Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл яши һәм үсеш ала бара

Черемухово авыл җирлегенең шәхси ярдәмче хуҗалыклары 2019 елда 3 млн. 600 мең сумнан артык түләүсез республика һәм район акчалары алган

«Хисап елында «Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү» республика һәм муниципаль программасы буенча безнең җирлекнең шәхси хуҗалыклары савым сыерларына, кәҗәләргә, кош-корт һәм сыер саву аппаратлары алуга субсидияләр алдылар. Субсидияләрнең гомуми суммасы 405 612 сум тәшкил итте», - дип билгеләп үтте Черемухово АҖ башлыгы Елена Сальцина отчет җыелышында чыгыш ясаганда.
Моннан тыш, бер шәхси ярдәмче хуҗалык республика программасында катнашып, мини-ферма төзүгә (200 мең сум) субсидия алган. Бер хуҗалык ике; республика (400 мең сумга) һәм район (63500 сумга) программалары буенча гариза биргән. Яңа эш башлаучы фермер статусында тагын бер гаилә 3 млн. сум грант алган. Бер ел эчендә хуҗалыклар республика һәм районнан барлыгы 3 673 113 сум акча алганнар.

Авыл җирлегендә барлыгы 594 кеше яши. Эшкә яраклы яшьтә - 378 кеше. Аларның 28е – эшләмәүче: 10сы-хуҗабикәләр, 9ы – шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнә, 5се – ара-тирә генә эшләп алына торган эш хакына көн күрә, 4се-ата-аналар тәрбиясендә.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 309 дуңгыз, сарыклар һәм кәҗәләр - 102, атлар - 3 баш, 401 баш мөгезле эре терлек, бу узган елдагыдан 11 башка күбрәк, шул исәптән 119 сыер. Шәхси хуҗалыклардан керем гаилә бюджетына өстәмә керем чыганагы булып тора.  2019 елда барлык каналлар буенча 3240,4 ц сөт сатылган.
Автотранспортның булуы халыкның иминлек критерийларының берсе булып тора. Бүгенге көндә авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 24 трактор, 42 мотоблок, 7 йөк автомобиле, 152 җиңел автомобиль, 15 мотоцикл, 2 комбайн бар. Авылда гомуми мәйданы 348,3 кв. м булган өч йорт төзелгән.

БЕЛЕШМӘ
Черемухово авыл җирлеге территориясендә 702 кеше теркәлгән, даими яшәүчеләр - 594. 2019 елда 9 бала туган, 11 кеше үлгән. 7 никах, 2 аерылышу теркәлгән. Авылда яшәргә һәм эшләргә 3 яшь гаилә, ә армиядә хезмәт иткәннән соң бер яшь кеше калган.
Авыл халкының тормыш сыйфатын социаль инфраструктура билгели, ул товарлар, хезмәтләр, көнкүреш, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәшгульлек һәм ял оештыру төрлелеген тәэмин итә.
Сәүдә нокталары эшендә товарның ассортиментына карата сораулар юк, әмма бәяләрдән канәгатьсезлек бар. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, почта хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр эше, Саклык банкының күчмә машинасы хезмәте авыл халкының ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерәләр. Яңа Чишмә - Черемухово Бистәсе автоюлын һәм авылдагы Октябрь урамын ремонтлау буенча да сораулар бар.  
Елена Сальцина билгеләп үткәнчә, быел автомобиль юлын ремонтлау эшләре дәвам итәчәк. ТР Министрлар Кабинеты карары проекты нигезендә, моңа 80 млн. сум акча каралган. Октябрь урамы буенча юлга үзара салым акчаларына вак таш-комлы катнашма җәелә: 456 метрда бу эш башкарылган инде, калган 200 метрга быел салу планлаштырыла.
Үзара салым программасы авылны төзекләндерүдә зур роль уйный, бу исә халыкның тормыш сыйфатына уңай йогынты ясый.
Алты ел эчендә авыл халкы тарафыннан 964 750 сум акча җыелган, республикадан 3 895 000,00 сум алынган, нәтиҗәдә 4 823 750 сум, бу акчага авылларда зур эш башкарылган. Юллар торышы, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы һәм авылны төзекләндерү буенча бурычларны хәл итү өстенлекле бурыч булып тора. Бу хакта совет һәм авыл җирлеге башкарма комитеты халык алдында берничә тапкыр хисап тотты.
Район башлыгы Вячеслав Козлов Черемухово авыл җирлеге эшенә йомгак ясады. Авыл җирлеге эшенә бәя биреп, ул берничә кисәтү ясады: иҗтимагый оешмалар эше, укучыларны БДИга әзерләү, соцпакеттан баш тарткан «льготниклар» белән эшләү буенча. Халыктан кергән балалар бакчасы өчен түләү, сөткә бәяләр, шулай ук хат ташучының хезмәт хакын  арттыру һәм автобусның якшәмбе көннәрендә чыгу графигын үзгәртү кебек сорауларга җаваплар бирде.
Район башлыгы Черемухово авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты эше тиешле дәрәҗәдә башкарылуын билгеләп үтте һәм канәгатьләнерлек бәя бирүне тәкъдим итте, халык исә моның белән ризалашты.
Бу көнне мәктәп хезмәткәре Нина Насейкина район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
 
Лариса ФЕДОРОВА. Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев