчен кирәк.
Халык җыенында авыл җирлеге башлыгы Нина Сердюк үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында җентекле хисап белән чыгыш ясаячак.  Шунда ук ул үзара салым буенча сумманы 500 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәчәк. Чөнки бу елларда байтак эшләр башкарылган һәм халыкта башкарылган эшләргә карата шелтәләр булмаган.


Лариса ФЕДОРОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев