«Автоледи өчен чәчәкләр»
Яңа Чишмәнең Дәүләт автоинспекциясе «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган акция үткәргән.
Бу хакта Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең ЮХИ инспекторы Алексей Кадымов хәбәр итә.
-«Автоледи өчен чәчәкләр» акциясенә район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фасахов һәм Беренчеләр хәрәкәте вәкилләре дә кушылды.
Акция Ленин урамы чатында светофор һәм җәяүлеләр йөри торган урында узды.
ЮХИДИ инспекторлары һәм акцияне хуплаган район җитәкчеләре юл хәрәкәтендә катнашучы барлык хатын — кызларга розалар һәм елмаюлар бүләк иттеләр. Яз бәйрәме белән котлап, аларга имин юл һәм юлда игътибарлы булуларын теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев