Бабаларыбыз тарихы – ул безнең дә тарих
Ата-бабаларыбызның кемнәр булуын белү безнең һәрберебез өчен мөһим. Һәм үземнең кечкенә генә язмамны мин бабаларыма – безнең һәм сезнең өчен үз гомерләрен биргән сугышчы – ватанны саклаучыларга багышларга телим.
Гомернең билгеле бер чорында гына аларның никадәр яшь булуларын, әле үләргә тиеш түгеллекләрен аңлый башлыйсың. Минем әнинең әтисе Базаров Андрей Иванович (1916 елгы) 1941 елның җәендә Ширәмәт хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка чакырылган була. Соңгы хезмәт урыны – 270 нче миномет полкының 6 нчы танк корпусы, 1943 елның 11 июлендә Курск дугасында Прохоровка янындагы көрәштә һәлак булган.
Без әни белән 2015 елда Прохоровкада бабайның каберлегенә барган чакта, шушы чорда булган куркыныч вакыйгаларны хәтерләгән өлкәннәр белән аралаштык. Алар бу сугышны Курск дугасы дип түгел, ә Утлы дуга дип атадылар, чөнки сугышчан хәрәкәтләр вакытында әйтерсең лә күк йөзе яна кебек иде, диләр.
Һәм хәзер ел саен 9 майда Раково авылы халкы (минем бабай шул тирәләрдә Һәлак булган) үзәк мәйданга җыела һәм мемориалга чәчәкләр-веноклар куялар.
2018 елда миңа ирем белән икенче бабамның, Донсков Павел Никифорович каберендә булу насыйп булды ( ул 1908 елда туган), аны 1941 елның җәендә фронтка алалар. Өйдә хатыны Александра Андреевна һәм 5 баласы кала. Соңгы хезмәт урыны – 164 нче укчылар дивизиясе. 1943 елның 24 декабрендә һәлак була. Витебск өлкәсенең Тулово -1 авылында җирләнгән.
2018 елның августында әниемнең туган абыйсы Базаров Иван Иванович (1899 елда туган) каберендә булдым, ул 1941 елның июлендә фронтка киткән. Соңгы хезмәт урыны – 1389 нчы укчылар полкы, рядовой. 1944 елның 27 апрелендә алган яраларыннан үлгән, Кырым Республикасы, Саки шәһәрендә 6 номерлы туганнар каберлегендә җирләнгән. Саки шәһәренең музей хезмәткәрләре мине бик кунакчыл каршылады һәм Кырым территорияседә үлгән һәм җирләнгән солдатлар турында мәгълүматлар җыю белән шөгыльләнүче хезмәткәрләрнең берсе октябрьдә миңа “Базаров И.И. 1944 елның 24 апрелендә ике аяк балтырында ярчык ярасы белән, уң як бот сөяге сынган хәлдә госпитальгә китерелгән... 1944 елның 27 апрелендә гангренадан үлгән”, дип хәбәр итте.
Аның сүзләре буенча, сугыш вакытында Саки шәһәрендә 12 госпиталь булган һәм, әлбәттә инде, барлык яралыларны да дәваларга һәм операция ясарга куллар җитмәгән. Җирле халык миңа сөйләвенчә, Сакины азат иткәннән соң, бу пасха атнасы була, иртән урамга чыккач, аларның урамда ятучы безнең яралы, ач солдатларны күреп котлары алына. Төнлә алар поселокка керә, авыл халкын уятмас һәм куркытмас өчен һуштан язып егылалар һәм йоклыйлар. Туган җирнең әлеге участогы да фашистлардан азат ителгәч күпме шатлык яше түгелә. Үзенең кече ватаныннан еракта һәлак булучылар җирләнгән туганнар каберлеген саклап һәм карап кына тормый, аларның туганнары белән хатлар да язышып торучы кешеләр булу бик зур шатлык.
1986 елда ирем белән Германиягә туристик сәяхәткә баргач Берлин, Росток шәһәрләренә бардык. Шул көннәрнең берсендә без Нойбрандербург шәһәрендә булдык, Мекленбург - Передняя Померения җире, анда сугыш вакытында әсир сугышчылар өчен концлагерь булган. Җәзалау коралларын, тоткыннарның фоторәсемнәрен, аларны яндырган мичләрне, коточкыч җәзалаулардан һәм ачлыктан үлгәннәрне күрү – бу бик куркыныч. Мичләр көл белән тулгач, аны күлгә чыгарганнар, ул әле бүген дә лагерь территориясендә тора. Хәзер аны Үле күл диләр.
Берлинда без Трептов-паркында, рейхстаг бинасында булдык. Шул ук 1986 елда без үтеп барышлый сугыш елларында оккупацияләнгән герой – шәһәр Киевка кереп чыктык, әле җимерелмәгән бик матур Крещатика буйлап йөрдек. Кемнеңдер илебез тарихын яңадан язарга теләве бик кызганыч, әмма бу эш барып чыкмаячак, чөнки сугыш турында аның һәр гаиләсе ядкәре буыннан-буынга тапшырыла.
Бабаларыбыз тарихы – безнең тарих. Ата-аналарымның әтиләре күмелгән каберлекләрдә булу минем өчен бик мөһим иде, кызганычка каршы, алар мәңгелеккә күчте инде. Безнең балаларыбыз, оныкларыбыз да сугыш елларында сугышта булганнарга гына түгел, тылда хезмәт куючыларга – аларның олыгайган әти-әниләренә, аларның хатыннарына, әниләренә, аларның балаларына да (зурларга ярдәм күрсәтү өчен яшьтән эшли башлаганнарга да) әчесен-төчесен татырга туры килүен истә тотсыннар иде.
Безнең балалар бакчасында балаларны патриотик рухта тәрбияләү буенча зур эш алып барабыз. Ел саен, Җиңү көне алдыннан без бәйрәм чаралары оештырабыз, монда балалар ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре алдында чыгыш ясыйлар, бәйрәм сыйлары әзерлибез һәм, әлбәттә инде, балалар безнең кадерле кунакларыбыз өчен үз куллары белән бүләкләр ясыйлар. Чөнки яшь буынның балачактан ук сугышның начар булуын, аның беркайчан да кабатланмавын белүе бик мөһим. Безнең тыныч тормышта яшәвебез өчен без кемнәргә рәхмәтле булырга һәм истән чыгармаска кирәклеген балалар белергә тиеш.
Любовь Михеева,
“Алтын ачкыч” балалар бакчасы мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев