Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Атна эчендә Яңа Чишмә районының ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итүче ике шоферны ачыкланган.

Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 44 хәбәр теркәлгән, 5 җинаять эше кузгатылган.

Исерек килеш кабат руль артында

Яңа Чишмә районында яшәүче. гр. С., исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән буларак, кабат исерек килеш руль артына утырган. Җинаять эше кузгатылган.

Мошенниклык

2020 елның 21 июнендә гр. Г. Петропавел Бистәсендә яшәүче гр-ка К.ның кухня гарнитуры ясау тәкъдиме белән 42 мең сум акчасын урлаган һәм аннары гр-ка К. аңа тагын 14 мең сум акча күчергән. Тик кухня гарнитуры әлегә кадәр юк һәм булмас та, күрәмсең.

Наркотикларны законсыз төстә сатып алу

2020 елның 20 октябрь кичендә Яңа Чишмә районында яшәүче гр. П. билгесез шәхестән, алдан 10 мең сум акча түләп,  Казан шәһәре читендәге урман полосасында  алдан яшерелгән урыннан алып 50 граммга якын, составында амфетамин булган порошоклы матдә сатып алган.

Урлау

2020 елның 9 октябреннән 13енә кадәр билгесез шәхесләр Чертуш авылында урнашкан «Агро-Основа» ҖЧҖ складыннан азык ваклаучы КИР-1,5 һәм КОЅ-3 культиваторын урлаганнар. Зыян - 133,4 мең сум.

2020 елның 17 октябреннән 18енә кадәр билгесез шәхес Волчья Бистәсендә гр. М.ның  сараеннан 70 литр дизель ягулыгы һәм «Козлова М.И.»КФХның  ачкычлар җыелмасын урлаган. Зыян - 4,4 мең сум.

Исерек килеш руль артына

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 40 кеше адм. җаваплылыкка тартылган, шул исәптән ике машина йөртүче исерек килеш автотранспорт белән идарә иткән өчен. Алар - Ленино авылында яшәүче гр. Р. һәм Яңа Чишмәдән гр. Ф.   Аларга 30шар мең сум штраф һәм, ким дигәндә, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев