Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әти-әнисе аны «Безнең доктор» диләр

«Нинди эш башкаруың түгел, ә үз һөнәрең итеп сайлаган өлкәдә синең файда китерүең мөһим», - дип саный оештыру-методик кабинетта шәфкать туташы булып эшләүче Ләйсән Саттарова.

Ләйсән Хәким кызы балачактан ук доктор булырга хыялланган, ул бу һөнәр турында үзе еш авыраганга уйлана башлый. «Менә үсәрмен дә, табиб булырмын, балаларны да дәвалармын», - дип уйлаган Ләйсән, тагын бер дару төймәсен капканда.  

Укуда җаваплы һәм сәләтле булган Ләйсән үз хыялын тормышка ашырырга никадәр омтылса да, ул яртылаш кына чынга ашкан. Ленино урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Ләйсән Чистай медицина училищесына укырга керә, аны уңышлы тәмамлый һәм 1994 елда бишлеләр генә булган дипломы белән туган районына, уку вакытында практика үткән  район үзәк хастаханәсенә эшкә килә.

 Яңа Чишмә РҮХ үз сафына сөйкемле, аралашучан, һөнәрендә яхшы әзерлек үткән шәфкать туташын кабул итә. Стационарның балалар бүлегенә нәкъ менә шундый шәфкать туташы кирәк була да.  

Ләйсән табиблар билгеләвен үтәгәндә балаларга карата һәрвакыт назлы булырга тырышкан, ул әти-әниләргә дә тыныч булырга киңәш иткән, чөнки аларның эмоциональ халәте балага да күчә бит. «Стационарда беренче көнне авыру балалар шприц күргәч еласалар, икенче-өченче көннәрдә инде аңа кызыксынып карыйлар, - дип сөйли Ләйсән Хәким кызы.  - Әйе, кешеләр белән эшләү минем хәзерге эшемнән күпкә кызыклырак, әмма медицина статистикасы да сәламәтлек саклауны планлаштыруда мөһим роль уйный».  

Ләйсән 20 елдан артык медицина статистигы булып эшли, әмма ул үз күнекмәләрен югалтмый: үз белеменнән ул өч баласын үстергәндә  файдалана; алар әти - әнисе - Тәнзилә Нәгыйм кызы һәм Хәким Заһир улы Таһировлар олыгайган мәлдә дә кирәк.  Алар Тубылгы Тауда яши һәм күпчелек вакытта кече кызлары карамагында. Әмма алар Ләйсәннең һәр килүенә бик шатланалар һәм аны «Безнең доктор килде» дип каршы алалар. 

2024 ел Ләйсән Саттарова өчен юбилей елы: ул 50 нче туган көнен һәм һөнәри эшчәнлегенең 30 еллыгын билгеләп үтә. Ләйсән Хәким кызы ире Илшат Сәгыйдулла улы белән бергә өч кыз: Алинә, Гөлинә һәм Әдиләне  тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер буш вакытларын өч кечкенә оныклары белән үткәрергә яраталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев