Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл халкын юллар борчый

21 гыйнварда Екатерина Бистәсендә гражданнар җыенында авылның һәм бөтен җирлекнең 2019 елгы үсешенә йомгак ясадылар, киләчәккә бурычлар билгеләделәр.

Отчет белән авыл җирлеге башлыгы Александр Хорьков чыгыш ясады. Узган җыенның кайбер мәсьәләләре хәл ителгән, икенчеләре - хәл итү стадиясендә, ә кайберләре, бигрәк тә зур чыгымнар таләп итүчеләр калган. Әйтик, яңа суүткәргеч салу яки юлларны ремонтлау.
Безнең белешмә
Екатерина Бистәсе-161 йорт, 358 кеше яши.
Яңа Иванаево – 74 йорт, 162 кеше яши.
Авыл җирлегендә 4 бала туган, 9 кеше үлгән.
Эшкә яраклы халык һәм пенсионерлар 50х50 диярлек - 173 һәм 178

Юл картасының 34 пунктыннан 24е башкарылган. Шуларның 13 пункты - 100 һәм аннан да күбрәк процентка. Әйтик, бюджет 106,3 % ка үтәлгән, шул исәптән үз керемнәре буенча – 112% ка. Юл картасының проблемалы пунктлары булып түбәндәгеләр кала: салым салу базасын арттыру, шәхси ярдәмче хуҗалык кредитлары алу, гаилә фермалары төзү, программаларда катнашу, эшмәкәрлек эшчәнлеген теркәү, торак тапшыру.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 184 баш мөгезле эре терлек, 84 сыер, 311 дуңгыз, 81 сарык бар. Саву аппаратларына 3 шәхси ярдәмче хуҗалык субсидия алган, 69 савым сыерына, 33 кәҗә, 40 сыерга ветеринария хезмәтләре өчен субсидия алынган.
Бер мини-ферма төзүгә район һәм республика бюджетыннан 513,5 мең сум субсидия алынган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча башка программаларда катнашмаганнар. 2019 елда барлык каналлар буенча 1821 центнер сөт сатылган, бу 2018 елдан 73 центнерга кимрәк. Казанда узган ярминкәләрдә халык үз шәхси ярдәмче хуҗалыкларыннан артып калган продукция сатып, актив катнаша.
2019 елда җирлектә «РИТЭК» компаниясеннән «Бәхетле бала - сәламәт бала» проекты өчен грант оттылар. Акча спорт мәйданчыкларын яңартуга тотылачак: иске җиһазларны алып, яңасын кайтарачаклар.
Үзара салым акчаларын тоту буенча планнар үтәлгән (нәрсә эшләнүе турында “ЯЧХ”дә язылды). Авыл җирлеге башлыгы пунктлар буенча башкарылган эшләр һәм чыгымнар турында сөйләде. Быел планнары шул ук: урамнарга вак таш салу, чабу, кардан чистарту, су белән тәэмин итү өчен басым датчиклары, ешлыкны үзгәртеп кору приборы, МТЗ тракторына чапкычлар һәм төягеч сатып алу, Яңа Иванаевода зиратка алып баручы һәм күпер янына илтүче юлны ремонтлау.
Җирлектәге су белән тәэмин итү системасына Яңа Чишмә ТКХ МУП хезмәт күрсәтә. 2019 елда Бистәдә ике насос һәм ешлык үзгәрткеч алыштырылган, ике авылда да 10 өзеклек бетерелгән. 2020 елда башня, павильон, ЗСО урнаштыру белән скважинага капиталь ремонт ясау һәм яңа су чыганагын тоташтыру планлаштырыла.
Авыл җирлеге башлыгы җирлекне төзекләндерү һәм яшелләндерү өмәләрендә, ике авылда да зиратларны һәм Екатерина Бистәсендәге зиратка илтүче юлны төзекләндерүдә катнашканнары өчен халыкка рәхмәт белдерде.  

Җирлектә хатын-кызлар советы һәм җәмәгатьчелек советы актив эш алып бара. 2019 елда җәмәгатьчелек советы спиртлы продукцияне законсыз сату белән шөгыльләнүче затларны ачыклаган, алкогольле бәйлелектән дәвалауга җибәргән. Нәтиҗәдә, 7 кеше дәваланган, шуларның дүртесен эшкә урнаштырганнар. Әлеге категориягә керүче күпләр 10 һәм аннан да күбрәк ел эшләми, үзләренең өлкән яшьтәге ата-аналарына таяналар. Хәер, аларның барысы да төзәлү юлына басмаса да, хатын-кызлар һәм җәмәгатьчелек советлары эшен җирлек башлыгы дөрес һәм кирәкле дип атады.
Отчетны Александр Хорьков авыл җирлегенең 2020 елга бурычлары белән тәмамлады. Өстәмә докладлар белән мәктәп директоры, ФАП фельдшеры, Эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченные, урман хуҗалыгы вәкиле чыгыш ясады.
Авыл җирлеге башлыгы еллар буенча үзара салым акчасына урамнарны ремонтлау буенча таблица тәкъдим итте.  Үзара салым акчасы зур түгел-бер елда 100 метрга якын вак таш салырга мөмкин. Екатериналыларны урамнарның чиратлылыгы бик борчыды. Кемдер ел саен барлык урамнарга да аз-аз гына салырга тәкъдим итте, икенчеләре исә, бер урамда тәмамларга, ә аннары икенчесенә керешергә кирәк, диделәр. Авыл җирлеге башлыгы, бәлки, республика юллар төзү һәм ремонтлау программасына керер, дигән ышаныч белдерде. Ул вакытта җирлектә сыйфатлы юллар күбрәк булачак. Җыенда юллар иң дулкынландыргыч тема булып чыкты. Әмма вак таш салынган урамнарны ничек сакларга?  Алар аша йөк машиналары белән урман ташуны чикләргә сорадылар. Нефть компанияләренең йөк машиналары тарафыннан юлны (Үзәк ур.) бозу мәсьәләсе узган җыенда күтәрелгән иде. Нефть компаниясе җитәкчелеге белән очрашудан һәм сөйләшүләрдән соң урам буенча транспорт хәрәкәте туктатылган.
Әбиләр Бистә аша Казанга автобус йөрмәүдән зарланды һәм хәзер «РКБ га йөрүе авыр» диләр. Яшьләргә кичен шөгыльләнергә урын юк, чөнки спорт залы кичләрен ябык. Проблема-кадрлар булмау икән. Авыл җирлеге башлыгы авылдашларына авылда вакантлы урынга теләүчеләрне табарга тәкъдим итте. Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова үз чыгышында барысына да нәтиҗә ясады. Ул җирлектә проблемалар җитәрлек булуын билгеләп үтте: юллар, су сыйфаты, экология, әмма акрынлап район ярдәме белән алар хәл ителәчәк.


Ольга ИВАНОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X