Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл юллары яхшыра

Соңгы елларда "Авыл юллары" дип аталган республика программасы эшләгәнгә районның торак пунктларында урамнар һәм юлларның торышы уңай якка үзгәрде. Урамнарга асфальт түшәү һәм юлларны төзекләндерүгә юнәлтелгән башка социаль проектлар да бар. 2014 елда Черемухово һәм Волчья Бистәләрендә, Шахмай һәм Чаллы Башы авылларында авыл урамнарына вак таш түшәлде, быел исә шундый...

Соңгы елларда "Авыл юллары" дип аталган республика программасы эшләгәнгә районның торак пунктларында урамнар һәм юлларның торышы уңай якка үзгәрде. Урамнарга асфальт түшәү һәм юлларны төзекләндерүгә юнәлтелгән башка социаль проектлар да бар.

2014 елда Черемухово һәм Волчья Бистәләрендә, Шахмай һәм Чаллы Башы авылларында авыл урамнарына вак таш түшәлде, быел исә шундый ук эш Ленино, Екатерина Бистәсе, Тубылгы Тау, Акбүре, Әдәмсә һәм Зирекле авылларында башкарылды. Бу максатларга республика бюджеты һәм нефть компанияләре дистәләгән миллион сум акча бүлеп бирде.
Район халкы республикабыз һәм район җитәкчеләренә юлларның торышын яхшырту буенча кайгыртканнары өчен бик рәхмәтле. Рәхмәт сүзләрен алар шушы көннәрдә комлы вак таш салып төзекләндерелгән юлларны файдалануга тапшыру уңаеннан үткәрелүче урам бәйрәмнәрендә дә әйтәләр.
-Алексеевск юл төзүчеләре көче белән кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп Совет урамына (1400 метр озынлыкта) вак таш түшәлде, - дип хәбәр итте урам бәйрәмендә Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов. -Хәзер теләсә кайсы вакытта җиңел автомобильдә бу урамнан йөреп була, җәяүлеләр дә яз-көз саз ерып йөрмәячәк.
Район җитәкчеләренә һәм юл төзүчеләргә шушы авыл кешесе Зәйнәп Рәхимова да рәхмәтләрен җиткерде. "Язгы-көзге пычракта урамнан үтүләре бик кыен иде, бигрәк тә картларга һәм инвалидларга, көндәлек аяк киемебез галош белән резина итек булды, хәзер аларны оныттык", - диде ул.
-Гражданнар белән үткәрелгән җыеннарда һәм очрашуларда барлык авыл җирлекләрендә дә юлларның торышын яхшырту мәсьәләсе күтәрелде, - диде урам бәйрәмендә катнашкан район башлыгы Вячеслав Козлов. -Һәм менә соңгы елларда халыкның теләге тормышка аша, моңа без бик шатбыз. Бу эш киләсе елларда да дәвам иттереләчәк һәм моңа кечкенә авыллар да кертеләчәк.
Урам бәйрәме үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның матур чыгышлары белән үрелеп барды, АҖ башкарма комитеты һәм МЙ хезмәткәрләре җыелган халыкны чәй һәм тәм-томнар белән сыйлады.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев