Авылда чын ир-егетләр бар әле
Кеше карусыз һәм һәрчак ярдәмгә килергә әзер икән - күпләр бу ярдәмне тиешле дип кабул итә. Шулай да, ярдәмне бәяли белгән рәхмәтле кешеләр дә бар, бәхеткә, андыйлар байтак. Яңа Чишмәдә яшәүче кешеләр редакциягә мөрәҗәгать итеп, авылдашлары Сергей Шерстобитов турында язуыбызны үтенделәр. «Без, Кирпеч урамында яшәүчеләр, Сергей Васильевич Шерстобитовка, авыл җирлеге...
Кеше карусыз һәм һәрчак ярдәмгә килергә әзер икән - күпләр бу ярдәмне тиешле дип кабул итә. Шулай да, ярдәмне бәяли белгән рәхмәтле кешеләр дә бар, бәхеткә, андыйлар байтак. Яңа Чишмәдә яшәүче кешеләр редакциягә мөрәҗәгать итеп, авылдашлары Сергей Шерстобитов турында язуыбызны үтенделәр.
«Без, Кирпеч урамында яшәүчеләр, Сергей Васильевич Шерстобитовка, авыл җирлеге башкарма комитеты ТКХ белгече буларак, үз проблемаларыбыз белән: урамнарны яктырту, юлларга асфальт түшәтү, урамнарны кардан чистарту, сукбай маллар буенча еш мөрәҗәгать итәбез, ә көндәлек проблемалар җитәрлек», - дип сөйли безгә Татьяна Бочарова. - Ул беркайчан кулын селтәп китеп бармый, тыңлый, урынга барып карый, тикшерә. Аннан җитәкчелеккә безнең проблема, аны бетерү әмәлләре турында хәбәр итә, киңәшләшә, аннан мәгълүматны безгә дә җиткерә. Без тынычланып калабыз, эшнең эшләнәсен беләбез. Бу кеше кешеләр турында кайгырта, димәк, ул чынлап та үз урынында.
«Чынлап та, Сергей Шерстобитов халык белән тыгыз элемтәдә, һәрдаим аларның проблемалары белән кызыксынып тора, үзенең вәкаләтеннән чыгып аларны хәл итәргә тырыша», - дип килешә аның белән район мәдәният бүлеге мөдире Татьяна Маланчева. - Авыл җирлеге башкарма комитетында без 7 елдан артык бергә эшләдек, мин аны чын хуҗа буларак беләм, ул төпле фикерле, тәртипле, гадел кеше.
Сергей Шерстобитов гади генә гаиләдә туа, әтисе, әнисе һәм тагы ике апасы бар. Сергейның әнисе Александра Егоровна сүзләренә караганда, ул балачактан җитди булган, шукланмаган. Озак еллар әтисе колхозда техникада эшләсә дә, техникага тартылмаган, ул бакчада, йортта тәртип салып йөргән, бик пөхтә һәм сакчыл булган. Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән чагында да командирлар кече сержант Шерстобитовның бу үзенчәлеген күреп алганнар һәм отрядны тәэмин итү ротасына билгеләгәннәр. Сергей хезмәтен старшина буларак төгәлләгән. Аннан Яр Чаллы шәһәренә кайткан, армиягә чаклы ук училищены тәмамлаганга, "КамАЗ" заводында үлчәү техникасы һәм автоматика буенча үзәк лабораториядә эшләгән. Яңа Чишмәдән читтә яшәгән 10 ел эчендә Сергей гаилә корган, тораклы булган, тик туган җир аны гел үзенә тартып торган. Хатыны Светлана, шәһәр шартларында тәрбияләнеп үскән кыз, аның авылга күченеп кайту тәкъдимен кабул итә, "Инә кайда, җеп шунда", диләр бит. Һәм үкенми дә. Яңа Чишмәгә өчәү - уллары Алеша белән күченеп кайталар, аннан соң кызлары Танюша туа. (Хәзер икесе дә Яр Чаллыда белем эстиләр). Светлананы күп нәрсәләргә әнисе, әбисе, мәктәп һәм кулинария техникумы өйрәткән, ул сыер саварга, терлек карарга өйрәнә. Үзләренең йортларын төзи башлагач, ире белән бергәләп өй нигезе өчен көрәк белән чокыр казыйлар, кирпеч, цемент һәм такта ташыйлар. Хәзер зур, матур, эчтән дә, тыштан да тиешенчә каралган йортка карап туймаслык. Намус белән яши һәм эшлиләр: Светлана мәктәп ашханәсендә эшли - шәп пешекче, ул район чараларында һәм шәхси бәйрәмнәрдә бәйрәм өстәлләре әзерләүдә беркайчан да баш тартмый. Кеше белән бик аралашучан. Светлананың да, Сергейның да дуслары һәм танышлары күп: аларның телефон номерлары язылган китаплары шыплап тулган. Яңа Чишмәдә Шерстобитовларның телефон номерын белмәгән кеше юктыр да кебек һәм алар белән һәрчак сөйләшеп була: төнлә дә, көндез дә алар синең шалтыратуыңны җавапсыз калдырмыйлар. "Иңгә-иң куеп яшиләр" диюләре нәкъ менә аларга карата әйтелгән диярсең. Бергә яшәүләренә тиздән 25 ел булачак - беркайчан да әрләшмәгәннәр, бәхәсле мәсьәләләрне уртага салып хәл иткәннәр. - Әрләшеп нигә вакыт уздырырга, - ди Сергей, - ниятләгән эшеңне эшлә, эшеңне ахырына җиткереп башкар, шулай иткәндә, бәхәсләшергә дә кирәкми.
Валентина Семеняк мәктәп директоры булып эшләгән чорда аның шушы сыйфатларын күздә тотып, С.В. Шерстобитовны хуҗалык эшләре буенча урынбасар итеп эшкә чакырган һәм ялгышмаган - ул ышанычлы, инициативалы, җаваплы ярдәмче. Район үзәген яшелләндерү вакытларында (ул чакларда мәктәпләр әлеге акциядә иң актив катнашучылар иде) эшләрнең күпчелеге уку йортларындагы хуҗалык эшләре буенча җаваплы шәхесләр җилкәсенә төшә, монда Сергей Шерстобитовның булдыклы һәм эшне оештыру осталыгын ул чакларда Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Гөлнур Латыйпова да күреп алган. Аның шул ук, тик зуррак масштабтагы эшне башкару тәкъдименә Сергей бик теләп риза булган. Үзенә йөкләнгән авылны төзекләндерү буенча эшләрне (оештыру һәм контрольлек итү) Сергей уңышлы башкара, диләр Яңа Чишмәдә яшәүчеләр.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев