Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Армиядә һәм ЭЭМ органнарында хезмәт узу иминият стажына кертелә

Яңа Чишмә районында яшәүче 400гә якын кешенең индивидуаль шәхси счетларын тулыландыру планлаштырыла

Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте тарафыннан пенсия хокукларын исәпкә алу тулылыгын тәэмин итү максатларында гражданнарның (1960 елгы һәм аннан яшьрәк ир-атлар, 1965 елгы һәм аннан яшьрәк хатын-кызлар) шәхси счетларын хәрби хезмәт узу чоры турында белешмәләр, шулай ук аңа тиңләштерелгән башка хезмәт турында мәгълүматлар белән тулыландыру эше алып барыла.

Мәсәлән, эчке эшләр органнарында, җинаять-башкарма системасы учреждениеләрендә һәм башка хезмәт органнарында хезмәт итү, 12.02.1993 ел, 4468-I РФ Законында каралган.*
«Иминият пенсияләре турында» 28.12.2013 ел, 400-ФЗ Федераль закон нигезендә хезмәт итү чоры иминият стажына исәпләнә. Шул ук вакытта чакырылыш буенча армиядә хезмәт итү чорында 1 ел хезмәт итү исәбеннән пенсия коэффициентлары 1,8 коэффициент билгеләнә.
Индивидуаль шәхси счетыңның торышы турында мәгълүмат белән сайтта «шәхси кабинет» та танышырга мөмкин www.gosuslugi.ru һәм (яки) «Иминләштерелгән затның шәхси кабинетында» РФ Пенсия фонды сайтында.
Хәрби хезмәт узу чоры, шулай ук аңа тиңләштерелгән башка хезмәт чоры турында мәгълүматлары шәхси лицевой счетта булмаган гражданнарга РПФга индивидуаль (персональләштерелгән) исәпкә алу белешмәләрен төзәтү һәм индивидуаль шәхси лицевой счетка төгәллекләр (өстәмәләр) кертү турында гариза һәм хәрби хезмәт үтү фактын раслаучы документлар (хәрби билет, хәрби комиссариат белешмәсе һәм башка документлар*) белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кирәкле документларны алганда РПФ белгечләре тарафыннан аларның хокукый бәясе үткәреләчәк һәм шәхси счет хезмәт узу чорлары турында белешмәләр белән тулыландырылачак. Кирәк булганда, белгечләр сезнең хезмәт чорын раслаучы документларны сорап алуда ярдәм итәчәкләр..
*
«Хәрби хезмәт, Эчке эшләр органнарында, Янгынга каршы дәүләт хезмәтендә, наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнешен контрольдә тоту органнарында, җинаять-башкарма системасы учреждениеләрендә һәм органнарында, Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләрендә, Россия Федерациясенең мәҗбүри үтәү органнарында, аларның гаиләләрендә хәрби хезмәт үткән затларны пенсия белән тәэмин итү турында» -12.02.1993 ел, 4468-I Россия Федерациясе Законы.
**
граждан тиешле хезмәт үткән ведомствога карап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев