Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыл, ничек яшисең?

Безнең районда Казаннан зур кунаклар булып китте: танылган шагыйрә, балалар язучысы Эльмира апа Шәрифуллина, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхова, шушы ук журналның бүлек мөдире Ләйсән Низамова.

- Зирекле җирлегендә кунакларны беренче кабул итү лицейда булды, - дип хәбәр итте безгә редакциягә музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов. - Иң элек алар лицей директоры Айрат Хамәтвәлиев, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары Фәния Зарипова белән сөйләштеләр. 
Тәнәфестән соң укучылар һәм укытучылар спортзалга җыелдылар.  Редакторлар журналны чыгару мәшәкатьләре, язылу бәясе турында сөйләделәр, укучылардан язмаларын җибәрүләрен сорадылар. Алар үзләре белән алып килгән журнал номерларын да бүләк иттеләр.
Эльмира апа да сүзен “Гаилә һәм мәктәп” журналыннан башлады. Укучылар шагыйрә апаларына сораулар да бирделәр. Ул һәр шигырен яттан сөйләде, журналга язылырга кирәклекне кат-кат исләренә төшерде. 
Лицейдан соң кунаклар халык иҗаты һәм көнкүреше музеена юл тотты. Алар бик игътибарлап һәр экспонат, бәетләр китабы, районнан чыккан язучылар, шагыйрьләрнең китаплары, төбәкне өйрәнү буенча Мидхәт Газыймов хезмәтләре белән танышты. 
Эльмира апа “Фикерләр китабы”на түбәндәге сүзләрен язып калдырды: “Хөрмәтле музей хезмәткәрләре, Мидхәт Гарифович! Зирекле авылы халкы, мәктәбе Сезнең белән бәхетле! Искиткеч зур хезмәт! Эшчәнлегегез алдында башым иям. Рәхмәт, мең рәхмәт Сезгә!”.
Үз фикерләре белән журналның баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхова да уртаклашты (тумышы белән Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылыннан): “Хөрмәтле якташларым! Музейны тарихи ядкәрләр белән танышу җире дип  ялгышканмын икән моңа кадәр, музей – ул киләчәкнең нигезе, үткән белән киләчәкне тоташтыра торган беренче күпер! Ныклы сәламәтлек белән эшләргә, эшләгән хезмәтегездән тәм табарга язсын”. 
Ләйсән Низамова да берничә җөмлә белән генә булса да фикерен бәян итте: “Беренче тапкыр Зирекле авылына аяк басуым. Татар авылы менә шундый булырга тиеш! Сәламәтлектә, муллыкта яшәгез! Р.S. Мондый җанлы музейны күргәнем юк иде”. 
Кунакларга  Мидхәт Газыймов китапларын бүләк иттеләр. Татар халкындагы гадәт буенча, тыйнак кына чәйдән һәм фотога төшүдән соң, Казан кунаклары “Аҗаган” клубына юнәлделәр. Анда укучылар белән Гөлнур Вәлиева кул эшләре түгәрәген алып бара иде. Кунаклар балаларның кул эшләре белән таныштылар. Алар 2019 елның апреленә музейда планлаштырылган 16нчы тапкыр узачак туган тел, шигърият һәм Габдулла Тукай бәйрәменә килергә теләк тә белдерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев