Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылда барысы да яхшы якка үзгәрә

Үзара салым кергәннән соң биш ел эчендә акъярлылар 655 мең 600 сум акча җыйган, республикадан 2 млн. 622 мең 400 сум акча алган. Нәтиҗәдә алар авылны төзекләндерү буенча 3 млн. 278 мең сумлык төрле эшләр башкара алганнар.


Быел 111 мең сум акча җыйганнар, бу акчаларга 444 мең сум республика субсидиясе өстәлгән. Акча түбәндәге проблемаларны хәл итүгә тотылган.
Яшьләр урамындагы юлны норматив хәлгә китерүгә 315 мең сум бүлеп бирелгән. Эш «Ремстрой» ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 100% ка башкарылган. 75 мең сум авыл эчендәге юлларны карап тотуга: ягулык-майлау материаллары сатып алып, җәен юл кырыйларын чабуга, кышын кардан чистартуга калдырылган. Бүгенгесе көндә килешү буенча 15 мең сум түләнгән, калган сумма ноябрь һәм декабрь айлары өчен калган.
Чаллы елгасының иске үзәнен чистарту һәм төзекләндерү өчен 75 мең сум акча салынган, эш башкарыла, шәхси эшмәкәр Илшат Хәбибуллин белән килешү төзелгән. Объектларга һәм су белән тәэмин итү системасына хезмәт күрсәтүгә һәм агымдагы ремонтка (водокачка операторының хезмәтенә түләү, агымдагы ремонт, өзеклекләрне бетерү) шуның кадәр үк калдырганнар. Операторга эш өчен түләгәннәр, калганын башка айларда алачак. «Акъяр чишмәсе» территориясен төзекләндерүгә 15 мең сум акча тотканнар-эш башкарылган.
2020 елда үзара салым акчасы түбәндәгеләргә планлаштырыла:
- Совет урамындагы юлларга вак таш җәю;
- су савыты сатып алу;
- юлларны кардан чистарту;
- җәй көне территорияне чабу;
- объектларга һәм су белән тәэмин итү системасына хезмәт күрсәтү һәм агымдагы ремонт;
- "Акъяр чишмәсе" территориясен төзекләндерүне дәвам итү.


Фәридә Хамәтҗанова, Акъяр. Үзара салым, һичшиксез, кирәк, югыйсә авылда нинди акчага кар чистартырга, чабарга, күперләрне ремонтларга, юлларга вак таш җәяргә соң. Авылда барысы да яхшы якка үзгәрә бит: тирә-юньдә чисталык хөкем сөрә, тәртип, сусыз утырмыйбыз. Зур басым аркасында өзеклек килеп чыкса, шунда ук ремонтлыйлар. Юллар да әйбәт. Билгеле, кайбер урыннарда аларны ремонтларга кирәк әле. Үзара салым булмаса, авыл проблемаларын ничек хәл итәр идек?  Күп кеше моны аңлый һәм үзара салым кертүне хуплый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев