Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларны беренче сыйныфка яңа кагыйдәләр буенча кабул итәчәкләр

2021 елда Мәгариф һәм фән министрлыгының "Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслау турында"гы 2458 номерлы боерыгы нигезендә балалар беренче сыйныфка яңа кагыйдәләр буенча кабул ителәчәк

Документка нинди үзгәрешләр кертелгән?

Әгәр элек булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарыннан гаризаларны кабул итү 1 февральдән дә соңга калмыйча (ә кайбер төбәкләрдә хәтта элегрәк тә) башланса, хәзер гаризалар 1 апрельдә генә кабул ителәчәк. Өстәвенә, мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче гаиләләрдәге балалар өчен дә, беренче сыйныфка кергәндә өстенлеккә ия булган гаиләләр өчен дә старт көне бер – ул 1 апрель булачак. Бу категорияләрдәге ата-аналардан гаризалар кабул итү 30 июньдә төгәлләнәчәк.

 Әгәр элек мәктәп баланы аның документлары бирелгәннән соң 7 көн эчендә кабул итәргә тиеш булса, хәзер, яңа тәртип буенча, директор кабул итү турындагы күрсәтмәне, ата-аналардан барлык гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң, 3 эш көне дәвамында, ягъни 30 июньнән соң чыгара. Бу мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче һәм балалары укырга кергәндә өстенлеккә ия булган гаиләләргә генә кагыла. Мәсәлән, боерыкта язылганча, беренче сыйныфка укырга керүче баланың абыйсы яки апасы гариза бирелгән мәктәптә укыса, аның шушы ук мәктәпкә укырга керү өчен өстенлекле хокукы бар.

Ә менә бала мәктәпкә беркетелгән "участокта" яшәмәсә, булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына гаризаны 6 июльдән бирергә кирәк. Әгәр урыннар калса, баланы мәктәпкә укырга алачаклар. Кабул итү буш урыннар тулганчыга кадәр барачак, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмаска кирәк. Дәүләт мәктәбе буш урыннар тәмамланган очракта гына баланы кабул итүдән баш тарта ала. Бу очракта җирле мәгариф оешмасы ата-аналарга баланы башка мәктәпкә урнаштыруда ярдәм итәргә тиеш.

Төрле төбәкләрдә әти-әниләр документларны ничек тапшырачак?

Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгында шундый вариантлар язылган:

-  мәктәпкә барып

- почта аша заказлы хат белән (тапшыру турында уведомление белән)

- электрон формада (мәктәпнең электрон почтасы яки аның сайты аша)

- “Госуслуги" порталы аша.

 

Күпчелек төбәкләрдә һәм зур шәһәрләрдә җирле хакимиятләр беренче сыйныф укучыларын “Госуслуги” порталы аша теркәүне җайга салган инде. Узган елларда 1 февральгә каршы төндә порталлардагы йөкләнеш шундый югары булган, хәтта кайбер төбәкләрдә электрон системалар һәм "Госуслуги" порталы ата - аналар “ташкынына” түзмәгән - эшләүдән туктаган. Быел исә хәлләр ничек булыр? Бу хакта без 1 апрельдә беләчәкбез.

"Российская газета материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев