Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар мәйданчыгы беркайчан да буш тормый

Ленин урамында җәяүлеләр зонасындагы балалар мәйданчыгы бик тә урынлы ясалган, ул Яңа Чишмә балалары өчен яраткан урынга әверелде һәм беркайчан да буш тормый.Мәктәп укучылары дәресләрдән соң өйгә кайтканда аның аша узалар.

Портфельләрен куеп, рәхәтләнеп таганнарда атыналар, иркен мәйданчыкта йөгерәләр. Ә иң кечкенәләре – 2 яшьлек балалар да монда уйнарга ярата. Яшь әниләр дә үзләренең сабыйлары белән шушы мәйданчыкка киләләр: яңа ял итү урынында, чыршылар һәм каеннар тирәсендә һава да чиста бит. Якын араларда монда тренажерлар да урнаштырачаклар.
Яңачишмәлеләр ял итсен өчен әлеге барлык уңайлыклар “Уңайлы мохит” республика программасы буенча төзелгән. Безгә бары тик алардан рәхәтләнеп файдаланырга һәм сакчыл мөнәсәбәттә булу гына кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев