Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Архивлар - безнең тормышыбызның чын тарихы

2018 ел - архивчылар өчен әһәмиятле ел. Россиянең Дәүләт архив хезмәтенә 100 ел тула. Яңа Чишмә районы башкарма комитеты каршында архив бүлеге 1983 елдан эшли:  ике иркен бүлмәдә түшәмнән алып идәнгә кадәр стеллажларда төрледән-төрле 88 фонд саклана.

Бүлек начальнигы Надежда Емельянова  алар белән 6 ел эшли инде һәм теләсә кайсы кирәкле папканы, китапны эзләп алу аңа кыенлык тудырмый. Аның хезмәтен компьютер да җиңеләйтә, фондлар турында информация дә шунда кертелгән.
- Саклау урыннарында барлыгы  12951 эш бар,  - дип сөйләде ул. - Алар  арасында колхозлар һәм совхозлар, оешмалар, шэ, КФХ-дагы хезмәткәрләрнең шәхси составы буенча документлар (приказ китаплары һәм хезмәт хакларын исәпләү ведомстволары),1983 елдан 1993 елга кадәр  район тормышы турында 44 фотодокумент, оешмалар, авыл җирлекләренең статистика отчетлары, рус һәм татар телендә район газетасы подшивкалары һ.б. бар. Һәр авыл җирлеге, һәр оешма буенча аерым фонд һәм Бөек Ватан сугышы буенча 7 документтан торган архив коллекциясе һәм шәхси 7 документ бар.
- “Шәхси“ дигәне нәрсә аңлата?
- Бусы инде кешеләрнең шәхси документларын архивка тапшырырга теләүләре. Мисал өчен, бездә М.М. Пищулинның шәхси архивы саклана: автобиографиясе,  сугышта катнашучы медаленә карата таныклыгы, хәрби комиссариаттан котлау хатлары, “Халык мәгарифе отличнигы“ таныклыгы, Мактау грамоталары, укытучылар коллективы белән төшкән фотосы һ.б. Кемнәрнең иске (бик күптәнге) фоторәсемнәре, шәхси документлары, Бөек Ватан сугышы уңаеннан кызыклы документлары бар,үзегезнең оныкларыгыз өчен архивка мәңгелек саклауга китерә аласыз.
- Сез ничек уйлыйсыз, безнең тормышта архив зур роль уйныймы?
- Әлбәттә, мисал өчен,  пенсия яше җиткәч, инвалидлык буенча, ташламалы стаж, туендыручысын югалткан очракта, әгәр дә оешма бетерелгән икән, барысы да стажны  яки хезмәт хакын раслау өчен архивка мөрәҗәгать итә. Кызганычка каршы, бетерелгән оешмаларның барысы да үзләренең архивларын тиешенчә сакламаган һәм алар югалган. Без аларны эзләү белән шөгыльләнәбез. Хәзер, нигездә, барлык архивлар да табылган, фәкать кайбер КФХ, ШЭ документларын табасы гына калды. Шәхси состав буенча документларның кайдалыгы турында нинди дә булса информация белүчеләр бар икән, архив бүлегенә хәбәр итүләрен сорыйбыз. “Сельхозхимия“ архивы белән бездә  проблема бар иде, хәзер ул табылды инде. Әмма райПО документлары тулы  күләмдә табылмады. Шунысы начар,  менә шуларның барысы аркасында кешеләр интегә. Хәзер гражданнарга уңайлы булсын өчен республиканың  теләсә кайсы архив бүлекләренә стаж һәм хезмәт хакы турындагы  запросларны күпфункцияле үзәк яки дәүләт хезмәтләре сайты аша бирергә мөмкин. Сорала торган сканер аша чыгарылган документ шәхси электрон почтага җибәрелә, аннан Россия почтасы аша кәгазь вариантта җибәрелә.
- Архив бүлеге тагы нинди хезмәтләр күрсәтә?
- Бүлек барлыгы 3 дәүләт һәм 5  муниципаль хезмәт күрсәтә, - бу ябылучы оешмаларның шәхси составы буенча документлар кабул итү, архивлар эшендә һәм эш башкаруда документларны әзерләү буенча методик ярдәм (без үзләрендәге архив материалларын безгә тапшыручы оешмаларга курьерлык итәбез, кайберләре үз документларын Казанга баш оешма архивларына җибәрә); архив документлары торган урынга кагылышлы сораулар буенча гражданнарга консультация (киңәш) бирү; уку залында эшләү өчен файдаланучыга (килүчегә) архив  документлары бирү. Һәм, әлбәттә инде, иң таләп ителгән хезмәт - безнең  архив фондларыннан архив документларының күчермәләре, архив белешмәләре һәм архив өземтәләрен бирү.
- Сездә карталар белән, “яшерен“ грифы белән һәм әһәмиятле документлар бармы?
- Кагыйдә буларак, 1963 елдан башлап 1987 елга чаклы җирләрне бүлеп бирү буенча барлык эшләр карталар һәм генераль схемалар  белән теркәлгән: юллар төзелеше, нефть үткәргечләрнең электр-химик сакланышы, колхоз һәм совхозларның файдаланыла торган җирләрен яхшырту, җир төзү эшләре һ.б. “Яшерен“ грифы белән документлар юк, ә менә бер ай элек бер документ Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының архив эше буенча эксперт-тикшерү  методик комиссиясе тарафыннан “аерым әһәмиятле“ буларак танылган. Бу фронттан килгән хат, 1942 елда туганнарына атап  гарәп графикасы белән язылган, Зирекле авылы  кешесе Хәбиров Зәйнулла Хәбир улы хаты. Сугышка кадәр автор “Янга тормыш“ колхозында ат караучы булып эшләгән, ә 1939 елда Мәскәүдә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә безнең район данын яклаган. Кызганычка  каршы, ул 1942 елда һәлак була. Узган ел без кызыклы документлар кабул иттек - 1934 елдан башлап 1939 елга чаклы Ленино, Екатерина, Петропавел, Тубылгы Тау һәм Әдәмсә авыл Советларының хуҗалык китаплары. Әгәр кемдә дә булса моңа охшаш документлар бар икән, аларны безгә китерегез. Моның белән сез туган  як тарихына үз өлешегезне кертәсез, аны киләчәк буыннар өчен саклагыз. Әлегә безнең шәҗәрә һәм метрика кенәгәсе буенча фонд юк, әгәр кешеләр инициатива күрсәтсә, ул чакта бездә саклауга куюда бер генә нәсел агачы булмастыр, мөгаен. Кем белә, бәлки аларда гаиләләрдәге якын кардәшлек урнашыр. Безнең бурыч - архив тарихи -вакыйгалар һәм иҗтимагый - сәяси тормыш мәгълүматлары чыганагы һәм аны  саклаучы булсын, архив  материалларын өйрәнеп кешеләр үз халкының чын тарихын һәм мәдәниятен белсен өчен без фондны тулыландырырга тиеш.
Әңгәмәне Ольга 
ИВАНОВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X