Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әтиләренең Җиңү белән кайтуын көтәләр

Яңа Чишмәдә яшәүче күп балалы Кузьминнар гаиләсендә биш бала тәрбияләнә.

Олылары - Вадим белән Полина инде үсеп буйга җиткәннәр: Вадим июньдә армиягә киткән, Полина  - Идел буе Физкультура һәм спорт академиясенең икенче курсына күчә. Әниләре белән өйдә хәзер өч бала: 8 яшьлек Варвара, 3 яшьлек Ева һәм декабрьдә туган сабыйлары Макар. Әтиләре Николай 2022 елның октябрендә СВОга мобилизацияләнгән. Өч тапкыр кыска вакытлы ялга кайткан, өч атна элек яңадан частька киткән. 

Кузьминнар Яңа Чишмәдә инде тугызынчы ел яшиләр, Әлмәт районыннан килгәннәр. Район үзәгендә йорт сатып алганнар. Николай «Механик Сервис» ҖЧҖдә эретеп ябыштыручы булып эшләгән, Валентина башлангыч мәктәп-балалар бакчасында пешекче һәм хуҗалык мөдире булып эшли. 

Хәзер ул декрет ялында, балаларын үзе генә тәрбияли. Белеме буенча Валентина - балалар бакчасы тәрбиячесе, әлеге вазыйфада 9 ел Әлмәттә, ел ярым Яңа Чишмәдә эшләгән. Шулай итеп, хәзер ул «өйдәге балалар бакчасы» төркемен җитәкли.

Әлбәттә, бөтен гаилә әтиләренең өйгә кайтуын көтә. Газетабызда аның турында узган ел язган идек инде. Ул һаман да шул ук хәрби логистика өчен җавап бирә торган частьта хезмәт итә. РФнең «Матди-техник яктан тәэмин итүне яхшы башкарганы өчен» һәм 2 дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Июльдә әтиләре ялга кайткач, бөтен гаилә белән алар Әлмәттәге туганнарының хәлләрен белешеп кайтканнар. Балалары таган-карусельләрдә, кафеда да булганнар. Алар элек тә бөтен гаилә белән аттракционнарга йөргәннәр. Әтиләре булмаганда Валентина балаларны кирәк җирләргә үзе йөртә, әмма хәзер төпчек уллары бик кечкенә булганга, күпчелек очракта «алай йөреп булмый», - диләр.
Николай үзенең бар ялын, әлбәттә, балалар белән аралашуга багышлаган. Өйдә кайбер нәрсәләрне ремонтлаган, әмма аның, яхшы хуҗаның, йортында да һәрчак тәртип. Моннан тыш, алар Владимир өлкәсенә уллары Вадим янына хәрби ант бирү тантанасын карарга барганнар. Алар белән бергә анда Валентинаның Екатериновка авылында яшәүче әтисе белән әнисе, Вадимның дус кызы да барган. Хәтта кечкенә Макарны да үзләре белән алганнар. «Аны калдырып буламы соң инде?», - ди елмаеп, Валентина. Вадим элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә. Егет якын кешеләренең килүенә бик сөенгән, бигрәк тә СВОда катнашучы әтисенең әлеге мөһим вакыйганы күрүе белән горурланган. 

Яңа Чишмәдә яшәүче күп балалы Кузьминнар гаиләсендә биш бала тәрбияләнә.

Кузьминнарның өлкән кызлары Полина волейбол белән мавыга. Академияне тәмамлаганнан соң Яңа Чишмә спорт мәктәбендә волейбол буенча тренер булып эшләячәк. Үзе әйтүенчә, ул әнисенә кечкенә эне-сеңелләрен тәрбияләүдә ярдәм итәргә тырыша. «Дөрес, мине алар бик тыңламыйлар шул, әти белән әнине генә тыңлыйлар», - ди ул. 

Варвара исә рәсем ясарга ярата, әнисеннән үзен БСМнең сәнгать бүлегенә яздыруын сорый. Быел кызчык бушлай юллама белән «Факел» лагерында булган, аннары әбисе аны үзе белән шифаханәгә ялга алып барган. Нәни Еваның сәләтләре әле ачылып бетмәгән. СВОда катнашучының кызы буларак, ул балалар бакчасына бушлай йөри. Кызлар әниләренә өйдәге эшләрдә булышалар, бакчада да көчләреннән килгәнчә эшлиләр - су сибәләр һәм түтәлләрне утыйлар. Әниләре белән кухняда булырга, бигрәк тә аның белән бергә пицца пешерергә яраталар. 

Кыскасы, әтиләре өйдә булмаганда, гаилә, мәшәкатьләр күп булса да, барысын да хәл итәргә тырыша. «Ә нишләргә соң? Әтиебезне бит Ватанны саклау өчен хәрби хезмәткә чакырдылар», - ди Валентина. 
Бәйрәмнәрдә гаиләгә район җитәкчелеге вәкилләре бүләкләр алып килә. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Валентина балалары белән райондагы чарада кунак булган. Аңа һәм балаларга бүләкләр тапшырганнар. 

Әтиләре өйдә булганда, балалар гел аның янында булырга тырышканнар -бик сагынганнар.

Яңа Чишмәдә яшәүче күп балалы Кузьминнар гаиләсендә биш бала тәрбияләнә.

Ул СВОда булганда, алар аңа смс хәбәрләр язып җибәрәләр, видеоэлемтәгә чыгалар. Кызлары әтиләрен буш кул белән кире СВОга җибәрә алмаганнар - кич буе  төргәкләргә салып, үлән чәе әзерләгәннәр. Варвара моңа мәктәптә өйрәнгән һәм сеңелесен дә өйрәткән.

Яңа Чишмәдә яшәүче күп балалы Кузьминнар гаиләсендә биш бала тәрбияләнә.

Бөтен гаилә яраткан әтиләренең өйгә тизрәк Җиңү белән кайтуын көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев