Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл хәбәрләре

Акъяр авылында 14 июльдә "Алексеевскдорстрой" ААҖ авыл җирлегенең төзекләндерү буенча откан грант акчасына Нариман урамына каты түшәмәле юл салу (500 м) эшенә керешкән. Шушы көннәрдә генә Акъярның 3 егете (Сабиров Рәшит, Шәмсетдинов Ринат, Шәмиев Илгиз) армия хезмәтен тутырып кайткан, икесе (Шәмсетдинов Фаил, Галимов Рузил - икесе дә институттан соң) киткән....

Акъяр авылында 14 июльдә "Алексеевскдорстрой" ААҖ авыл җирлегенең төзекләндерү буенча откан грант акчасына Нариман урамына каты түшәмәле юл салу (500 м) эшенә керешкән.
Шушы көннәрдә генә Акъярның 3 егете (Сабиров Рәшит, Шәмсетдинов Ринат, Шәмиев Илгиз) армия хезмәтен тутырып кайткан, икесе (Шәмсетдинов Фаил, Галимов Рузил - икесе дә институттан соң) киткән. Акъярда армия хезмәтенә алынучы егетләрнең киткәндә җирле "Бәхет скверы"на агач утыртулары һәм кайткач шунда бергәләп фотога төшүләре традициягә кергән.
Акбүре авылында юлларны төзекләндерү программасы буенча Совет урамына каты түшәмәле юл салынган.
Акбүредән Шәйхетдинов Илшат һәм Корбанова Рәсимә гаиләсендә ир бала туган - Рамазан ае хөрмәтенә Рамазан дип кушканнар.
Үзара салым акчасына Акбүредә тагын берәр урамны, зират һәм чишмәне төзекләндерү эше дә планлаштырыла.
Зирекледә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәлне сүтеп, яңасын урнаштырганнар, химаячесе - "Трансойл" ААҖ нефть компаниясе. Яңа һәйкәлдә Зирекле авылыннан сугышта катнашучыларның барысының да исем-фамилиясе язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев