Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар һәм өлкәннәр өчен Пасха бәйрәме

19 майда Яңа Чишмә якшәмбе мәктәбендә Пасхага багышланган концерт узган.

Мәктәпкә йөрүчеләр Изге Троица гыйбадәтханәсенә килүчеләр алдында чыгыш ясаганнар.

Балалар белән бәйрәм концертын якшәмбе мәктәбе педагоглары: Елена анакай, Раиса Лукманова, Светлана Пьянзина, музыкаль җитәкче - Наталья Савельевалар әзерләгән. Шигырь формасында язылган сценарийда Гайсә пәйгамбәрнең яңадан терелүе белән бәйле вакыйгалар, гаиләләрдә Пасханы бәйрәм итү традицияләре һәм башкалар чагылыш алган.

Балалар библия тарихы персонажларының костюмнарында чыгыш ясаганнар, алар арасында фәрештәләр, сакчылар һ.б. булган, алар барлык шигырьләрендә, җырларында изге Гайсә пәйгамбәрне данлаганнар. Алар Гайсә пәйгамбәр кабере янына хуш исле майлар белән килгән хатын-кызлар образына кереп, «Жены - мироносицы» дигән театральләштерелгән күренеш, әти-әниләр катнашында «Пасха сыйлары» миниатюрасын күрсәткәннәр, «Хвалите Господа с небес», «Чудо выше всех чудес» җырларын башкарганнар, «Жена-мироносица» хореографик постановкасын тәкъдим иткәннәр. Балалар үз чыгышларын илһамланып, чын күңелдән һәм, әлбәттә, Ходайга ышанып башкарганнар.

Бәйрәм алдыннан балаларны һәм кунакларны Изге Троица храмы башлыгы, Яңа Чишмә благочиниясе Благочинные Симеон атакай сәламләгән. Ул православие динен тотучы һәр кеше өчен Пасха бәйрәменең зур әһәмияте, Ходай кануннарын үтәүнең мөһимлеге турында искәрткән. Бәйрәм тәмамлангач, ул балаларга тәм-томнар һәм Пасха йомыркалары тараткан. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев