Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Айдар Сәлимгәрәев: Массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә киң колачлы үзгәреш таләп ителә

    Татарстанда яшьләргә белем бирү өчен D-Dline платформасы старт ала.

     (Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Яшьләр медиасы өчен яңа D-Dline белем бирү платформасы массакүләм коммуникацияләр өлкәсенә киң колачлы һәм сыйфат ягыннан үзгәреш кертергә мөмкинлек бирәчәк, диде «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә. 
    «Безнең җәмгыятьтә барган вакыйгалар (бигрәк тә цифрлаштыру өлкәсендә) массакүләм коммуникацияләр тармагында аеруча төгәл һәм ачык чагылыш таба. Хәзер без киң колачлы һәм сыйфат ягыннан үзгәреш таләп иткән этапка якынлашып киләбез,әлеге проектның безгә кадрларны яңадан укытырга, шулай ук тормышыбызда бара торган барлык иҗтимагый процессларны ачык һәм тулы күләмдә яктырту өчен яшь һәм талантлы журналистлар табарга мөмкинлек бирәчәгенә өметләнәбез», - дип искәртте спикер
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: