Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар – аның бөтен тормышы: өйдә дә, эштә дә

Красный Октябрь поселогындагы "Солнышко" балалар бакчасы тәрбиячесе Вера Муханованың хезмәт стажы 36 ел, шушы еллар эчендә ул берничә буын авыл баласын тәрбияләгән. Беренче карашка ук Вера Владимировна балаларны гына түгел, олыларны да ничектер үзенә җәлеп итә. Интеллигент, тыныч холыклы, мөлаем, илтифатлы, ачык йөзле - бу сыйфатлар теләсә нинди йөрәкне эретергә...

Красный Октябрь поселогындагы "Солнышко" балалар бакчасы тәрбиячесе Вера Муханованың хезмәт стажы 36 ел, шушы еллар эчендә ул берничә буын авыл баласын тәрбияләгән.

Беренче карашка ук Вера Владимировна балаларны гына түгел, олыларны да ничектер үзенә җәлеп итә. Интеллигент, тыныч холыклы, мөлаем, илтифатлы, ачык йөзле - бу сыйфатлар теләсә нинди йөрәкне эретергә сәләтле. Һөнәр сайлауда ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән җиңгәсе Татьянага рәхмәтле, нәкъ менә җиңгәсе каенсеңелесендә педагоглар сәләтен күрә. Шулай итеп, ул аңа педучилищега укырга керергә киңәш итә. Вера Владимировна үзеннән өлкән хезмәттәшләре - тәрбиячеләрне - Александра Николаевна Нестерова белән җиңгәсе Татьяна Валентиновна Иванованы җылы хисләр белән телгә ала, алар аңа тормыш юлындагы кыенлыклар белән көрәшергә дә ярдәм итәләр.
-Мин башка эшне күз алдына да китерә алмыйм,- ди Вера Владимировна, ни генә дисәң дә, педагогика - минем омтылышым, вазифам, бурычым.
Чынлап та, ничә еллар үз һөнәреңә тугры калып, хезмәт хакы аз түләнә торган эштә калуны балаларны ярату белән генә аңлатып буладыр, мөгаен. Шушы еллар дәвамында ул яшь ярымнан алып 6 яшькә чаклы булган балаларның бөтен үзенчәлекләрен, холыкларын белеп бетергән, хәзергесе вакытта ул 3-5 яшьлек 17 бала тәрбияләү белән мәшгуль. Иң беренче тәрбияләп чыгарган балалары инде үзләре әти-әни, балаларын аның төркеменә китерәләр, оныкларын да яраткан тәрбиячеләренә ышанып тапшыруны өметләнәләр. Балаларны яратуы, йомшак холыклы, кеше хәленә керә белүе ата-ана назыннан мәхрүм калган кечкенә игезәк туганнарының язмышын хәл итүдә дә үзенең ролен уйнаган. Ире белән киңәшләшеп, ул үзенең өч баласы янына аларны тәрбиягә алган. Клава белән Лиза инде ун ел Вера Владимировна белән Федор Петровичлар гаиләсендә яшиләр, 9 сыйныфта укыйлар, шөкер, кызлар акыллы, тәрбияле булып үсәләр. Боларга Вера Владимировнаның киң күңелле, түземле кеше, педагоглык таланты һәм зур тәҗрибәсе булу белән дә ирешелә. Башкача була да алмый, чөнки балалар - аның бөтен тормышы: өйдә дә, эштә дә. Аларны тәрбияләүдән ул үзенә илһам, сөенеч ала, үз хезмәт җимешләрен күрү аны бәхетле итә.
Үз балалары бар да тормышлы. Олы улы Сергей Красный Октябрьдә яши, механизатор, 7 яшьлек улы Роман - Вера Владимировнаның оныгы да бакчага әбисе төркеменә йөргән. Кызы Марина Әлмәттә яши, күптән түгел ул да балалар бакчасына эшкә урнашкан - әнисе сукмагыннан китәсе иткән. Маринаның улы Илья белән оныгы Роман быел мәктәпкә кергәннәр. Өченче кызлары Ольга вузда диплом яклап, банкка эшкә кергән. Кем белә, бәлки ул да әнисе һәм апасы сукмагыннан китәр. Шул көнне балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Вера Муханова, Гүзәл Антонова, Марина Фролова һәм бакча мөдире Маргарита Карунинаны сюрприз көтте. Красный Октябрь АҖ башлыгы Андрей Нестеров аларны 27 сентябрьдә билгеләп үтелүче Тәрбиячеләр көне белән тәбрикләргә килде. Ул аларга бик матур котлау открыткасы (кычкырып укып) тапшырды.
Сент-Экзюпери үзенең язмасында: "Без барыбыз да балачактан", дип язган. Чынлап та, кешегә балачактан салынган кыйммәтләр - иң мөһиме. Вера Владимировна кебек акыллы һәм шәфкатьле тәрбиячегә эләккәннәргә бәхет елмайган.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев