Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әтиләрне хөрмәтләделәр

Әтиләр көне алдыннан Яңа Чишмә ЗАГСында бәйрәм чарасы узды

Бәйрәмгә балалы гаиләләр чакырылган иде, ә тантананың төп герое гаилә башлыгы - әти булды. 

Чакырылучылар арасында яшь әтиләр һәм стажлы әтиләр дә бар иде. «Әтиләр таланты - балалар таланты» номинациясендә Яңа Чишмәдән өч бала тәрбияләүче Сергей һәм Ирина Финагентовлар гаиләсен котладылар. Сергей спорт мәктәбендә йөзү буенча тренер булып эшли, анда шөгыльләнүчеләрнең күбесе ел саен төрле дәрәҗәдәге ярышларда призер була. Алар арасында аның өлкән улы Артур да бар, шулай ук кызы Ариана да йөзү белән мавыга.  

Рәмзия һәм Марат Мусиннар гаиләсендә дә спортчы уллары бар. Булат -Россиянең спорт мастеры, көрәш буенча берничә тапкыр дөнья чемпионы. Милли көрәш белән мавыгу бу гаиләдә бабаларыннан әтиләренә һәм оныкларына да күчкән. Чертуш авылыннан Марат Мусин үзе күп еллар Карл Маркс исемендәге колхозда агроном булып эшләгән. Мусиннарның олы улы Инсаф КАИ тәмамлаган һәм Казанда компрессорлар заводы директоры урынбасары булып эшли. Кызлары Чулпан 7 нче сыйныфта «4» һәм «5»кә генә укый. Гаиләдә спорт белән генә шөгыльләнмиләр, анда иҗатка да урын бар. Бу, беренче чиратта, авылда клуб мөдире булып эшләүче әниләре Рәмзия тырышлыгы аркасында. Быел Мусиннар гаиләсе «Нәчкәбил - 2024» республика конкурсында катнашып призер булды. 

Гаиләләрне район башлыгы урынбасары, «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын - кыз депутатлар иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Надежда Попкова котлады. Ул гаиләләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. 

«Минем әти иң яхшысы» номинациясендә ике әтине чакырдылар. Махмат Алимов 9 ел «Яңа Чишмә ТКХ» МУП слесаре булып эшли, анда ул үзен җаваплы һәм башкаручы хезмәткәр итеп күрсәтә. Хатыны Мария белән дүрт бала тәрбиялиләр: өлкән улы Дима - КИУ студенты, кызы Аделина 7 сыйныфта укый, игезәкләр Хәсән белән Хөсәен балалар бакчасына йөриләр. Яңа Чишмәдән Анатолий Шешолин ике кызны берүзе тәрбияли: Камилла -дүртенче сыйныф укучысы, 6 яшьлек Сабина - балалар бакчасына йөри. Анатолий кызларын тәрбияләүгә бик җитди карый, аларның рухи, әхлакый һәм физик үсеше турында нык кайгырта. Ул ата-аналар җыелышына йөри, кызлары йөри торган мәктәпкә һәм балалар бакчасына булыша. 
Надежда Попкова бу гаиләләргә уңышлар һәм иминлек теләде, өлкәннәргә һәм балаларга бүләкләр, шулай ук Рәхмәт хатлары тапшырды. 

«Быел кем беренче тапкыр әти булды» дигән өченче номинациядә яшь әтине котладылар.  

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев Яңа Чишмә авылында яшәүче Николай Ивановка бүләк тапшырды һәм ихластан әти булуы белән котлады.  Быелның мартында Николай һәм аның хатыны Еленаның кызлары Соня туган. Николай хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә һәм хезмәт күрсәтелүче халыктан бик күп уңай фикерләргә ия. 

Чараны алып баручылар һәр әтигә үз сорауларын бирделәр. Сергей Финагентов үз гаиләсендә балалар туганда үзен иң бәхетле кеше итеп хис итүен әйтте. Марат Мусин «Гаилә барлыкка килгәч, яшәү тагын да кызыграк була башлады», - диде. Махмат Алимов әйтүенчә, һәр ир-ат мөһим күнекмәгә ия булырга - үз гаиләсе өчен җаваплылык тоярга тиеш. Анатолий Шешолин билгеләп үткәнчә, үзенең әти-әнисенең сабыр булырга, дигән киңәшләре аңа тормышта бик ярдәм иткән. Һәм, ниһаять, күптән түгел генә беренче тапкыр әти булган Николай Иванов әти ролендә булу - шатлык та, зур җаваплылык та, диде.

Традиция буенча хатын-кызлар Советы, ЗАГС һәм район мәдәният йорты оештырган Гаилә бәйрәмен яшь Даниил Бочкарев, Нәкыя Кашапова, Юлия Самсонова, Олеся Финагентова, Светлана Сусловаларның чыгышлары бизәде.

Бәйрәм тәмамлангач, чарада катнашучылар бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.

Рәсем асты: Надежда Попкова Шешолиннар гаиләсенә бүләкләр тапшыра. Ольга Иванова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев