Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакча тулы хәзинә

- Кәбестә башлана башлауга, яфраклары тишкәләнеп бетте. Нәрсәдер ашый. Корткычтан ничек котылырга, өйрәтсәгез иде? Вероника Иванова. -Сезнең кәбестәләрегезгә кәбестә күбәләге корты ияләшкән. Аннан вакланган канлы үлән (чистотел) төнәтмәсе ярдәмендә котылырга мөмкин. Канлы үләннең яфраклары, сабагы, чәчәкләре - бар да ярый. Берәр төрле савытның биштән бер өлешенә вакланган үлән тутырырга, аннан...

- Кәбестә башлана башлауга, яфраклары тишкәләнеп бетте. Нәрсәдер ашый. Корткычтан ничек котылырга, өйрәтсәгез иде?
Вероника Иванова. -Сезнең кәбестәләрегезгә кәбестә күбәләге корты ияләшкән. Аннан вакланган канлы үлән (чистотел) төнәтмәсе ярдәмендә котылырга мөмкин. Канлы үләннең яфраклары, сабагы, чәчәкләре - бар да ярый. Берәр төрле савытның биштән бер өлешенә вакланган үлән тутырырга, аннан кайнап торган су коеп, 30 минут төнәтергә кирәк. Кортлар үлеп беткәнче, берничә мәртәбә шушы төнәтмәне сибәргә мөмкин. Әгәр бакчагызда җимеш агачлары булса, кипкән канлы үләннән файдаланырга була. Агач астында тишек чиләктә киптерелгән чималны яндырсагыз, төтене корткычларның байтагын юк итәчәк, тик ут (ялкын) булмаска тиеш (төтене кирәк). Шуны истә тотыгыз, канлы үлән дару үләне саналса да, зур дозада ул агулы. Шулай да агачларга һәм уңышка аның зыяны юк. Тагын бер гади ысул- чиләктәге суга гадәти теш пастасын (тюбик) изрәтеп, кәбестәгезгә шул эремәне сибегез. Сез башка корт күрмәссез.
- Күршеләрем рәхәтләнеп кыяр ашый, минем түтәлдә ул әле яралып кына килә. Бәлки, туендырырга кирәктер?
Әлфия ГЫЙЛАҖЕВА. -Кыяр уңышын арттыруның гади һәм җиңел ысулы бар. Ипи ачыткысы - иң әйбәт ашлама. Чиләкнең өчтән ике өлешен кара ипи катысы белән тутырыгыз, су салып, авыр әйбер белән бастырыгыз, бу ипи вагы күтәрелмәсен өчен эшләнә. Чиләкне бер атнага әчетү өчен җылы урынга куегыз, теплицага да ярый. Хасил булган заквасканы су белән кушыгыз (1:3) һәм кыярга - тамырына сибегез - бер төпкә 0,5 литр исәбеннән.
-Хәзер кышкылыкка яшел тәмләткечләр әзерли торган вакыт. Элек киптерә дә, тозлый да идем, тик тәме үзгәрүен аңладым. Сезнең башка ысулларыгыз бармы?
Ольга ДМИТРИЕВА. - Гадәттә мин яшел тәмләткечләрне туңдырам. Аларны коры һәм дымлы килеш тә туңдырырга куярга мөмкин. Коры килеш куйганда чималны полиэтилен пакетларга саласың (һава кермәслек итеп ябыла) һәм туңдыру камерасына куясың. Алар ныклап туңгач, пакеттагы тәмләткечләрне кулың белән йомшарткалыйсың (озакка туңдырганда яшел үләннәр йомарланып катачак). Дымлы (чи) булганда, яшел тәмләткечләрне вакларга һәм боз өчен ясалган формаларга (савытларга) салырга, кайнаган су агызырга. Туңганнан соң гади полиэтилен пакетларга тутырып суыткычка куярга. Тәмле борычны да эчен чистартып, шунда яшел тәмләткечләр тутырып туңдырырга мөмкин, кирәк чакта, күпме кирәк, шул чаклы кисеп кенә аласың. Аш пешергәндә кушарга менә дигән була!
Вак кына итеп туралган яшел тәмләткечләрне зур булмаган банкаларга тутырасың, аңа көнбагыш мае саласың, яхшылап капкач белән каплыйсың һәм суыткычта саклыйсың. Мондый хуш исле майны салатлар ясаганда кушсаң да бик тәмле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев