Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл эшмәкәрләре белән эшләүнең яңа форматы

ТР Икътисад министрлыгы авыл эшкуарлары белән эшләү юнәлешен көчәйтә – 2019 елның 6 июненнән 15 октябренә кадәр Татарстанның барлык муниципаль районнарында районның кече һәм урта бизнес предприятиеләренә баруны үз эченә алган традицион баланс комиссияләре үткәрү кысаларында бизнес-берләшмәләр өчен өстәмә белем бирү буенча түгәрәк өстәлләр оештырылачак.

Авылда эшмәкәрләргә еш кына Татарстанда булдырылган һәм бизнесны үстерергә ярдәм итүче ярдәм чаралары, салым режимнары һәм файдалы ресурслар турында мәгълүмат җитми. Биржа мәйданчыгында эшне яңача үзләштерү һәм экспортка чыгу өчен инструментлар һәм мөмкинлекләр төрлелегенә юнәлеш бирү кыен. Эшмәкәрләргә ярдәм итү һәм булган барлык сорауларга җавап бирү өчен, Татарстанда авылда эшмәкәрләр белән эшләүнең яңа форматы эшләтеп җибәрелде. Ул һәр муниципаль районда биржа мәйданчыгында эшләүгә, ярдәм чараларына һәм экспортка чыгуга, үзмәшгульләрне теркәү, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә багышланган 5 түгәрәк өстәл уздыруны күздә тота.
«Авыл хуҗалыгы – Татарстан өчен стратегик мөһим икътисад тармагы, без бүген авылда эшкуарлыкны үстерүгә зур игътибар бирәбез. Шул ук вакытта без эшмәкәрләргә финанс ягыннан гына түгел, белем бирү буенча да ярдәм күрсәтәбез, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, яңа салым режимы буенча консультацияләр бирәбез, биржа мәйданчыгында эшне үзләштерергә булышабыз», - дип шәрехли ТР икътисад министры Фәрит Әбделганиев.
13 июньдә Яңа Чишмә районында шундый баланс комиссиясе яңа форматта узды. Түгәрәк өстәл спикерлары арасында ТР Икътисад министрлыгы, «Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге» АКБО, ТР буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил белгечләре бар иде. Түгәрәк өстәлләрдә районның күп эшмәкәрләре, КФХ башлыклары һәм үзмәшгульләр катнашты. Алар күп санлы сорауларга җаваплар алдылар.
Көн дәвамында Казан делегациясе Рамил Нуртдинов җитәкчелегендәге «Чишмә» кулланучылар кооперациясендә, «Мостовик» ҖЧҖ, «Скоков Н.А.»  КФХда Һәм 57нче ат заводы, 2 нче номерлы сәнәгать мәйданчыгы, «Слобода» ҖЧҖ (КМС заводы), «Козлов В. А.» КФХ һәм эшмәкәр Фәнил Саматовның «Домой» сәүдә үзәгендә булды, анда бизнес алып бару, финанс тотрыклылыгы белән таныштылар һәм файдалы киңәшләр бирделәр.
Баланс комиссиясе эшендә район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты. Ул башкала ведомстволары вәкилләренә практик ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм файдалы сөйләшү булды, ул районда бизнеста (бигрәк тә хезмәт күрсәтү өлкәсендә) тулы булмаган урыннар һәм аны алга таба үстерү өчен файдаланылмаган резервлар бар, дип билгеләп үтте. «Ә безгә, хакимият вәкилләренә, районда кече һәм урта бизнесны үстерү өчен һәртөрле ярдәм күрсәтергә кирәк», - дип ассызыклады Вячеслав Козлов.

Азат МУСИН. 
Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев