Автомобиль пыялаларының яктылык үткәрүчәнлеге нормативка туры килергә тиеш
ЭЭМ нең Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе транспорт чарасы пыялаларының яктылык үткәрүчәнлеге буенча билгеләнгән нормаларны бозу нәтиҗәләре турында искә төшерә.
«Тәгәрмәчле транспорт чаралары иминлеге турында» Таможня берлегенең Техник регламенты нигезендә транспорт чарасының җил һәм алгы ян тәрәзә пыялаларын яктылык белән тәэмин итү 70% тан да ким булмаска тиеш. Әгәр бу норматив үтәлмәсә, транспорт чарасын эксплуатацияләү тыела.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.5 ст. 3.1 өлеше нигезендә автомобиль пыялаларының яктылыкны үткәрүгә карата таләпләрне бозган өчен 500 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза каралган.
Кагыйдә бозу кабатланган очракта машина йөртүче полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен җаваплылыкка җәлеп ителә. Хокук бозучыга биш йөз сумнан бер мең сумга кадәр административ штраф яки унбиш тәүлеккә кадәр административ арест салыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев