Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл башлыкларына – яңа автомобильләр

29 августта Казанда ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика көненә муниципаль берәмлекләр арасында ел саен үткәрелә торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләде.

Конкурсны ТР муниципаль берәмлекләр Советы оештыра һәм ул елга бер мәртәбә үткәрелә. Конкурста 100 җиңүче "Шевроле Нива" автомобильләре һәм "Форд Транзит" микроавтобуслары ачкычлары алды.
Авыл җирлекләренең эше нигездә түбәндәге критерийлардан чыгып бәяләнә: даими яшәүчеләрнең уртача еллык саны, бер кешегә исәпләгәндә салым һәм салымныкы булмаган керемнәре, терлекләрнең баш саны, файдалануга тапшырылган торак мәйданы, эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү программасын тормышка ашыру темпы, шулай ук гражданнарга үзмәшгульлек белән шөгыльләнүгә булышлык итү, авыл җирлекләрен төзекләндерү, социаль-мәдәни һәм спорт тормышы.
Конкурста җиңүчеләргә ачкычлар һәм дипломнар тапшырып, Татарстан Президенты халыкның власть белән төп элемтәсе нәкъ менә муниципаль дәрәҗәдә алып барыла, шуңа да республика җитәкчелеге муниципалитетларның эшен югары бәяли, дип билгеләп үтте. "Бу автомобильләр сезгә мобильрәк, халыкка якынрак булырга, туган мәсьәләләрне җитезрәк хәл итәргә ярдәм итәчәк. Мин үзебезнең дөрес юлда булуыбызга ышанам", - дип белдерде республика башлыгы.
Безнең районнан конкурста җиңүчеләр арасында Әдәмсә авыл җирлеге дә бар. АҖ башлыгы Любовь Котовага "Шевроле Нива" автомобиле ачкычы һәм конкурста җиңүче Дипломы тапшырылды.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев