Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме яңалыклары

    Быел әниләр өчен яңа түләүләр барлыкка киләчәк. Аларны тагын да күбрәк гаилә алачак.

    2020 елның 1 гыйнварыннан беренче («Путин» пособиесе) һәм икенче балага (ана капиталы акчаларыннан) айлык түләүләргә кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керә. Беренчедән, хакимиятләр бу пособиеләрне түләү вакытын арттырган: элек аларны яшь ярымга кадәр балаларга алганнар, хәзер-өч яшькә кадәр. Икенчедән, дәүләт тарафыннан ярдәмгә хокуклы гаиләләр даирәсен киңәйттеләр: элек аңа керемнәре бер кешегә яшәү минимумының бер ярымнан азрак булган гаиләләр дәгъва иткән иде, хәзер — икедән кимрәк.
    Татарстанда ай саен түләү 9 мең 373 сум тәшкил итәчәк (2019 елда - 8 мең 896 сум) һәм яшәү минимумы күләме 20170 сумнан артмаган гаиләләргә түләнә.
    Шулай ук агымдагы елның 1 гыйнварыннан ана капиталы индексацияләнәчәк: аның суммасы 453 026 сумнан 466 617 сумга кадәр артачак.
    Моннан тыш, 2020 елдан башлап, яшәү минимумыннан югары булмаган керемле Татарстан гаиләләре яңа туган балалар өчен бүләк комплектлары алачак. Бүләк комплекты бала тудыру йорты тарафыннан ана белән баланы чыгарган көндә бирелә. Бүләк комплектын бу көндә алмаган очракта, гаилә (әтисе, әнисе, опекун) аны бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча яшәү урыны буенча бала тудыру йортында ала ала.
    Бала табу урыны буенча бала тудыру йортына бүләк комплектын алу өчен гаиләнең җан башына уртача керем күләме турында Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлеге тарафыннан бирелгән белешмә тапшырырга кирәк булачак.
    Бүләк комплектын алу өчен яшәү урыны буенча бала тудыру йортына өстәмә рәвештә түбәндәгеләрне бирергә кирәк:
    - Татарстан Республикасы чигеннән тышта булган бала тудыру йортында яки бала тудыру йортыннан читтә бала тууны раслаучы документ;
    - Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан бала тудыру йортыннан чыгарганда бүләк комплекты алынмау турында белешмә;
    - баланың туу (уллыкка алу) турындагы таныклык күчермәсе.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: