Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Автобус тукталышы, фонтанлы буа, бакча таганнары…

Интернат-йортта «Гармония» социаль проекты гамәлгә ашырыла

  Хәзергесе вакытта өлкән яшьтәгеләр арасында деменция һәм Альцгеймер авыруы булган кешеләр саны арта. Шуңа күрә җәмгыять аларның проблемаларына күбрәк игътибар бирә башлады (бу авыруларга китерүче сәбәпләр: үлемнән курку, якыннарына кирәксез булуларын тою, гадәти тормыш рәвешен саклап кала алмау, социаль элемтәләр даирәсенең тараюы һ. б.). Интернатта булу өлкән яшьтәге кешеләрнең мондый проблемаларының күбесен хәл итә ала. Монда иң мөһиме - аларга яшәр өчен уңайлы мохит булдыру.  Интернат-йорт белгечләре «Гармония» социаль проектын булдырып һәм аны Татарстан Республикасы грантлары конкурсына тапшырып, шушы максатка ирешкәннәр. 

 Бу конкурс социаль проблемаларны хәл итү өчен дәүләт ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән. Проект авторы-социаль эш буенча белгеч Гүзәл Мостафина, аның исеменнән 2023 елда Яңа Чишмә Изге Троица храмы гариза бирелгән. Нәтиҗәдә проект, иң югары баллар җыеп, җиңүче булган һәм 425663 сум күләмендә грант алган. 

 Бу акчаларга Интернат-йорт территориясендә автобус тукталышы (деменцияле кешеләр өчен), Интернат-йорт урнашкан урам исеме буенча әлеге тукталыш «Советская» дип атала; шулай ук буа ясап, фонтан, таганнар чәчәкләр өчен металл аркалар булдырганнар. Боларның барысы да өлкән яшьтәге кешеләргә биредә яшәү уңайлырак булсын өчен ясалган. Әби-бабайлар буа янында таганга утырып ял итәргә яраталар. Кичләрен монда җырлар җырлыйлар яки бер-берсе белән аралашып утыралар. Әлбәттә, болар барысы да аларның сәламәтлегенә һәм рухи халәтләренә уңай йогынты ясый. 

- Бездә яшәүчеләр мондый яңалыкларга бик шат, - ди Гүзәл Мостафина. - Тукталыш һәркем өчен бик уңайлы беседка булып чыкты, биредә көн саен теләсә нинди һава торышында чаралар үткәрелә, әйтик, рәсем ясау, кулларның вак моторикасын яхшырту дәресләре, әдәби сәгатьләр, өстәл уеннары һ.б.  Монда яңгыр яуса да, кояшлы көннәрдә дә бик уңайлы.


Территорияне төзекләндерү Интернат - йортта яшәүчеләр өчен уңайлы мохит булдыру әлеге проект кысаларында эшләнгән эшләр белән генә чикләнми. Узган елда йорт, койма, тегермән, матур чәчәк түтәле тирәсендә коесы булган «Крестьян ишегалды» төзекләндерелгән, каршы якта челән сыны төшерелгән зәңгәр күл. Боларның барысын да хезмәткәрләрнең ирләре катнашында Интернат-йорт коллективы ясаган, төзегән, урнаштырган. Хезмәткәрләр ел саен территорияне мөмкин кадәр күбрәк төзекләндерергә тырышалар, бу матурлыкны идеаль хәлдә саклыйлар. Территорияләрендә барысы да чәчәк ата, яшелләнә һәм үзенең эстетик кыяфәте белән күзләрне сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев