«Автобабай - 2019» билгеләнде
24 сентябрьдә Алексеевск аграр көллиятенең Яңа Чишмә филиалы базасында автомобильчеләр арасында «Автобабай-2019» район конкурсы узды.
Аны Чирмешән «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге һәм Чистай ДОСААФ мәктәбе белән берлектә район ЮХИДИ бүлеге оештырган.
Конкурс үз эченә 2 этапны алды: юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм классик тиз йөрешле маневрлау. Анда катнашкан биш машина йөртүче биремне үтәде. Беренче этапта иң яхшысы дип Тәлгать Вәлиев танылды, икенчесендә-Гомәр Әбүбәкеров. Шәхси зачетта икенче урынны Егор Котов, 3 урынны Иван Янов алды. Ә 1 урын һәм «Автобабай - 2019» исемен Рәислям Якупов яулады (рәсемдә), барлык җиңүчеләр дипломнар, кубоклар һәм призлар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев