Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар куанды

Районда яңа елга карата бәйрәм чаралары үткәрелә башлады, 23 декабрьдә балалар сәнгать мәктәбендә КМС заводы хезмәткәрләре балалары өчен бәйрәм утреннигы оештырылды.

Бәйрәмгә әти-әниләре белән бергәләп 14 яшькәчә булган 44 бала җыелган иде. Бәйрәм сценарие буенча Балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр Кыш бабай һәм Кар кызы белән балаларның күңелләрен күрделәр, төрле конкурслар оештырдылар, бергәләп җырладылар, биеделәр.
Бәйрәм тамашасы азагында балаларның һәммәсе май заводы акчасына алынган татлы ризыклар салынган пакетларга тиенделәр.
-Без завод җитәк-челәренә, директорыбыз Федор Бурчинга рәхмәтлебез, - диләр әти-әниләр. -Соңгы 20 елда балаларыбызның мондый бәйрәм күргәннәре юк иде, һәммәбезгә нык ошады, - диделәр алар.
Бәйрәмгә нык сөенгән балалар Кыш бабай белән Кар кызын әле озак җибәрми тордылар.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X