Армиягә студентлар эскәмиясеннән алынган
«Хезмәт итүем белән горурланам»
Беляев Михаил Михайлович, Петропавел Бистәсе
«Мине 1973 елда, Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укыганда, студентлар эскәмиясеннән Совет Армиясе сафларына чакырдылар.
Хезмәт итәргә Архангел өлкәсенә Мирный шәһәренә җибәрделәр. 2 ел хәрби-һава көчләрендә рядовой солдаттан башлап өлкән сержант званиесендә хезмәт иттем. Армия мөстәкыйль, тәртипле булырга өйрәтте.
Кыскасы, армиягә хезмәт итәргә килгән егетләр башта бик үк кыю булмыйлар, соңрак кына чын ир-егеткә әвереләләр: физик яктан ныгып, сугышчан һәм сәяси әзерлек күнекмәләренә ия булалар. Нәкъ менә армиядә без үз Ватаныбызның патриотлары булдык.
Армиядән соң техникумда укуны дәвам иттем, 1978 елда тәмамладым. Куйбышев исемендәге колхозда бригадир ярдәмчесе булып эшләдем. Ә 1989 елдан 2021 елга кадәр авыл мәктәбендә ТИН, технология һәм физкультура укытучысы идем.
Хатыным Вера Анатольевна да мәктәптә укытучы. Без ике бала үстердек: бер ул һәм бер кыз. Ә хәзер безнең оныкларыбыз Роман һәм Глеб үсә. Алар да чын ирләр булырлар, дип уйлыйм һәм дөньяда бик тиздән тынычлык булачагына ышанам».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев