Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Балалы гаиләләр турында кайгыртып

    «Демография» милли проектының мөһим юнәлеше булып балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме тора: беренче балага федераль түләүләр («Путин түләүләре»), икенче бала тууга ана капиталы һ.б. безнең республикада - авылда беренче һәм өченче бала тууга бер тапкыр бирелә торган түләүләр, балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвен компенсацияләү... балалы гаиләләргә ярдәм чаралары артты һәм Яңа Чишмә районы гаиләләре алардан файдаланалар.

    Мәсәлән, Яңа Чишмәдән Руслан һәм Кристина Мингалиевларның яшь гаиләсе, узган елның 20 декабрендә аларның икенче кызлары дөньяга килгән.
    Кристинага 24 яшь, ул Архангел Бистәсеннән, Руслан Яңа Чишмәдән. 9 сыйныфтан соң Кристина Казандагы Банк мәктәбен тәмамлый, Ак Барс банкта эшләгән һәм читтән торып КНИТУның югары икътисад мәктәбендә укыган. Әмма гаилә хәле буенча 2016 елда әти-әниләре янына Архангел бистәсенә кайта. Руслан белән таныша һәм 21 июльдә аларның өйләнешүләренә өч ел тула.
    2018 елның 5 маенда аларның беренче кызлары туа, аны Ульяна дип атыйлар. 2018 елның гыйнварында ТР Хөкүмәте авыл җирлегендә балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чараларын гамәлгә куюын беләләр: беренче бала туган өчен 50 мең сум һәм өченче бала өчен 100 мең сум.
    Кристина безнең районда бу түләү тиеш булган беренче яшь әни булды. ЗАГС бүлегендә Халыкара гаилә көне уңаеннан тантаналы шартларда аңа 50 мең сумлык сертификат тапшырылды. Бу акчалар аңа бик тә ярап куя, чөнки Кристина декрет түләүләре буенча  акча алмаган, биредә белгечлек буенча эш тапмаган (сүз уңаенда, Кристина югары икътисад мәктәбен тәмамлаган инде).
    Яшь парларның «Көнбатыш» поселогында яңа йорты бар. Хуҗалыкчыл Руслан аны Кристина белән танышканчы ук төзи башлаган. Ул Яңа Чишмә электр челтәрләрендә инженер булып эшли. Туйга чаклы төзелеш 30-40 % әзер булган. Ә өйләнешү һәм Ульяна туу белән төзелеш бик тиз алга бара. Инде 2019 елның 31 мартында ук алар байтак бүлмәле, аерым коттеджга урнашалар. Әлбәттә, банктан саллы кредит алырга туры килә (ташламалы түгел, гади) һәм әти-әниләре дә  аларга бөтен нәрсәдә булышып тора.  Кристина алган 50 мең сум да йортка китә.
    Шулай итеп, икенче кызлары Арина «Көнбатыш» посеогында туа. Кристина ана капиталы сертификатын алу өчен гариза язган инде. Яңа Чишмә клиентлар хезмәтенә гариза, паспорт күчермәсен, бала туу турында таныклыкны илткән. Документлар кабул ителгән, аннары сертификат алу хупланды дип хәбәр иткәннәр, аны да тантаналы шартларда тапшырачаклар. Кристина әлеге 466 617 сумны кая тотарга икәнлеген хәл итмәгән әле: «әлегә торсын, аннары күз күрер», ди.
    Моннан тыш, Аринаның якты дөньяга килүе гаиләгә Ульянага федераль «Путин түләүләре» алу хокукын бирә, өстәвенә, 2020 елдан аның 3 яшенә кадәр. Кристинаны социаль яклау бүлегенә чакырып, гаилә кереме турында белешмә алып килүен сораганнар. 4 кешедән торган гаиләгә керем гаиләнең бер әгъзасына тиешле күләмнән түбәнрәк булып чыга һәм 2020 елның 1 гыйнварыннан Кристинага беренче баласына айлык түләү билгелиләр (Татарстанда 9373 сум). Гаиләнең җыелма кереме яшәү минимумына кадәр артканлыктан, яшь гаилә әлеге түләү тиешле кешеләр категориясенә кергән.
    Кристина гаилә бюджетына көтелмәгән ярдәмгә бик шат. Бу акчага балаларга кирәк-яраклар һәм  памперслар сатып ала.  - Без шулай ук РҮХдә балалар өчен сөт ризыклары: сөт, эремчек, кефир алабыз, болар балага 6 ай булганнан соң бер яшькә  чаклы бирелә. Моннан тыш, Кристина икенче баласына 6 мең сум ай саен түләнә торган башка социаль түләүләр ала.
    Хәзер яшь әти-әнинең бар мәшәкатьләре кечкенә кызлары турында кайгырту, шул исәптән ике яктан әби һәм бабай да аларны сөеп туя алмыйлар. Икенче сабый әле яңа туган, дәүләтебезнең балалары булган гаиләләргә ярдәм итәргә омтылуы белән өченче, дүртенче һәм бишенче бала табарга да теләрләр... бу хакта без Кристинадан сорадык. - Бар да Ходай кулында, - дип җавап бирде ул.


    Ольга ИВАНОВА.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: